16+

"Көрәшкә күбрәк тартылсыннар өчен барысын да эшлибез"

Татарстан беренчелекләрендә беренче урынны яулаучыларга бер ел дәвамында 3 мең сум, икенче урынны яулаучыларга - 2000, өченчедә калучыларга 1000 сум акча түләп баралар. Өлкәннәр күбрәк алалар.

"Көрәшкә күбрәк тартылсыннар өчен барысын да эшлибез"

Татарстан беренчелекләрендә беренче урынны яулаучыларга бер ел дәвамында 3 мең сум, икенче урынны яулаучыларга - 2000, өченчедә калучыларга 1000 сум акча түләп баралар. Өлкәннәр күбрәк алалар.

Әлмәттә көрәш сезонына нәтиҗә ясаганнар -  яшь көрәшчеләрне бүләкләр тантанасы уздырганнар. Әлмәт көрәш федерациясе тарафыннан иң яхшы көрәшчеләр дип Рубин Раджабов, Румил Семкичев һәм Махмич Осман билгеләнгән. Аларның һәрберсенә 20шәр мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылган. Алар узган ел Татарстан, Россия, дөнья беренчелекләрендә дә чемпион калган иде. 17-18 яшьлекләр арасында беренче урынны яулаган команда вәкилләрен дә зурлаганнар әлмәтлеләр. Чемпионнар - 10 мең, икенче урынны яулаучылар - 8 мең, өченче урынны яулаучыларга 6 мең сум премия бирелгән. Яшьрәк егетләр дә бүләксез калмаган, хәтта 1нче, 2нче әйләнештә үк төшеп калган көрәшчеләр дә үз бүләген алган.

Әлмәт көрәш федерациясе тагын бер матур традиция керткән: алдынгы көрәшчеләргә стипендия түлиләр. Татарстан беренчелекләрендә беренче урынны яулаучыларга бер ел дәвамында 3 мең сум, икенче урынны яулаучыларга - 2000, өченчедә калучыларга 1000 сум акча түләп баралар. Әлмәт көрәш федерациясе башкарма директоры Рузил Ганиев әйтүенчә, болар бар да яшьләрне көрәш белән тагын да кызыксындыру өчен, көрәштән китмәсен өчен эшләнә. Әлеге стипендияләр зурларга бирелә: уңышка ирешкән көрәшчеләр ай саен 10000, 8000, 6000 сум күләмендә өстәмә акча алып баралар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading