Салават Фәтхетдинов исә үз чыгышында спорт узышчыларына һәм әлеге ярышларның партнерларына оештыруда күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. "Изге гамәлләр кылырга курыкмагыз" - бу минем шигарь генә түгел, безнең Кубок лозунгы да. Игелек һәр кешенең яшәү мәгънәсенә, төп идеясенә әйләнергә тиеш", - дип белдерде ул.
Юбилей ярышлары гадәттәгечә танылган автоузышчылар катнашында үтте. "Салават Кубогы"нда Тверь, Тамбов, Самара, Йошкар-Ола, шулай ук Татарстан шәһәрләреннән барлыгы егермедән артык узышчы катнашты. Тамашачылар Рәис Миңнеханов, Тимур Тимерҗанов, Рафаэль Фәттахов, Тимур Шиһабетдинов, Наталья Гольцова, Елена Зоринаның мавыктыргыч узышуларын карый алды.
Спортчылар һәркайсы ниндидер бер танылган эшлекле, оешма яки республиканың әһәмиятле вакыйгасына багышланган 16 узышта катнашты. Җиңүче махсус кубок һәм бүләк иясе булды. "Динамо-Татарстан" физкультура-спорт оешмасының 90 еллыгына аталган Кубокны Тимур Тимерҗанов җиңде. Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгыннан Кубокны да ул алды.
Иң зур трофейны соңгы 16нчы узыш җиңүчесе Айдар Нуриев яулады - аңа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хөрмәтенә Кубок бирделәр.
Салават кубогының иясе - Түбән Кама автоузышчысы Олег Жаворонков. Финалда аңа Айдар Нуриев оттырды. Ике спортчы да Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова тарафыннан акча сертификатлары белән бүләкләнде.
Комментарийлар