Казан шәһәре Кубогына узган ярышларда күпләр күзеннән читтә калган, әмма Казан шәһәре көрәш җәмәгатьчелеге өчен бик мөһим вакыйга булган. Бу вакыйга әле республика көрәшенә дә нык тәэсир ясарга мөмкин.
Чемпионат барышында, ярышларның ачылышыннан соң бәйгегә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров килгән. Әлбәттә, аның белән берлектә чемпионатка Казанның төрле районнары җитәкчеләре дә рәхим иткән. Бу хакта белеп алгач та, безнең студент елларында УНИКСта уза торган Казан чемпионатлары искә төште. Хәтерләүчеләр бардыр әле: шәһәр мэры Камил Исхаков та, көрәшебезгә бик хәерхаклы булган район җитәкчеләре дә УНИКСка килә иде, үз командалары, көрәшчеләре өчен җан атып утыралар иде.
Рөстәм Гафаров җитәкчелегендә Казан шәһәрендә көрәш торышы турында сөйләшкәннәр. Торышы гына түгел, хәтта ки Татарстан башкаласында милли спорт төребез булып саналган көрәшне үстерү планнары барланган һәм тәгаенләнгән. Әйе, соңгы елларда Казанда көрәш торышы канәгатьләнерлек дәрәҗәдә булмады. Командалар бәйгеләргә дә йөри алмадылар, көрәш түгәрәкләре дә берничә урында гына калды. Шөкер, Казан көрәш федерациясе итеп Расих Габдрахманов сайлангач, боз акрын гына урыныннан кузгалды. Эшне дә яңа федерация кирәкле җирдән – балалар һәм яшьләр белән эшләүдән башлады. Секцияләр саны арта бара, башкаланың төрле районнарында көрәш түгәрәкләре үз эшен яңадан торгызып җибәрде, гамәлдәге көрәшчеләр тренерлар булып эшли башлады. Бик кыска гына вакыт узса да, инде нәтиҗәләрен дә күрәбез. Әлеге тегендә Зилант клубы егетләре җиңү башлый, әле монда Идел буе-Вахитов командасы алдынгылыкка чыга, икенче бер ярышларда Авиатөзелеш-Яңа Савин районы командасы беренчелек өчен көрәшә. Кыскасы, үзгәрешләр үз эшен эшләде.
(Сүз уңаеннан, мондый хәлне без Чаллыда да күзәткән идек. Анда да берара көрәш сүлпәнләнде, балалар көрәше түбән тәгәрәде. Әмма кирәкле вакытта дилбегәне үз кулларына әле кайчан гына келәмнән киткән егетләр кулга алды. Финанс яктан ярдәм итә алырдай, нәтиҗәләр таләп итәрдәй Марсель Мингалимовны үзләренең җитәкчесе итеп сайладылар, шәһәр җитәкчелеге, аерым алганда, шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән уртак тел таптылар. Көрәш рейтингында алгы баскычларга күтәрелә алдылар).
Рөстәм Гафаров җитәкчелегендәге утырыш барышында мактанышып утырмаганнар. Узган ел, әйтик, чемпионатта алтмышлап кеше катнашкан булган, быел инде аларның саны ике тапкырга артыграк булган. Ләкин бу аз әле, дигән Рөстәм Гыйльфан улы. Расих Габдрахманов үзе бик күп проблемалар хакында сөйләгән. Башта һәрбер район җитәкчесенә алдагы елларда аларның командасы ярышларда ничек катнашканлыгы, ничәнче урынны яулаганлыгы белән таныштырган. Оялып куючылар да булгандыр дигән өмет бар.
Бүгенге көндә 10лап урында балалар, яшьләр белән эшлиләр, Расих Әхмәт улы. Булган тренерларның өлкәнәю сәбәпле, яшьләрне тарту кирәклеген аңлый ул. Ләкин авыр. 22700 сум акча алыр өчен тренер 3 группага 45 бала җыярга тиеш икән. Бу суммага килүчеләр юк дәрәҗәсендә, шуңа өстәмә рәвештә үзе түли әлегә. Ләкин бу бит иртәгә шулай булачак дигән сүз түгел. Спорт объектларына да үтеп керү авыр, анда да акча сорыйлар, ди Казан шәһәре көрәш федерациясе җитәкчесе. Талантлы, шәп яшьләрне 18 яшьтән югалтырга ярамаганлыгын искәрткән ул: тренерлар уңышка ирешәкн яшь балалар, егетләр өчен генә өстәмә түләү ала икән. “Гомумән, проблемалар бик күп. Рөстәм Гыйльфанович барысын да тыңлады. Иң мөһиме, аңлау барлыкка килде. Казанның спорт комитеты җитәкчесе Линар Гарипов инде шактый проблемаларыбызны белә, алга таба хәрәкәт итәчәкбез”, дип белдерде Р.Габдрахманов.
...Ни генә булса да, бөтен татарларның баш каласы Казанда бөтен татарның милли спорт төре – көрәш үсәр дигән өметтә калабыз.





Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар