16+

Михаил Анисин җырлый башлаган?

Спортчыларның киңкырлы талант ияләре булуын һәркем белә. Әмма моңарчы Россия хоккее тарихында җырчы хоккейчы дигән амплуаның очраганы булмады. Заман шаукымы үзенекен эшли, күрәсең. Хәзер Россия хоккеенда шундый спортчы барлыкка килде. Таныш булыгыз - ул Мәскәү «Динамо»сы хоккейчысы 24 яшьлек Михаил Анисин.

Михаил Анисин җырлый башлаган?

Спортчыларның киңкырлы талант ияләре булуын һәркем белә. Әмма моңарчы Россия хоккее тарихында җырчы хоккейчы дигән амплуаның очраганы булмады. Заман шаукымы үзенекен эшли, күрәсең. Хәзер Россия хоккеенда шундый спортчы барлыкка килде. Таныш булыгыз - ул Мәскәү «Динамо»сы хоккейчысы 24 яшьлек Михаил Анисин.

Югары лигада чыныгу алган егет, КХЛның «Себер» һәм «Витязь» командаларында үзенең талантлы хоккейчы булуын тиз арада раслап, топ-командаларда чыгыш ясарга лаеклы булуын исбатлады. Бу сезон уртасында Мәскәү «Динамо»сына күчкән Анисин нәтиҗәле уен күрсәтеп, бик тиз арада команданың «йолдыз»ына әверелде. Егет беренче тапкыр «КХЛ йолдызлары матчы»нда катнашу хокукын алды һәм Рига бозында легендар Лучано Паваротти репертуарындагы «О sole Mio»ны башкарып, йолдызлар матчының төп героена әйләнде. Моңарчы Михаилның җырлау сәләте турында якыннары, «Себер» һәм «Витязь» командалары җанатарлары гына белсә, хәзер инде бөтен галәмгә мәгълүм.
Михаил турында сөйләгәндә, алма агачыннан ерак төшми дигән гыйбарәсез булмый. Егет спортчы Анисиннар гаиләсе исеменә тап төшермәскә тырыша. Бу урында Михаилның әтисе легендар хоккейчы, Олимпия чемпионы Вячеслав Анисин, ә апасының фигурист, дөнья һәм Олимпия чемпионы Марина Анисина булуын әйтеп үтү җитәдер.
Михаилга әтисендәге бик күп сыйфатлар күчкән. Санап бетермәслек чемпион титулларына ия Вячеслав Анисин ил җыелма командасындагы иң кечкенә буйлы хоккейчы була. Шуңа да карамастан, баһадир гәүдәле көндәшләре өчен ул бозда иң зур проблема тудыручы саналган. КХЛдагы иң кыска буйлы хоккейчыларның берсе Михаил да бүген көндәшләре өчен нәкъ шундый ук «баш бәласе». Малайның сәләтле хоккейчы булып формалашуында геннар гына түгел, әтисенең өстәмә күнекмәләр уздыруы да үз ролен уйнаган. «Михаил ЦСКА мәктәбендә шөгыльләнде. Мишага 13 яшь булгач, чакырып алдым да чын хоккей уйныйсың килсә, бүгеннән минем белән өстәмә рәвештә шөгыльләнә башлыйсың, дидем. Иске ЦСКА мәктәбендәге кебек Тарасов системасы буенча шөгыльләндердем. Ике айдан тренерлары моның нәтиҗәсен күреп, Мишаны ничек шөгыльләндерүем, нәрсә ашатуым белән кызыксынды. Ә мин дөресен әйтергә теләмичә, солы боткасы ашаттым, дип җавап бирдем», - дип искә ала легендар хоккейчы. Күп командаларда тренерлык иткән Вячеслав Анисин Михаилны үзенең иң уңышлы тренерлык проекты дип исәпли.
Баксаң, хоккей уйнау осталыгы гына түгел, җырлау сәләте дә әтисеннән күчкән икән егеткә. Вячеслав Анисинның 9 яшеннән җырлый башлавы мәгълүм. «Музыка мәктәбенә йөрмәдем, үзем шөгыльләндем. Бервакыт пионер лагеренда отряд белән җырлагач, хор җитәкчесе яныма килеп, «Санта Лючия»не башкарырга кушты. Ул шунда ук миңа сүзләрен биреп, аккордеонда уйнап та күрсәтте. Җырны Робертино Лоретти башкаруында тыңлаганнан соң, миндә кызыксыну уянды - үземне сынап карарга булдым. Ә Михаил 15 яшькә кадәр җырламый иде, аннан соң башланды менә», - ди әтисе.
Михаилның Карузо җырларын яратуы мәгълүм, ул гаять сәләтле пародия остасы да. Опера арияләрен дә, шансонны да, попсаны да бер дигән итеп башкара.
Бу көннәрдә «Динамо» - «Авангард» финалын күзәтүчеләрнең бер өлеше Михаилның җырлавын ишетү өчен генә булса да, «Динамо»ның Гагарин Кубогын отуын теләгәнен яшерми. Кубок яулана икән, хоккейчы үз тамашачысы алдында, һичшиксез, җырлаячак. Пародияләр башкарырга һәм җырларга сәләтле бу егет бүген эстраданы басып киткән бик күп «йолдызчык»ларның борынына чиртеп, сәхнәдә лаеклы урынын алыр иде. Тик моңа беркайчан да соң түгел. Әлегә Михаилны бары хоккейда гына - җыелма команда составында ил данын яклый алырлык спортчы, әтисенең лаеклы алмашчысы итеп күрәсе килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading