– Әлеге китапны кулыма алгач гарьләндем, - ди Җәлил хәзрәт. – Безнең мәктәптә көрәш түгәрәге 50 еллап эшләп килә, 8 спорт остасы гына бар, бүген бу эшне Илшат Корбанов дәвам итә. Ник соң безнең көрәшчеләргә багышланган аерым китап юк дип уйлап, әлеге эшкә тотындык һәм менә дигән китап дөнья күрде.
Бөрбаш көрәшчеләренә багышланган китапны тәкъдим итү чарасына заманында татар дөньясында “Бөрбаш көрәшчеләре” дип шаулаткан көрәшчеләр белән очрашырга Татарстан муниципаль Советы ассоциациясе рәисе, заманында үзе дә көрәш мәйданында бил алышкан Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин да кайткан иде.
Заманында, Васил Гарифуллин Бөрбаш мәктәбендә укытканда, районның көрәш командасы Бөрбаш егетләреннән генә тора. 1976 елда хәтта Чабаксарга Россия беренчелегенә барган Татарстан командасы бары Бөрбаш егетләреннән генә туплана һәм алар зур җиңүләр белән кайта. Татар көрәшендә мондый хәлнең әлегәчә тарихта булганы юк, диләр.
- Балтач районы үзенең миллилеген саклап калган районнарның берсе, - ди Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин. – Бөрбаш авылы районда гына түгел, эш-гамәлләре белән бөтен татар дөньясына үрнәк. Каян гына килсәләр дә, Бөрбашны чын татар авылы ничек булырга тиешлеген дәлилләүче авыл буларак күрсәтергә була. Үз авылыңны яратмасаң, болай яшәп булмыйдыр. Татар көрәше – рухи байлыгыбыз. Бу яктан да үрнәк авыл бу. Инде менә ничә еллар көрәш түгәрәге эшләп килә. Спорт егетләрне ныклы итеп тәрбияли, характер формалаштыра.
Бөрбаш авылының үзендә генә дә 194 көрәшче бар. “Шуның 133е Татарстан, Россия беренчелегендә батыр калган егетләр”, - дип искә ала китапка мәгълүматлар туплаган данлыклы көрәшче Миннегали Шакиров.
Бөрбаш урта мәктәбендә 8 спорт остасы тәрбияләнгән, шуның дүртесе бүгенге көндә вафат. Көрәшчеләр турындагы китапта Бөрбаш авылыннан тыш, Бөрбаш урта мәктәбендә төрле елларда укыган Алан, Сәрдегән, Нормабаш, Чапшар авылы көрәшчеләре турында да мәгълүматлар бар.
Мәңгегә тарихка керде Бу китапны нәшер итү юкка түгел. Максаты – көрәшчеләрнең исемнәрен мәңгеләштерү. Бәйрәмгә килгән җитәкчеләр интернет заманында яшәсәк тә, басма матбугатның тарихта кыйммәте зур булуын, югалмавын әйтте.
Әгъзам Самат улы китапка кергән мәгълүматларның тарихка уелып калуын белдерде. Чөнки Бөрбаш урта мәктәбендә хезмәт юлын башлаган Васил Гарифуллин Балтач районының спорт тарихына алтын хәрефләр белән язып калдырырлык шәхес.
14 Россия спорт мастеры һәм бихисап Татарстанның спорт мастерлары әзерләгән остаз. Ул әзерләгән йөздән артык көрәшче Россия һәм Татарстан күләмендә зур ярышларда җиңү яулады. Төрле мактаулы дәүләт исемнәренә лаек булган әлеге шәхеснең укучылары бүгенге көндә район күләмендә Васил Гарифуллин эшен дәвам итүче тренерлар.
Комментарийлар