КХЛда көчсез команда юк. Элеккеге кебек турнир таблицасына карап кына команданың ничек уйнавын фаразлап булмый, иң артта баручы көндәш белән уйнаганда да уен көтелмәгән борылыш алырга мөмкин.
«Сибирь» артта сөйрәлүче команда түгел, көнбатышта урта хәллеләрдән санала. Д.Квартальнов җитәкләгән әлеге клубның быелгы сезонга бурычы - плей-оффка эләгү. Квартальнов исеме безгә күптән таныш - бу танылган хоккейчы 2000-2004 елларда Казанда уйнап киткән иде. Узган ел ул «Северсталь»ны плей-оффка хәтле чыгарды, быел «Сибирь» да Гагарин кубогын дәгъвалаучыларга аз мәшәкать тудырмас.
«Ак Барс» уен барышында 3:1 исәбе белән җиңелеп барса да, ахырга хәтле исәпне тигезләп, җиңүчене билгеләүне овертаймга калдырды. Дөрес, аңа икенче период барышында капкачы Э.Гариповны К.Барулинга алыштырырга туры килде. Өстәмә вакытта да алка кертүче булмады. Нәтиҗәдә, җанатарлар буллитлар сериясенең шаһиты булды. Бу алышта Иммонен, соңгы алканы кертеп, «Ак Барс»ка җиңү алып килде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар