“Рәхәтләнеп ял иттек, от души булды!” – Чаллыдагы көрәш буенча Муса Җәлил истәлегенә узган турнирдан чыгып килүчеләрдән дә, мессенджерларда язылган комментлар да шундый иде. Чаллыга көрәш кайтты, көрәшкә халыкчанлык, татарлык кайтты.
“Чаллы шәһәренә бер ярыш кирәк” дип, соңгы елларда бер тапкыр гына язмадым, сорамадым. Федерация утырышларында да шуны әйтә килдем. Чаллы мэры Кубогы дип аталсынмы, Рәшит Хәмәдиев истәлегенә (яки башка шәхес исеме белән) узучы турнир булсынмы... – хәтта исемнәр дә тәкъдим иттем. Узган ел федерациянең хисап җыелышында да кабатладым бу фикерне. Хәлил абый (Хәлил Шәйхетдинов – Татарстан спорт министрының беренче урынбасары) тынычландырды шунда: Чаллының юбилее узачак, димәк, Муса Җәлил турниры анда узачак. Дөрес, соңгы айларда, кайбер аңлашылмаучанлыкларга бәйле, бәйгене үткәрү урынын алмаштырырга да теләделәр. Шөкер, барыбер бәйге Чаллыга кайтты. Турнирның автокалада узуына үкенүчеләр дә, үпкәләүчеләр дә булмагандыр. Теләсә кайсы ярыштан соң шул ук мессенджерларда каты гына итеп бәрелеп алалар иде. Бу юлы андыйлар да булмады. Димәк, үпкәләүчеләр дә булмаган. Гәрчә, туй үпкәсез узмаса да
Ни өчен Чаллыга үз ярышы кирәк дип кабатладым соң? Барысы да аңлашыла. Бераз гына торгынлыктан соң шәһәрдә көрәшкә игътибар, миңа калса, элеккеге елларга караганда да көчлерәк була башлады. Бер төркем егетләр – барысы да элеккеге көрәшчеләр (исемнәрен санап тормыйм, барыгыз да беләсез) Чаллы шәһәре Көрәш федерациясе оештырдылар. Федерация җитәкчесе итеп милли төребезгә, шушы шәһәр егетләренә битараф булмаган Марсель Җәвит улы Мингалимов билгеләнде. Һәм башланды. Үсеш башланды. Иң беренче чиратта, балаларга игътибар көчәйде. Балалар, яшьләрне көрәштерә-көрәштерә, үстерә-үстерә, үзләренә менә дигән алмаш әзерли башладылар. Танылган егетләр үзләре дә бил алышты, “Витязь” спортклубында, башкаларында яшьләр белән берлектә шөгыльләнде, баскетболын, башкасын уйнады, балалар, яшьләр белән Казандагы яки башка төбәкләрдәге ярышларга йөрде. Айрат Гилаев кадәр Айрат Галиев үсеп килүче буынга ярдәм (рухи ярдәм турында сүз бара) күрсәтергә башка шәһәрләргә йөри икән, бу инде күп нәрсә турында сөйли.
Аннан килеп, Чаллыда ярышларны уздыра белүләре дә сокландыра иде, шунысы да сагындырылды. Ачылыш-ябылыш тантаналары, шоу элементлары кертү, тамашачылар белән эшләү, килгән кунакларны кабул итү – болар барысы да югары дәрәҗәдә иде. Һәм быел да шулай булды. Кыскасы, молодцы, егетләр, өметләрне тулысынча акладыгыз. Көрәш федерациясе җитәкчелеге дә, шәһәр җитәкчелеге дә Чаллының үзендә бер ярыш уздырырга лаеклы икәнен аңлагандыр. Һәр ел булсын иде андый ярыш. Федерация җитәкчесе Рөстәм Кәлимуллин да күргәннәреннән сүзсез калды бугай: ачылу тантанасы вакытында Чаллының Муса Җәлил турнирын 13нче тапкыр кабул итүен, шуның 9ында җиңү яулауларын искә алгач, турнирны Чаллыга кайтаруыбыз белән дөрес эшләгәнбез дип белдерде. Аның ике көн дәвамында көрәш каравы да күп нәрсә турында сөйли.
Нәрсәләр истә калды соң?
Фойедан шаккаттыра башлады Чаллы. Танылган көрәшчеләре, Муса Җәлил турниры тарихыннан булган өзекләрдән торган тарихны, Рөстәм Миңнехановтан бүләк алып торган батырларның фотолары – мәңге истә калырлык һәм каз тәннәре чыгарырлык әзерләнгән. Хоккей бозы эчендә ниндидер клубның легендаларының фотоларын, формаларын чагылдырган баннерларны күргән бар иде, ә көрәшчеләрне шулай итеп зурлауны күргән юк иде әле. Айрат Гилаев, Илнар Әхмәтҗанов, Ильяс Галимов, Айдар Хәйретдинов, Раил Нургалиев, Ренас Кәлимуллин фотолары һәм аларның дәрәҗәләре турында язылган мәгълүмат – теләсә кайсы көрәш сараен, көрәш музеен бизәрлек күренеш бу! Югалырга тиеш булмаган, буыннардан буыннарга сакланырлык матур тарих бу! Мөгаен, “Витязь”да үз урынын алыр да әле бу фотолар.
Гаҗәеп, Боз сараена иртәнге 9га килеп җиткән идек, ә ул инде почти тулган иде. Берәр сәгатьтән тагын мендем. Шунда берәү иртәгә иртәрәк килергә кирәк, урын калмас монда, дип куйды. Чаллы тамашачысы – бөтенләй башка тамашачы ул. Казанныкы кебек иркәләнеп бетмәгән. Көрәшне дә аңлыйлар. Монда хәтта Чаллы көрәшчесе начаррак көрәшә икән, яки хөкемдарлар Чаллы көрәшчесен яклый икән – шунда ук канәгатьсезлек белдерәләр. Рамил Хисмәтуллинның “проходларда урын булмас ахры” дигән фаразы чынга ашты: икенче көнне нәкъ менә шул проходларда басып торучыларга берничә тапкыр аскарак төшегез, башкаларга комачаулыйсыз дип кабатларга туры килде.
Канәгатьсезлек дигәннән, шәхсән миңа баш хөкемдар Рамил Хисмәтуллин җитәкчелегендә эшләгән хөкемдарлар бригадасының эшчәнлеге ошады. Ялгышулар була, астан, кырыйдан бөтенләй башкача бәяләнгән алымнар да була. Моңа без финалларда да инандык. Видеокабатлауларны зур таблога чыгаргач та, ике төрле генә түгел, дүрт-биш төрле фикер туарга мөмкинлеген күрдек. Видеокабатлаулар буенча хөкемдар Нәфис Миннебаев молодец. Көрәшченең кемлегенә дә, яшенә дә, кайсы командадан икәнлегенә дә карамыйча үз фикерен белдерә алды.
Феноменаль нәтиҗә
Чаллыда галәмәт бер күренешне күзәттек: Лаеш командасы беренче көнне бөтенләй югалтуларсыз чыгыш ясады. 10 авырлыкта 9 көрәшчеләре ахыр чиктә мактау пьедесталына күтәрелде. Феноменаль нәтиҗә. Кемдер тагын каршы килергә мөмкин: үзләренең көрәшчеләре бармы соң дип. Хәзер бар инде. Моны без иң кечкенәләр арасындагы Татарстан беренчелегендә күзәттек. Команданың әйдәманы Азат Нурмөхәммәтов белдергәнчә, алар эшли башлаган чордагы 6-7 яшьлек балалар үсеп җиттеләр, ярышларда катнаша башладылар һәм күптән түген Татарстан беренчелегенә икенче урынны яуладылар.
Хәтерләсәгез, моннан ничәдер еллар элек Әлмәт тә легионерлар җыя дип тәнкыйтьләгән идек. Ул легионерларның күбесе Әлмәттә калды да, һәм ул легионер абыйлар үрнәгендә инде ничәнче буын яшь егетләр үсеп килә. Җирле, үз авылларындагы, шәһәрдәге егетләр. Шуңа мондый күренешкә бер яклы гына карамасак иде. Әлмәт бу юлы – дүртенче. Шунысы да бар, Әлмәтнең яшь талантлы егетләре шул дәрәҗәдә күп ки, аларны без инде башка командаларда да күрәбез. Әлмәтнең төрле командаларда чыгыш ясаучы ике егете келәмдә очрашса да ис китә: башка команда өчен чыгыш ясаучы егет “туган командасы”на ярдәм итәргә омтылмый. Дмитрий Ганеев белән Рубин Раджабов көрәшендә шуны күрдек без. Чисталык, гаделлек, кем көчлерәк, шул җиңәргә тиеш дигән принцип белән эш иттеләр. Дима чистага оттырган булса, әлмәтлеләргә очкосы да күбрәк була иде, югыйсә.
Чаллы командасы – икенче урында. Егетләр молодцы. Үзебезнекеләрне күтәрергә, башкаларны батырырга дигән караш булмавы өчен дә баш хөкемдар Рамил Хисмәтуллинга рәхмәт әйтергә кирәктер. Беренче көннән башлап сүз әйтерлек булмасын дип белдерде ул хөкемдарларга. Чын мәгънәсендә кунакчыллык күрсәттеләр. Рамилне дә аңларга була. Үзе баш хөкемдар, келәмдә үзләренең егетләре көрәшкәндә ярдәм дә итәсе киләдер. Сүз белән, пышылдап әйтелгән киңәшләр белән генә эшләнде бу “ярдәм” (моны шунда ук булган Руслан Нургалиевта да, Айрат Миннегалиев та, башкаларда да сиздем), ләкин бу ниндидер тупас гамәлләр, батыру алымнары белән эшләнмәде. Молодцы, егетләр!
“Зилант” – өченче урында. Дөресен әйткәндә, яңа гына формалашып килгән команда өчен әйбәт нәтиҗә. Узган елгы Муса Җәлилне отулары сенсация иде, көтелмәгән булгандыр ул. Казан командаларыннан Идел буе-Вахитов районнары командасын да билгеләп узарга кирәк. “Командир”лары Илнур Камаловның җимерелә-җимерелә өченче урынга күтәрелүе, үзе артыннан яшьләрне ияртә алуы хөрмәт хисе уята. «Сынмаган җир калмады инде» дип белдерде Илнур Боз сараеннан чыгып барганда. Бу юлы колагы, борыны зыян күргән...
Көчлеләр
“Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исеме белән бәйле турнир – үзенчәлекле бәйге ул. Монда көрәшчеләргә бернинди исемнәр бирелми. Монда ниндидер илкүләм ярышларга сайлап алу уздырылмый. Гади генә көрәш ярышы кебек бер караганда. Ләкин нигә соң ул шундый дәрәҗәле санала? Нигә анда җиңү яулау шулчаклы кадерле? Бу сорау турында күпләр баш вата. Әнә шул исемнәр бирелмәү, кайларгадыр сайлану булмау бу турнирдагы көрәшне тагын көчлерәк итми микән? Гадәти Сабан туен хәтерләтә ул үзенчә. Халыкчан булуы белән, ихлас булуы белән. Өлкәннәр ярышы булса да, бу ярышта да әнә оттыргач күзләренә яшь килгән ир-егетләрне күрергә туры килде. Сәер бит.
Шәхси беренчелектә җиңү яулаган һәм призлы урыннарга урнашкан кайсы гына көрәшчене алсаң да, аларны бер сүз белән генә атар идем. Яхшы мәгънәсендәге “зверь”ләр алар. Җиңүгә омтылышлары көчле. Илфат Миннегалиев узган ел үзе катнашкан бер генә бәйгедә дә оттырмады бугай, быел да ике иң дәрәҗәле бәйгедә җиңү яулады инде. Икенче ел рәттән Муса Җәлилдә откан Ильяс Юсупов ярымфиналда төшеп кала язды. Әмма соңгы секундларда очрашу язмышын үз файдасына хәл итте (секундаты Илмир Төхвәтуллинның шатлыгыннан шәкертенә генә әйткән сүзләре ялгыш колакка кереп калды: “Юсууууп, зверь син!”).
Илнар Закировны инде өлкәнәеп килүче көрәшчеләр исемлегенә кертергә була. Җиңүләр саны буенча да – Муса Җәлилдә Чистай егете 5нче җиңүен яулады. Ярымфиналда Татарстан чемпионатының ачышы булган Илдус Камаловны, ә финалда үзенең иң дусты Алексей Абрамовны җиңде. Шул ук хәл. Ике дус, еш кына бер-берсенә секундантлар, ләкин келәмдә – чын көрәш.
Динар Кәримуллин – Рафаэль Бильданов. Бәлки иң күңелсез финал булгандыр. Тамашачылар икесен дә тәнкыйть утында тоттылар. Онытмагыз, җәмәгать: көрәш – ул спорт, ә спорт – ул стратегия. Бу юлы Динар үзен оста стратег итеп күрсәтте һәм Муса Җәлил турнирларында шулай ук бишенче җиңүен яулады.
Быелгы Муса Җәлил турнирларының ачышларыннан берсе – Ислам Закиров. Татарстан чемпионатында “Зилант” егете икенче урында калды. Ә бу юлы – чемпион! Финалда аны Рафаэль Кәлимуллин да туктата алмады. Шундый ук ачышларның берсе – Лаештан Илгизәр Галимуллин. 85 килограммда Илгизәр финалда тагын бер исеме әле бик таныш булмаган Ришат Гобәйдуллинны отты.
90 килограммда финал беренче көнне үк узгандыр бәлки. Азат Габдерәшитов Муса Җәлил турнирының 9 тапкыр җиңүчесе Ренас Кәлимуллинны җиңде. Ышанычлы җиңде. Шуңа бәлки алга таба “раслабился”дыр. Яшьләр дә бертуктамый үсә бит хәзер. Азатның финалдагы көндәше Илгиз Дәүләтгәрәевны әнә бер-ике елдан күрсәтәчәк әле ул, диләр. Азатка үз тамашачысы алдында сынатырга ярамый иде. Сынатмады да.
100 килолылар арасында да көтелгән финал: Булат Мусин – Эльдар Хәмитов. Инде берничә тапкыр язганым бар, яшьрәк чагында Булат көтелмәгән җирдән оттыра ала иде. Хәзер инде ул – русча әйтсәк, зрелый мастер. Эльдар өчен Чаллы тамашачысы да җан атты бит әле. Әмма, миңа калса, Хәмитов бөтен көчен ярымфиналга биргәндер – Раил Сәлахетдиновны җиңү өчен бик күп көч тугарга килде. Мусин Муса Җәлил турнирында 7нче җиңүен яулады һәм җиңүләр саны буенча Сергей Павликны куып тотты.
Бу юлы да Чаллы өчен түгел, ә туган ягы Зәй өчен көрәшкән Радик Сәлахов Чаллыда бераз авыррак көрәште кебек. Һәрхәлдә, чиста җиңүләре күп булмады. Ләкин җиңүчеләрне хөкем итмиләр, Радик – чемпион! Марат Миначев молодец. 115 килограмм бетерелгәч, яңа авырлыкта Татарстан чемпионатында югалып калган кебек иде ул, ә Чаллыда үз режимына кайтты.
Ранис Гыйләҗетдинов белән Муса Галләмов арасындагы көрәш мавыктыргыч булды дип әйтә алмыйбыз. Хәтта элеккеге еллардагы дәүләр көрәшен дә хәтерләтте ул. Аз гына өстенлек белән Ранис җиңү яулады. Муса Җәлил турнирларындагы 4нче җиңүен. Муса Галләмов Муса Җәлил турнирында җиденче җиңүен яулый алмады.
400 000 сум өчен көрәш
Рәсми ярышларда абсолют батыр исеме өчен көрәш күптән уздырылганы юк. Ә менә Чаллыда, Муса Җәлилдә ул узды. Күптән көтелгән көрәш булса да, бу юлы өметләрне аклап бетермәде – баш батыр исеме өчен көрәшергә ике генә көрәшче чыкты. Радик Сәлахов белән Азат Габдерәшитов арасындагы каршылыкта җиңүче билгеле кебек иде. Радик чыннан да алга чыкты, әмма Азат икенче төрлерәк алымнар белән Сәлаховны нервланып алырга мәҗбүр итте. Ләкин могҗиза булмады. Радик – җиңүче һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән куелган 400 000 сум иясе булып танылды. Мондый көрәшләрне, мондый суммадагы бүләкләрне дә бары тик Чаллыда гына күрергә мөмкин.
Рәхмәт, Чаллы! Чыннан да, ял итеп кайттык!..
Җиңүчеләр белән таныштырабыз:
60 кг.:
1) Илфат Миннегалиев (Лаеш)
2) Ришат Исхаков (Чаллы)
3) Алмаз Гәрәев (Әлмәт), Рубин Раджабов (Әлмәт)
65 кг.:
1) Ильяс Юсупов (Зилант)
2) Ислам Кәримов (Лаеш)
3) Ислам Бурашов (Балтач), Илназ Димиев (Лаеш)
70 кг.:
1) Илнар Закиров (Чистай)
2) Алексей Абрамов (Лаеш)
3) Илдус Камалов (Лаеш), Рамил Хакимҗанов (Арча)
75 кг.:
1) Динар Кәримуллин (Лаеш)
2) Рафаэль Бильданов (Әлмәт)
3) Даил Зиннәтуллин (Әтнә), Олег Лоскутников(Актаныш)
80 кг.:
1) Ислам Закиров (Зилант)
2) Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт)
3) Илназ Рамазанов (Чаллы), Чингиз Агаларов (Ютазы)
85 кг.:
1) Илгизәр Галимуллин (Лаеш)
2) Ришат Гобәйдуллин (Казан)
3) Артур Зөлкарнәев (Теләче), Илнур Хәбибуллин (Түбән Кама)
90 кг.:
1) Азат Габдерәшитов (Чаллы)
2) Илгиз Дәүләтгәрәев (Казан)
3) Илнур Камалов (Казан), Рүзәл Тимергалиев (Лаеш)
100 кг.:
1) Булат Мусин (Чистай)
2) Эльдар Хәмитов (Чаллы)
3) Раил Сәлахетдинов (Казан), Илшат Идиатов (Арча)
130 кг.:
1) Радик Сәлахов (Зәй)
2) Марат Миначев (Зилант)
3) Руслан Рафиков (Балтач), Илсаф Фәхретдинов (Чаллы)
130 кг.:
1) Ранис Гыйлаҗетдинов (Чаллы)
2) Муса Галләмов (Лаеш)
3) Илнур Зәйнуллин (Арча), Альберт Ситдиков (Зилант)
Командалар беренчелеге:
1. Лаеш
2. Чаллы (Комсомол)
3. Зилант
4. Әлмәт
5. Чистай
6. Арча
7. Идел буе-Вахит
8. Зәй
9. Балык бистәсе
10. Теләче
11. Балтач
12. Яңа-Савин
13. Саба
14. Чаллы (Автозавод)
15. Актаныш
16. Совет
17. Кукмара
18. Түбән Кама
19. Тукай
20. Мамадыш
21. Азнакай
22. Әтнә
23. Баулы
24. Чаллы (Үзәк)
25. Ютазы
26. Чүпрәле
27. Кайбыч
28. Биектау
29. Аксубай
30. Әлки
31. Яшел үзән
32. Яңа-Савин-2
33. Менделеевск
34. Питрәч
35. Яңа чишмә
36. Буа
37. Нурлат
38. Алексеевск
39. Алабуга
40. Спас
41. Чистай-2
42. Актаныш-2
43. Зәй-2
44. Лениногорск
Комментарийлар