16+

Раил Нургалиев шаккаттырды: Муса Җәлилгә чыгам, ди...

Раилдән мондый сүзләр ишеткәч, сүзсез калдым.

Раил Нургалиев шаккаттырды: Муса Җәлилгә чыгам, ди...

Раилдән мондый сүзләр ишеткәч, сүзсез калдым.

Хәлләрен белеп шалтыраткач, безнең чорның данлыклы көрәшчесе Раил Нургалиевка «Муса Җәлилгә чыкмыйсыңдыр инде, китәм дип әйттең бит», дип сорау бирдем. «Ялгыш аңлагансыз бит, мин бит «Манзара»дан китәм дидем. Муса Җәлилгә чыгам, нишләп чыкмаска!» дип аптырашта калдырды. МХАТ паузасы тотып алды да, «Шутка инде, шаярдым гына» дип белдерде. Икебез дә көлеп куйдык. «Юк инде, Радик, әйттем бит китәм дип. Ләкин рәсми ярышлар турында сүз бара. Шул ук «Манзара»дан кызыклы тәкъдимнәр булса, район данын ниндидер илкүләм Сабантуйларда якларга чакырсалар, чыгам, әлбәттә. Дөресен әйткәндә, әлегә нәрсә дә булса тоймадым. Менә Муса Җәлил турнирын карарга, Теләче өчен җан атарга киләм, шунда нәрсә дә булса сизелер инде ул», ди Раил.

Рәсми ярышлардан китү турындагы карарына каршы килүче булмаган үзе. «39 тула бит тиздән. Өйдәгеләр  тыныч сулап куйды кебек. Дуслар, танышлар аптырады, әлбәттә, ләкин каршы килмәделәр. Теләче районы башлыгы Айрат Гыйльфанович та «Сиңа бер сүз әйтеп булмый инде, Раил, үзең беләсеңдер» дип, хуплавын белдерде. Аллаһка шөкер, көрәш мәсьәләсендә бернинди үкенеч калмады. Отасын оттым, оттырырга да туры килде. Көрәш мине бик күп нәрсәгә өйрәтте, күпме дуслар барлыкка килде», ди Россиянең Атказанган спорт остасы, Татарстан чемпионатларында җиңүләр саны буенча рекордсмен (11 тапкыр чемпион), 11 тапкыр Муса Җәлил турнирлары җиңүчесе Раил Нургалиев.

«Хәзер 115 килода кем фаворит булыр икән?», дигән сорауга, Раил я Ришат Гайнетдинов, я Марат Миначев җиңәчәк дип белдерде. Соңгы елларда үз үлчәвендәге төп көндәшләре...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading