Бу ярышны үзенә алырга теләүче районнар күп булды. Без чаллылыларның дәлилләренә каршы килә алмадык. Ветеран көрәшчеләр дә сорады, шәһәргә бәйле юбилейлар да бар, шуңа Чаллыга тукталдык, ди Рөстәм Кәлимуллин.
Скопировать ссылку
Бу ярышны үзенә алырга теләүче районнар күп булды. Без чаллылыларның дәлилләренә каршы килә алмадык. Ветеран көрәшчеләр дә сорады, шәһәргә бәйле юбилейлар да бар, шуңа Чаллыга тукталдык, ди Рөстәм Кәлимуллин.
12-14 февраль Чаллыда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш ярышлары узачак. Ярыш шәһәрнең 400 еллыгына һәм беренче КамАЗ чыгуына 50 ел тулуга багышлана. Ә герой-шагырь Муса Җәлил тууына 120 ел була. Бар яктан да юбилей. Ярыш 10 авырлык категориясе буенча узачак. Шунысы да мөһим: бу ачык ярыш. Димәк, күрше республика көрәшчеләре, гомумән, теләге булган һәркем үзен сынап карый ала. Оештыручылар сүзләренчә, ярышта 350-400гә якын спортчы, 40ка якын команда катнашуы көтелә. Муса Җәлил ярышы быел нәрсә белән истә калачак? Җиңүчегә бүләккә нәрсә әзерлиләр? Тулырак бу язмабызда.
Муса Җәлил турниры 34 тапкыр Казанда; 4 тапкыр Әлмәттә, 3 тапкыр Биектау һәм Зәйдә; 1әр тапкыр Балтач, Актаныш, Минзәлә, Түбән Кама, Чистай, Кукмарада узган. Чаллы исә, бу ярышны 13 нче тапкыр кабул итә. - Бу ярышны үзенә алырга теләүче районнар күп булды. Без чаллылыларның дәлилләренә каршы килә алмадык. Ветеран көрәшчеләр дә сорады, шәһәргә бәйле юбилейлар да бар, шуңа Чаллыга тукталдык. Турнир югары дәрәҗәдә узар дип уйлыйм. Чаллы мэры Наил Мәгъдиев командасы да шушы турнирга әзерлек эшләре белән, көрәш белән янып яшиләр, - ди Татарстан көрәш федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин.
Чаллыда 30га якын Муса Җәлил турниры чемпионы бар. Сүз уңаеннан, бу ярышта 12 тапкыр җиңү яулаган рекордсмен Айрат Гыйлаев та Чаллы өчен көрәшкән. Ярышның баш хөкемдары Рамил Хисмәтуллин сүзләренчә, шәһәр дә, командалар да, тамашачылар да ярышны кабул итәргә әзер. “Бу көннәрдә Боз сараендагы боз да эриячәк”, - ди ул. - Муса Җәлил соңгы тапкыр бездә 2012 елда узган. Шуннан бирле “Бездә Муса Җәлил турниры булачакмы?” – дип кызыксыналар. Халык көрәшкә сусаган. Аллаһка шөкер, юбилей елына ярыш кире Чаллыга кайтты. Чаллыдан 3 команда көрәшәчәк, барысы да келәмгә чыгарга әзер. Минем уйлавымча, Боз сараенда хәтта басып торырга да урын булмас. Тамашачылар кыза, чөнки көрәшче дә, хөкемдар да ялгыша ала, шуңа оештыру ягыннан барысын да исәпкә алырга тырыштык. 30га якын хөкемдар эшлиячәк, барысы белән дә хәбәрдә. Шәһәребездә яшәүчеләр ярыш буласын белә. Муса Җәлил турниры Сабантуй кебек, шуңа кем отасын алдан әйтеп булмый, - ди Рамил Хисмәтуллин.
Ярышта 9 тапкыр җиңү яулаган Ренас Кәлимуллин да келәмгә чыгарга әзер. - Мәктәптә укыганда әти мине Чаллыга Муса Җәлил турнирына алып барган иде. Мин көрәшчеләргә янган күзләр белән карап тордым. Ул вакытта Ильяс Галимов, Рузил Ганиев кебек атаклы көрәшчеләр бил алыша иде. “Бу турнирны гомеремдә дә ота алмам”, - дип уйлаган идем. Аллаһка шөкер, тугыз тапкыр оттым. Без инде һәр ярышка да ел дәвамында әзерләнәбез. Үзем өчен 10нчы юбилей ярыш булгач, отасы килә, әлбәттә. Дөрес, җиңел булмаячак. Мин яңа авырлык категориясенә күчтем. Күп кенә 100дә көрәшүчеләр, 90га авырлык куабыз, диләр. Мин көрәшә башлаганда “Минсельхоз” ярышында бер авырлык категориясендә без 62 кеше идек. Көрәшне менә шундый дәрәҗәгә күтәрсәк иде, - ди Ренас.
Узган ел командалар беренчелегендә җиңгән “Зилант” командасы исеменнән дә Ренас: “Чемпион кубогын бирәсе килми, әлбәттә. Без ярышка әзер”, - диде.
Муса Җәлил истәлегенә көрәш ярышын “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куя. Газетаның баш мөхәррире Илназ Фазуллин сүзләренчә, быел редакция көрәшчеләргә тарихи бүләк тә әзерләгән. - Ярыш 63нче тапкыр уздырыла. “Ватаным Татарстан” редакциясе өчен бу ярышның әһәмияте бик зур. Без аны васыять итеп кабул итәбез, ел саен көтеп алабыз, югары дәрәҗәдә оештырырга тырышабыз. Быел әлеге бәйрәмне, чараны тагын да ныграк тарих битләренә кертеп калдыру өчен, ярышның тарихын чагылдырган хезмәт әзерләдек. Әлеге китапта бөтен чемпионнар тупланды. Бик саллы хезмәт килеп чыкты. Күптөрле кызыклы фактларны ачыкладык. Мәсәлән, 1970 елларда Түбән Кама командасы 5 ел рәттән чемпион калган. 1980 елларда – Балтач, 2010 елларда – Әлмәт командалары шулай ук 5 тапкыр чемпион калганнар. Бу шул чорларда көрәшнең үсешен күрсәтә торган саннар. Без ярышта җиңгән һәр чемпионның 220дән артык көрәшченең фотоларын тупладык. Көрәш сөючеләргә зур бүләк әзерләдек. Бу китап ярышта командаларга таратылачак дип өметләнәбез, - диде ул.
Комментарийлар