16+

Стартны җәяүләп башладык, җилдереп куып тоттык

Россия җыелма командасы җиңел атлетика буенча Мәскәүдә узган Дөнья чемпионатында гомум медальләр саны буенча (17) беренчелекне яулады. Алга чыгарга аңа совет заманыннан калган Америка Кушма Штатларын куып тоту һәм узып китү омтылышы ярдәм итте. Шулай итеп, атлетика буенча кабат иң биек ноктага үрмәләр өчен безнекеләргә 30 ел дәвамында 14 чемпионатта...

Быел бездәге алтын медальләр саны 7 генә, әмма медаль исәбе күзлегеннән караганда, америкалылар кочагы белән кирәкмәгәнгә көмеш медальләр җыйган. Безнекеләргә беренче җиңүне спорт йөрүе буенча Александр Иванов яуласа, ахыргы җиңү хатын-кызлар арасында узган 4x400 метрлы эстафета булды. Ягъни җәяү атлап башласак, җилдереп куып тоткан булып чыгабыз.
Беренчелекнең соңгы көнендә Россия командасының медальләр санын 800 метр ераклыкка йөгереп көмешкә лаек булган Мария Савинова һәм сөңге ыргытучылар арасында бронза алуга ирешкән Мария Абакумова арттырды. Аларга тагын ике елдан Пекинда узачак дөнья чемпионатында реванш алу мөмкинлеге туачак. 4x100 эстафетасы этабында АКШ спортчысы Джастин Гэтлинны узып киткән Усэйн Болт та, үзе дә теләмичә, россиялеләргә ярдәм итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading