16+

Көрәш федерациясенә яңа җитәкче сайладылар

Көрәш сараенда бүген Татарстан Республикасы көрәш федерациясенә яңа җитәкче сайладылар.

Көрәш федерациясенә яңа җитәкче сайладылар

Көрәш сараенда бүген Татарстан Республикасы көрәш федерациясенә яңа җитәкче сайладылар.

2001 елдан Татарстанның көрәш федерациясе башлыгы булып Марат Готыф улы Әхмәтов эшләде. Яшьлегендә үзе дә бил алышкан, район Сабан туенда баш батыр исеменә ия булган, җаны-тәне белән милләткә хезмәт итүче җитәкче көрәшкә карашны үзгәртергә, аны массакүләм спорт төре итәргә чакыра. Нәкъ менә Әхмәтов чорында көрәшебезгә дә, халкыбызга да бәяне арттыра торган сүзләр тезмәсе барлыкка килә: “Без – көрәшче халык”, “Без – көрәшле халык”. Әлеге сүзләр һәр ярыш саен яңгырый. Хәер, җанында аз гына булса да татарлык булган кешенең дә көндәлек шигаренә әверелә торган сүзләр бу.

Бүген “Татарстан Республикасы көрәш федерациясе” төбәк иҗтимагый оешмасының чираттан тыш сайлау конференциясе узды. Конференциягә җыелган делегатлар оешманың яңа җитәкчесен сайлады. Марат Әхмәтовны әлеге вазифада Россия Дәүләт Думасы депутаты, үзе дә көрәшне җаны-тәне белән яраткан Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин алмаштырды.

Марат Әхмәтов исә көрәш федерациясенең Мактаулы президентын статусына ия булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading