16+

Стимул бар бит - көрәшәсе дә көрәшәсе инде...

Үзенең батырлары, атказанган спорт осталары, бертуган Хәйретдиновлары белән дан тоткан Арбор авылында көрәш сезонын хәере белән ачып җибәрдек.

Стимул бар бит - көрәшәсе дә көрәшәсе инде...

Үзенең батырлары, атказанган спорт осталары, бертуган Хәйретдиновлары белән дан тоткан Арбор авылында көрәш сезонын хәере белән ачып җибәрдек.

Бераз үзенчәлекле дә булды әле ул, ачык һавада узды. Аның ачык һавада узуы үзенә күрә бер көзге Сабантуйны хәтерләтте. Без бит, гадәттә, язгы кыр эшләре тәмамланып, көзге уңышка ныклы нигез салынгач уздырыла торган Сабантуйларга күнеккәнбез. Шуңа да Арборда узган бу ярышыбыз безнең күңелләребезгә көзге Сабантуй буларак кереп калыр. Әле менә безнең башлангычка ияреп, башка авылларыбызда да шундый Сабантуйлар гөрләмәсен әле…

Көннәрнең шундый матур торуы, басуларыбыздан җыеп алынган мул уңышлар, билгеле, һәрберебез өчен зур куаныч булды. Бу халәт ачылып киткән ярышларыбызда да үзен нык сиздерде. ”Арбор” җәмгыяте җитәкчесе Хәмит Баязитовның да чын куңеленнән, беркая купмыйча, көне буе көрәш караганын күптән хәтерләмим инде мин. Менә шундый, татар көрәшен үстеругә зур булышлык күрсәтүче җитәкчеләребез булуы белән дә без бик бәхетле әле. Быел да Хәмит Сәет улы ел буе барган рейтингта җиңү яулаган яшь батырыбыз Әхәт Әскәровка икенче велосипедын тапшырды. “Көрәшне онытмаган кебек, укуны да онытасы түгел”, - дип аркасыннан кочты ул аны. Шулай булгач, ничек көрәшмисен инде, ә!

Соңгы вакытта тагын бер куанычлы хәл гел күзгә ташланып тора. Яңа сайланган федерация рәисе Фәнис Шәрипов һәр ярыш саен кемнедер бүләкләргә җаен табып тора. Бу юлы да Россия ярышларында җиңү яулаган егетләребез - Чепьядан Ислам Йосыпов белән Балтачтан Аяз Хәйретдиновлар аның кулыннан бүләк алдылар. Стимул бар бит - көрәшәсе дә көрәшәсе инде.

Көрәшебез дә матур узды. 2008 елда һәм аннан соңгы елларда туган яшьләребез Актанышта Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев призларына узачак ярышларда бил алышу өчен үз араларында иң көчлеләрне ачыкладылар. 

Менә алар:
32 кг.да-Сәлим Шакиров, Ислам Нигьмәтуллин, Муса Фәйзрахманов, Самир Борханов/барысы да Арборның киләчәктә булачак батырлары/.
33 кг.да-Даян Әхмәдуллин/Балтач/, Наил Сафиуллин/Пыжмара/,Риназ Сабиров/Балтач/, Алим Абдуллин/Норма/.
36 кг.да-Гадел Хөсәенов/Бөрбаш/Инзил Габделбәров/Балтач/, Азат Галимов/Арбор/, Нияз Вәлиев/Норма/. 
40 кг.да-Рүзәл Галимуллин/Смәел/, Хәлил Леонтьев/Чепья/, Әмир Сәләхиев/Норма/, Солтан Дәүләтшин /Балтач/.
45 кг.да- Рәсул Шәйхиев/Арбор/, Ирек Бикбов/Чепья/, Нурислам Гыйбадуллин/Бөрбаш/, Ильяс Нәбиев/Смәел/.
50 кг.да- Денис Яковлев/Урта Көшкәт/, Илназ Гаврифуллин/Нөнәгәр/, Сөләйман Галимов/Бөрбаш/, Булат Низамиев/Смәел/. 
55 кг.да-Кәрим Фазылҗанов/Норма/, Данияр Мәннапов/Салавыч/, Әхәт Әскәров/Арбор/, Азамат Шакиров/Смәел/. 
60 кг.да- Ирек Гайнетдинов/Карадуган/, Ильяс Фәхретдинов/Пыжмара/, Ислам Хәйруллин/Карадуган/, Раиф Вәлиуллин/Нөнәгәр/. 
65 кг.да- Ислам Йосыпов/Чепья/, Мөхәммәт Гыйбадуллин/Бөрбаш/, Нургиз Нәбипов/Салавыч/, Раил Галәлетдинов/Карадуган/.
70 кг.да-Кәрим Гарипов/Арбор/, Аяз Йосыпов/Чепья/, Раяз Нәбиев /Балтач/, Әнәс Мифтахов/Арбор/.
80 кг.да-Аяз Хәйретдинов/Балтач/Ильяс Шакиров/Арбор/, Фидан Гарифуллин/Норма/, Инсаф Нәбиев/Смәел/. 
Югары үлчәүдә- Равшан Галиев/Смәел/, Әмир Йосыпов Нөнәгәр/, Фәнил Закиров/Норма/, Ильяс Бикинин/Карадуган/.

Нурзада Сәмигуллин, Балтач бистәсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading