16+

Татарстан көрәшчеләре тагын беренче!

Узган ял көннәрендә Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Әлеге чараны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Халыкара һәм Бөтенроссия «Көрәш» федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов һәм күп кенә башка мактаулы кунаклар катнашты.

Быелгы ярышлар катнашучылар саны буенча рекорд яулады - Россиянең 36 төбәгеннән 245 спортчы көчен сынады. Әлеге спорт төренең популярлаша баруына инану өчен, географиягә күз салу да җитә: Татарстан башкаласына көрәшчеләр Ерак Көнчыгыш, Себер, Урал һәм Идел буеннан, Россиянең Үзәк өлешеннән, шулай ук Калининград өлкәсеннән килде.
Узган елдагыча, Татарстан көрәшчеләре быел да югары нәтиҗәләргә иреште - өлкәннәр һәм яшүсмерләр командалары беренчелекне яулады. Якташларыбыз исәбендә 12 алтын, 2 көмеш һәм 1 бронза медаль. Өлкәннәр арасында икенче урында - Башкортстан, Пермь өлкәсе көрәшчеләренә исә бронза белән канәгатьләнергә туры килде. Яшүсмер көрәшчеләр арасында шулай ук Башкортстан көмеш медаль яуласа, бронза Ханты-Мансийскига китте.
Узган ел көрәш буенча ярышлар Башкортстанда үткән иде. Ул чагында Россиянең 28 төбәгеннән 190 спортчы көчен сынады. Татарстан командасы Уфадан 10 алтын, 6 көмеш һәм 1 бронза алып кайту бәхетенә иреште.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading