«Рубин» үз туган көненә бүләк ясады
Дүрт уен рәттән оттырганнан соң, ниһаять, «Рубин» туган көнендә үзенә дә, тамашачысына да бүләк ясады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Дүрт уен рәттән оттырганнан соң, ниһаять, «Рубин» туган көнендә үзенә дә, тамашачысына да бүләк ясады.
Узган якшәмбедә казанлылар Үзәк стадионда 13118 тамашачы каршында Мәскәү «Спартак»ын кабул иткән иде. Уен 2:1 исәбенә мәйдан хуҗаларының матур җиңүе белән тәмамланды.
Исәпне икенче таймда, Юрий Мовсисян көче белән, «Спартак» ачып җибәрсә, 67 нче минутта безнең Марко Девич җавап тубы кертә алды. Ә Александр Прудниковның өстәмә вакытта «Спартак» капкасына юнәлткән тубы казанлыларга җиңү китерде.
«Рубин»ның өлкән тренеры Ренат Билалетдинов уенның авыр булуын, җиңүнең шуңа да татлырак икәнлеген яшермәде. Казанлыларны бу атнада Мәскәүнең тагын бер легендар командасы - ЦСКА белән очрашу көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Алабугада БПЛА һөҗүменнән соң хастаханәләрдә өч зыян күрүче кала бирә
-
#Җәмгыять
Матур гөлне алабута чәчәкләре белән бутамасагыз иде
-
#Кыскача яңалыклар
Киләчәктә фатир бәяләре белән нәрсә булачак?
-
#Кыскача яңалыклар
Россия Социаль фонды илдәге пенсия күләмен атады: өлкән яшьтәге гражданнар күпме ала?
-
#Кыскача яңалыклар
Биектауда янгында ике бала һәм бер олы кеше һәлак булган
Комментарийлар