16+

Планлы медаль булмый яки Лондондагы Олимпия уеннарының нәтиҗәләре

12 август көнне Лондонда үткән ХХХ Олимпия уеннары тәмамланды. Илебез гомуми команда ярышында, Бөекбританиядән биш алтын медальгә генә калышып, дүртенче урынны яулады. Уеннарның беренче көннәрендә 24 алтын медаль яулый алырбыз дип башыбызга китерүе дә авыр иде. Бездә менә шундый фикер йөртү инде: алтыннар күбрәк булсын да, гомуми ярышта беренче өчлеккә...

Чемпионат.com сайтында медальләр яулау планын күргәч шаккаттым. Асылда илебез 29 алтын, 33 көмеш, 37 бронза алырга тиеш булган икән. Бу чыннан да гаҗәп, ничек инде менә, «син беренче урын аласың», дип планлаштырып булсын! Кеше авырып, хәтта үлеп китәргә дә мөмкин ләбаса. Бу инде синең тотрыклы нәтиҗә күрсәтүеңә генә карамый. Әнә Елена Исинбаева, «планлаштырылган алтын медаль»не ала алмыйча, бронза медаль яулавына да чын күңеленнән сөенде. Ул күнегүләр вакытында имгәнеп, аягын каймыктырган булган икән. Шул сәбәпле, бөтенләй медальсез дә калырмын, дип курыккан.
Аннары спорт түрәләренең дә, без фәлән кадәр медаль алырга тиеш, дип план куюларын аңламыйм. Син спортчыга шөгыльләнергә мөмкинлек бир, балачактан ук тренерлар тәрбияләсен аны. Дөрес, илебездә югары дәрәҗәдәге тренерларның зур суммалар алуы мәгълүм. Тик аларның барысы да, баланы кече яшьтән тәрбияләүче тренерларның азлыгы һәм хезмәт хакларының түбәнлеге сәбәпле, икенче җирдә эшләргә мәҗбүр булуы турында кабатларга онытмый. Дөрес физик тәрбия алган балалар да шуңа сирәк икән.
Әмма ничек кенә булмасын, тренерлар да, спортчылар да һәр медаль өчен зур көч куя, аларга һәр медаль кадерле! 24 алтын, 25 көмеш һәм 33 бронза - барлыгы 82 медаль яулаган Россия командасы белән горурланырга гына кала. Алтын медальләр саны белән исәпләнгән ярышта дүртенче генә булсак та, барлык медальләр саны буенча, АКШ белән Кытайдан гына калышып, ныклы өченче урында. Пекиндагы Олимпиада белән чагыштырсаң, Лондонда яхшырак чыгыш ясаганбыз. Башкалардан аермалы буларак, без әле 21 спорт төре буенча бүләк яулаганбыз. АКШ һәм Кытай - 18, британиялеләр исә 17 төрдә медаль алган.
Шөкер, җиңеп кайткан спортчыларның кадерен беләләр. Аларның уңышы тиешенчә бәяләнәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading