16+

Муса Җәлил турнирының җиңүчеләре ничә сум алачак?

Быелгы герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры илдәге сәяси вакыйгаларны чагылдырып, махсус хәрби операция белән дә бәйле булачак. Чөнки көрәшчеләр арасында илебезне яклаучылар шактый.

Муса Җәлил турнирының җиңүчеләре ничә сум алачак?

Быелгы герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры илдәге сәяси вакыйгаларны чагылдырып, махсус хәрби операция белән дә бәйле булачак. Чөнки көрәшчеләр арасында илебезне яклаучылар шактый.

Бу хакта турнирны гамәлгә куйган, аның эчтәлеге өчен җавап биргән “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова хәбәр итте. Көрәшчеләр Муса Җәлилгә хат та язачак.
-    Быелгы турнирны батырлык, ныклык, Ватанны ярату, көрәшне ярату һәм гаилә елы белән дә бәйлиячәкбез. Чөнки батырлык ул – буыннан буынга күчеп килә торган әйбер. Гаилә елы уңаеннан әтиләр балаларын ничек итеп көрәшче итеп тәрбияли икәнен дә күрсәтергә телибез. Батырлык төшенчәсе кешегә малай чакта салына икәнен дә чагылдырасыбыз килә, - диде Гөлнара Сабирова.
Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры 2-3 февраль көннәрендә Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда үтәчәк. Татарстан Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов билгеләп узганча, бу бәйге көрәшчеләр арасында аерым урын алып тора, анда җиңү зур дәрәҗә, бер баскычка югары күтәрелү булып санала.
-    Татар көрәше ул – татар теле кебек спорт төре генә түгел, ул безнең бүгенге көнге яшәешебез, ул киләчәгебез. Татар халкын Сабантуйлардан башка күз алдына китерә алмыйбыз, бу безнең иң яраткан бәйрәмебез. Ә Сабантуй үзәгендә татар көрәше, ат чабышы. Әгәр дә без көрәшчеләрне шундый турнирларга тарта алмасак, киләчәктә көрәшчеләр калмаска да мөмкин. Татарстанда заман таләпләренә туры килә торган спорт корылмалары бар, бүген республикада 139 спорт төре үстерелә. Татар көрәше, әлһәмдүлилләһ, алдынгы урыннарны алып тора. Бүген 10 меңнән артык кеше көрәш белән шөгыльләнә, - ди Хәлил Шәйхетдинов.

Татарстан Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров та Муса Җәлил истәлегенә турнирның иң дәрәҗәле бәйгеләрнең берсе булуын ассызыклады. Бу ярышта үткән елдагы нәтиҗәләргә йомгак та ясалачак. Ачылыш тантанасында шулай ук елның иң оста көрәшчесе, иң яхшы тренерлар, хөкемдарлар, журналистлар бүләкләнәчәк.

Көрәш турниры 11 төр үлчәү категориясендә уздырылачак. Былтыр турнирда 366 көрәшче катнашкан. Быел да узган елгыдан ким булмас дип ниятләнә – 40тан артык команда катнаша. Гадәттәгечә, күрше төбәкләрдән килгән спортчылар да булыр дип көтелә. Беренче, икенче, өченче урыннар 100, 70 һәм 50 шәр мең сум күләмендә призларга ия булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading