16+

Тагын оттырдык

Россия премьер-лигасының 8 нче турында «Рубин» Мәскәү «Локомотив»ы белән очрашты. Бу уен әлеге турда игътибар үзәгендә булачагына җанатарлар да, белгечләр дә шикләнмәде: аларның Билич белән Бердыев дуэлен дә күзәтәсе, Казан командасы составында чыгыш ясаячак Эдуардоның уенын күрәсе килү дә алдан ук зур кызыксыну уятты. Турнир таблицасының өске өлешендә командалар бик...

Тагын оттырдык

Россия премьер-лигасының 8 нче турында «Рубин» Мәскәү «Локомотив»ы белән очрашты. Бу уен әлеге турда игътибар үзәгендә булачагына җанатарлар да, белгечләр дә шикләнмәде: аларның Билич белән Бердыев дуэлен дә күзәтәсе, Казан командасы составында чыгыш ясаячак Эдуардоның уенын күрәсе килү дә алдан ук зур кызыксыну уятты. Турнир таблицасының өске өлешендә командалар бик...

Россия премьер-лигасының 8 нче турында «Рубин» Мәскәү «Локомотив»ы белән очрашты. Бу уен әлеге турда игътибар үзәгендә булачагына җанатарлар да, белгечләр дә шикләнмәде: аларның Билич белән Бердыев дуэлен дә күзәтәсе, Казан командасы составында чыгыш ясаячак Эдуардоның уенын күрәсе килү дә алдан ук зур кызыксыну уятты. Турнир таблицасының өске өлешендә командалар бик тыгыз урнашканлыктан, теге яки бу көндәшнең җиңүгә ирешүе аңа лидерларга якынаерга мөмкинлек бирәчәк иде. Командалар икесе дә тотрыклы уеннары белән мактана алмый, соңгы ике турда һәркайсына җиңәргә дә, җиңелү ачысын татырга да туры килде.
Беренче таймда тигез уен күзәтелде, әмма икенче өлешендә «Рубин» сакчысы Кристиан Ансальди, ике сары карточка алып уеннан чыгарылганнан соң (икенчесе бәхәсле иде), мәскәүлеләр исәпне ачу бәхетенә ирештеләр. Матч барышында куркыныч мизгелләр күп булуга карамастан, казанлыларның капкачысы С.Рыжиковның тырышлыгы нәтиҗәсендә, исәп башкача үзгәрмәде. Дмитрий Тарасовның керткән бердәнбер тубы тимерьюлчылар командасына җиңү алып килде.
Дацюк «Ак Барс»та уйнармы?
Мәгълүм булганча, 16 сентябрьдә Милли хоккей лигасында (НХЛ) локаут игълан ителде, шунлыктан, күп кенә «йолдызлар» эшсез калды. Казан командасы бу очракта Дацюк, Емелин һәм Бурмистровка өмет баглаган иде. Беренче икесе үзләре дә «Ак Барс»та уйнарга теләкләре барлыгын алдан ук белдереп килделәр. Җанатарлар Дацюкны үзенең туган шәһәре Екатеринбургта та күрергә теләгәннәр иде, Свердловск өлкәсе губернаторы шәхсән үзе танылган хоккейчы белән сөйләшкән. Әмма Дацюкның зур спортка юлы Екатеринбургта башланса да, оста хоккейчы буларак ул нәкъ менә Казан клубында танылды.
Кичә «Ак Барс» Омскиның «Авангард» командасы белән очрашты һәм 5:0 исәбе белән җиңүгә иреште.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading