16+

Сергей РЫЖИКОВ: «Рубин»га Мессины алыр идем»

«Рубин» уенчысы, Россиянең иң эмоциональ капкачысы Сергей Рыжиков кайчандыр ярымсакчы булган. Тик ул амплуасын алмаштырганга бер дә үкенми, дөрес юл сайладым, дип белдерә. Французлар тарафыннан «Россия Пьер Ришары» тәхәллүсен алган талантлы, җор телле футболчы шушы көннәрдә «Чемпионат. ру» порталы кулланучылары белән аралашты. Кызыклы әңгәмәнең бер өлешен «ШК» укучылары игътибарына тәкъдим...

Сергей РЫЖИКОВ: «Рубин»га Мессины алыр идем»

«Рубин» уенчысы, Россиянең иң эмоциональ капкачысы Сергей Рыжиков кайчандыр ярымсакчы булган. Тик ул амплуасын алмаштырганга бер дә үкенми, дөрес юл сайладым, дип белдерә. Французлар тарафыннан «Россия Пьер Ришары» тәхәллүсен алган талантлы, җор телле футболчы шушы көннәрдә «Чемпионат. ру» порталы кулланучылары белән аралашты. Кызыклы әңгәмәнең бер өлешен «ШК» укучылары игътибарына тәкъдим...


- Сез 2005 елда Махачкаланың «Анжи» командасында уйнадыгыз. Бүген Премьер-лиганың иң бай командаларының берсе булган «Анжи» әгәр елына 20 млн евро тәкъдим итсә, моны кабул итәр идегезме?
- «Анжи»га күчмәс идем. Кешелек мөнәсәбәтләре минем өчен акчага караганда күпкә өстенрәк тора.
- Сергей, баш тренерыгыз Корбан Бердыевка нинди характеристика бирер идегез? Сез аны Россиянең футбол буенча җыелма командасы яки Европадагы берәр топ-клубның баш остазы итеп күрәсезме?
- Корбан Бекиевич - футболга бөтен күңелен биргән фанат, дисциплиналы һәм кырыс белгеч. Аның яхшы сыйфатлары бик күп, бөтенесен санап бетереп булмый... Ил җыелма командасында Бердыевка эшләү кыен булыр иде, дип саныйм. Аның эшкә якын килүе башка төрлерәк. Ә менә Европадагы топ-клубларны берсүзсез җитәкли алыр иде. Ул, белгеч буларак, командадагы процессларны яхшы контрольдә тота, һәрвакыт бөтен әйбернең тиешле дәрәҗәдә булуын кайгырта.
- Узып баручы елны Сезнең өчен уңышлы булды дип саныйсызмы, 2012 елга алга нинди бурычлар куясыз?
- 2011 ел команда өчен дә, үзем өчен дә бик кыен булды. Хәзер тәнәфестә яхшылап ял итәргә, көч тупларга, яхшы эмоцияләр җыеп, көрәшкә яңа көч белән ташланырга кирәк. 2012 елда 2008 һәм 2009 елларга караганда да яхшырак эшләргә дигән бурыч куяр идем. Бөтен Премьер-лигага монда кемнең чемпион булуын күрсәтергә иде!
- Сезнеңчә, «Рубин»ның составын нинди уенчылар көчәйтә алыр иде?
- Командабыз болай да бик әйбәт. Алсам да, бары Мессины гына алыр идем, башка беркем кирәкми! (Көлә.)
- Күпләр Сезне Россиядәге иң эмоциональ капкачы дип саный. Әлеге фикер белән килешәсезме?
- Бәлки шулайдыр да... Кайвакыт эмоцияләр ташый башлый. Мин шулай да аларны йөгәнләргә тырышам.
- Франциядә җирле «Лион» командасы белән уйнаганнан соң, француз матбугаты Сезне Россия Пьер Ришары дип атады...
- Хатыным миңа бу хакта телефоннан җиткергән иде, бергәләп көлешкәнебез хәтеремдә. Үземә дә күңелле булып китте. Шунысы бар: Пьер Ришар уйнаган фильмнарның күбесе бик әйбәт тәмамлана, ә безнең «Лион» белән очрашуыбыз бик үк уңышлы булып чыкмады.
- Сез оптимистмы?
Әлбәттә, үземне командадагы иң оптимист кеше дип саныйм. Тормышта да шулай.
- Казанда инде берничә ел яшисез. Шул вакыт эчендә нинди дә булса татар сүзләрен өйрәндегезме?
- «Бабай» дигән сүзне генә беләм. Русчага тәрҗемә иткәндә, «дедушка» була.
- Спортчыларның күбесе балык тотарга ярата. Сез моңа ничек карыйсыз?
Мин балык тотарга яратмыйм, геннарга салынмагандыр инде ул. Бабам да, әтием дә балыкчылыкны үз итмәде. Балык тоту бөтенләй минем өчен түгел дип саныйм, чөнки бер урында озаклап утырып торырга яратмыйм.
- Нинди дә булса талисманыгыз бармы?
- Төп талисманым дип балаларымны саныйм. Алар минем өчәү!
- Сез футбол белән шөгыльләнә башлаганнан бирле капкачымы, бала чакта һөҗүмче яки сакчы булмадыгызмы?
- 10 нчы сыйныфка кадәр мин ярымсакчы идем, аннан амплуамны алмаштырып, капкачы булдым. Болай эшләп ялгышмадым дип саныйм.
- Футболчы карьерагызны тәмамлаганнан соң, үзегезне кайсы өлкәдә күрәсез?
«Рубин»да капкачылар тренеры булырга дигән теләгем бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading