Татарстан чемпионатына йомгак ясап, бер төркем көрәшчеләр җиңел сулап куйды. Ә бер төркем бәхетлеләр “Манзара” спорт һәм музыка премиясендә бил алышты. “Манзара” премиясе быел юбилеен билгеләп үтте – 10 ел!
Проект башлап җибәрү бер хәл. Аны ел саен гамәлгә ашырып торырга да кирәк бит әле, шуңа оештыручыларга рәхмәт әйтсәк тә буладыр.
Быел көрәш ярышлары башкаладан читкә, районнарга чыктылар. Әйтик, әле генә тәмамланган Татарстан чемпионаты – Алабугада, ә киләсе Муса Җәлил исеменә ярыш – Чаллыда узачак. Ярый әле “Манзара” гел Казанда уза. Көрәшне сагынган тамашачылар күп булып чыкты. Трибуналар тулы иде. Җанатарлар да үтә актив булды. Катнашучыларны һәм тамашачыларны Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, «Зилант» клубы оештыручысы Расих Габдрахманов һәм «Манзара» проекты җитәкчесе Айдар Шәймарданов сәламләде.
“Манзара”да көрәшне иң җиңел үлчәү авырлыгында бил алышучы Ильяс Йосыпов белән Илфат Миңнегалиев башлап җибәрде. Икесе дә Татарстан чемпионнары. Ильяс – 65 килограммда, Илфат 60та. Көрәш киеренке булды. Ике яктан да “челлендж” келәм түренә тәгәрәде, һәр баллны диярлек видеокабатлау аша карадык. “Алым бәяләнми”, - дип ничә тапкыр әйткәннәрдер – белмим, әмма тамашачыларның да, көрәшчеләр өчен җан атып торган көрәшчеләрнең дә түземлеге бетә башлады. Барысын өч секунд хәл итте. Вакыт тәмамланырга өч секунд калганда Илфат бәхетенә алым ясап җитеште. Видеокабатлауны карагач, шатлыгыннан секунданты Муса Галләмовның өстенә сикерде. Бер команда өчен чыгыш ясау шулай араларны ныгыта инде ул. Икенче көрәштә Артур Хәкимов Илнар Закировны бирелдерде.
“Манзара” премиясе Татарстан чемпионатыннан соң ук булгач, катнашучылар исемлегенә үзгәрешләр керде. Батыр ярасыз булмас, ди халык. Илназ Рамазанов, Эльдар Хәмитов, Рөстәм Сәлахов ярышта җәрәхәтләр алу сәбәпле, “Манзара”ны калдырырга мәҗбүр булды. “Ватылган” көрәшчеләр бер төн эчендә генә аякка баса алмый, билгеле. Моңа өстәп, көрәш ярышлары сезоны башланып кына китте, көрәшәселәр алда әле. “Ватылган” килеш келәмгә чыгуның нинди бәягә төшәргә мөмкин булуын күпләр белә. Шулай итеп, Динар Кәримуллин белән келәмдә Мөнир Галләмов очрашты. Муса Галләмов ике ут арасында калды. Бер якта – бертуган энесе, ә икенче якта – дусты, “браты”, канаты. Бил алышу Динар Кәримуллин файдасына 4:0 исәбе белән тәмамланды. Дөрес, Мөнир Галләмовка бераз әзерлек җитмәгән кебек тоелды. Алдан ук “Манзара”да чыгыш ясаячагын белсә, Динарны яхшырак өйрәнер иде. Абыйсы да төпле киңәш белән булышса, бәлки, башка нәтиҗә дә күрер идек.
- Йөрәк барыбер энекәш өчен, туган бит. Илфат Миңнегалиев, Динар Кәримуллин белән бергә шөгыльләнәбез. Спортзалда бергә, ярышларда да бергә, чыннан да, араларыбыз якын. Яшь егетләр белән үземне дә яшь итеп хис итәм. Аллаһка шөкер, Лаеш командасы бердәм. Энекәш Илназ Рамазановны алыштырды бүген. Татарстан чемпионатында җәрәхәтләр алган егетләр күп булды. Бәлки, ярышларның арасы бер атна гына булса да, алар келәмгә чыга алыр иде.
- Димәк, егетләр үзләрен жәлләмәгән инде?
- Татарстан беренчелеген отканнар, республика данын Россиякүләм ярышларда яклый. Анда җиңгәннәр, дөньякүләм ярышларга юллама ала, шуңа Татарстан беренчелеген оту ул – максат. Әлбәттә, “Манзара” премиясе кебек проектлар да кирәк. Үземнең дә “Манзара”да көрәшкәнем булды. Элегрәк район батырларын җыеп көрәштерделәр, быел менә һәр авырлык категориясендә көчле көрәшчеләрне сайлап алганнар. Ике форматны да хуплыйм. Айдарга рәхмәт, көрәшне үстерү өчен тырыша.
- Муса, сез тумышыгыз белән Марий Эл якларыннан. Татарстан ярышларына чит төбәкләрдән килгән көрәшчеләрне кертмәү турында да фикерләр ишетелә. Сез нәрсә диярсез?
- Башка төбәкләрдән килгән егетләрне Татарстан турнирларына кертүгә каршы килмим. Бу көрәш үсеше өчен янә бер этәргеч. Татарстан чемпионаты мәсьәләсен федерация үзе хәл итә инде. Ә менә Муса Җәлил турниры кебек ярышларга чит төбәкләрдән егетләрне дә чакырырга кирәк. Кемдер төпләнеп тә кала ала. Мин, мәсәлән, гаиләм белән күченеп килеп, дүрт ел эшләдем. Миңа Татарстанда ошый. Татарстан чемпионатларында көрәшеп үстем бит. Марий Элга кире кайтуымның сәбәбе – әти-әниләр. Аларның да яше бара. Әмма Яңа елдан соң, Йошкар-Олага кайтканым юк әле. Ярышлар, җыен артыннан җыен...
“115 килограммны бетерү начар булды...”
Ренас Кәлимуллин белән Марат Миначевның көндәшләре булмау сәбәпле (Рөстәм Сәлахов белән Эльдар Хәмитов), алар бер-берсенә каршы көрәште. Ренас белән Марат келәмдә беренче тапкыр гына очрашмый, билгеле. Икесе дә “Зилант” клубында шөгыльләнә. Дөрес, Ренас 90 килограмм, ә Марат - 115 килограмм авырлык категориясендә көрәшә иде. Татарстан беренчелегендә 115 килограммга кадәр үлчәү авырлыгын төшереп калдыргач, кайбер көрәшчеләр кәкре каенга терәлеп калды. Әйтик, шул ук Марат Миначев 2 әйләнештә җиңсә дә, өченче әйләнештә Татарстан чемпионы Радик Сәлахов белән очрашкан. Менә шулай призлы урыннан колак каккан. Бер ишек ябылса, икенчесе ачыла диләр. “Манзара” премиясе чемпионы Марат Миначев Ренас Кәлимуллинны 5:0 исәбе белән отты.
- Шәхсән минем өчен 115 килограммны бетерү начар булды. Соңгы көннәргә кадәр өметне өзмәдек. Булмый дигәч, бераз сүрелдем. 130 килограммда әлегә авыр. Авырлык җыярга, көчне арттырырга, көндәшләрне өйрәнергә кирәк. Татарстан чемпионаты бу фикерләремне раслады. Өченче әйләнештә Радик Сәлахов эләкте, шулай итеп урынсыз калдым. Ныклап әзерләнергә кирәк, - ди Миначев.
133 килограммлы Ринат Дәүләтшин 178 килограммлы Альберт Ситдыйков белән очрашты. Математика теле белән төгәллек кертсәк, Ринат Дәүләтшинга авырлык буенча Альберт Ситдыйков белән тигезләшер өчен дүрттән өч Илфат Миңнегалиев кирәк.
Әлбәттә, җиңелрәк авырлыктагы егетләрнең көрәшендә динамика күбрәк, әмма Ринат белән Альбертка бәйләнеп булмый. Үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Җан атарлар да җанланып китте, шуңа “тәгәрәп лә китте йомгагым” дип моңланырга ара булмады. 7:3 исәбе белән Ринат Дәүләтшин отты.
- Көндәшнең авырлыгы зуррак булгач, тизлек белән отасың инде. “Манзара”да теләп катнашам, бу үземне сынап карау өчен яхшы мөмкинлек. Гомумән, һәр ярышка азмы-күпме көндәшләрне белеп барасың, һәрберсен аерым-аерым карап, әзерләнәсең, - диде Ринат.
“Манзара”да быел беренче тапкыр кызлар көрәште. Дөрес, билбау көрәше буенча. Көрәштә азмы-күпме тын алып була әле, ә билбау көрәшендә андый мөмкинлек юк. Кызларга сокланып карадым. Һәрберсенең адымында, карашында, хәрәкәтендә көч сизелә. Афәрин!
“Манзара”да тәбәрли дә уйнап алдык. Бу яңа спорт төрен узган ел Айдар Шәймәрданов тәкъдим иткән иде. Күзәтергә кызык, шулай да кагыйдәләрен өйрәнергә кирәк әле. Үз тамашачысын табар дип ышаныйк.
Көрәшчеләрне әзерләүче иң көчле клублар “Зилант” һәм Чаллы командасы “стенка на стенку” очрашты. “Стенка на стенку” Казан командасы җиңүе белән башланса да, ахыр чиктә чаллылар күпкә көчлерәк булып чыкты. Ике команданың да бердәмлек рухы көчле. Келәмдәге спортчылар өчен бөтен команда янып-көеп торды. “Балл”, “Үзең эшлә” дип кычкырган көрәшчеләргә кушыласы килде. Көтү инстинкты диләрме әле. “Кая бара?” дип тә кычкыручы булса, мин шаккатмас идем.
Һәр бил алышу да киеренке булды. Чын көрәш күрсәттеләр. Хәтта имгәнеп кайтып китүчеләр дә бар. Фаяз Сибгатуллин белән Муса Әнвәров бил алышуы Мусаның кулы имгәнү белән тәмамланды. Сүз уңаеннан, Фаяз һәм Фазыл Сибгатуллиннар икесе дә Чаллы командасына җиңү алып килде. Әтиләре Илшат әфәнде дә келәм янында торды. Үз балалары өчен генә түгел, бөтен Чаллы командасы өчен күңелен бирде.
Рәхмәт, “Манзара”! Чыннан да, карарга рәхәт булды…
Салават Камалетдинов фотосы
Комментарийлар
0
0
Бик кунелле булды. Соныннан уйнатылган лотерея гына лохотронага охшады. Билет алып килгэн кешенен машинасына покровка тулэуле булу ошамады
0
0