16+

Лаеш Чаллыны алмаштырырмы, әллә...?

18-19 ноябрь көннәрендә Казанның "Ак Барс" Көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан чемпионаты узачак. Быелгы шәхси беренчелектә дә, командалар беренчелегендә дә киеренке көрәш көтелә.

Лаеш Чаллыны алмаштырырмы, әллә...?

18-19 ноябрь көннәрендә Казанның "Ак Барс" Көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан чемпионаты узачак. Быелгы шәхси беренчелектә дә, командалар беренчелегендә дә киеренке көрәш көтелә.

Быел шәхси үлчәүләрдә җиңүчеләр генә түгел, бәлки командалар ярышында зур күрсәткечләргә ия булганнарны да саллы гына бүләкләр көтә. Аерым алганда, беренче урынны яулаган командага - 200 мең, икенче урында калучыга - 150 мең, өченче урынны яулаган командага 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак. Моннан тыш, бер ел эчендә күрсәткечләрен яхшырткан, ягъни алгарышка ия булган өч команданы 100әр мең сум акчалата бүләк белән сөендерергә уйлыйлар.

Узган ел командалар арасында беренчелекне Чаллы шәһәренең Комсомол районы командасы яулаган иде. Икенчедә — Лаеш, өченчедә — Әлмәт районы командалары урнашты. Быел фаворит дип Лаеш командасы атала. Ләкин барысын да көрәш күрсәтәчәк.

2021 елның чемпионатында шәхси беренчелектә җиңүчеләр исемлеге:

60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Алексей Абрамов (Лаеш)
2 урын — Шамил Чевик (Лаеш)
3 урын — Динар Миңнебаев (Яңа Чишмә), Раил Валиев (Казанның Яңа Савин районы)

65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Илназ Миңмуллин (Балтач)
2 урын — Илнар Закиров (Чистай)
3 урын — Искәндәр Мортазин (Әлмәт), Дмитрий Левашев (Яр Чаллының Комсомол районы)

70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Ислам Фәләхов (Казанның Вахитов районы)
2 урын — Рафаэль Бильданов (Әлмәт)
3 урын — Илназ Димиев (Мамадыш), Рамил Камалов (Баулы)

75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт)
2 урын — Ленар Садыйков (Яр Чаллының Комсомол районы)
3 урын — Динар Кәримуллин (Лаеш), Фирдүс Галимуллин (Балтач)

80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Ренас Кәлимуллин (Теләче)
2 урын — Марат Кәримов (Әлмәт)
3 урын — Габделфәт Хәйруллин (Лаеш), Илшат Таһиров (Минзәлә)

85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Раил Сәлахетдинов (Кукмара)
2 урын — Фаяз Зарипов (Теләче)
3 урын — Ренат Шәйхетдинов (Яр Чаллының Комсомол районы), Максим Степанов (Мамадыш)

90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Илмир Төхвәтуллин (Казанның Яңа Савин районы)
2 урын — Айрат Сәмигуллин (Әлмәт)
3 урын — Фарис Хуҗин (Актаныш), Илнар Галимов (Алабуга)

100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Руслан Рәфыйков (Балтач)
2 урын — Рәдис Сәмигуллин (Балтач)
3 урын — Эльдар Хәмитов (Яр Чаллының Комсомол районы), Булат Кәримуллин (Актаныш)

130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Радик Сәлахов (Әлмәт)
2 урын — Муса Галләмов (Лаеш)
3 урын — Руслан Газизуллин (Лаеш), Эльмир Ахунҗанов (Мамадыш)

130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын — Фирдүс Зәйнуллин (Яшел Үзән)
2 урын — Рәнис Гыйләҗетдинов (Яр Чаллының Комсомол районы)
3 урын — Илфат Гыймадиев (Норлат), Рөстәм Бәдретдинов (Минзәлә)

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading