16+

Тренерлар «куера»

Көн туды исә, Россия футболында янә бер интрига чыга. Әле бер-ике атна элек кенә «Рубин»ның баш тренеры Корбан Бердыев тирәсендә ыгы-зыгылар кубып алган булса, монысында инде вазгыять премьер-лиганың иң бай командаларының берсе «Анжи» тирәсендә куера. Бөтен бәла дә шул аның бай булуында. Әле ике сезон элек кенә Махачкала командасын Россия...

Тренерлар «куера»

Көн туды исә, Россия футболында янә бер интрига чыга. Әле бер-ике атна элек кенә «Рубин»ның баш тренеры Корбан Бердыев тирәсендә ыгы-зыгылар кубып алган булса, монысында инде вазгыять премьер-лиганың иң бай командаларының берсе «Анжи» тирәсендә куера. Бөтен бәла дә шул аның бай булуында. Әле ике сезон элек кенә Махачкала командасын Россия...

Көн туды исә, Россия футболында янә бер интрига чыга. Әле бер-ике атна элек кенә «Рубин»ның баш тренеры Корбан Бердыев тирәсендә ыгы-зыгылар кубып алган булса, монысында инде вазгыять премьер-лиганың иң бай командаларының берсе «Анжи» тирәсендә куера. Бөтен бәла дә шул аның бай булуында. Әле ике сезон элек кенә Махачкала командасын Россия чикләреннән читтә белмиләр дә иде. Миллиардер Сөләйман Кәримов сатып алып, зур акчалар әйләнә башлагач, «Анжи»га танылган чит ил уенчылары да агыла башлады.
Акча күп җирдә тавышы да, гаугасы да җитәрлек була. Биредә дә соңгы вазгыять баш тренер белән бәйле. Шушы көннәрдә «Анжи» баш остазы Юрий Красножанның отставкага китүе турындагы мөрәҗәгатен канәгатьләндерде. Иң гаҗәбе шул: Красножан бирегә чемпионаттагы тәнәфес вакытында узган елның декабрендә генә чакырылып, аның белән 5 елга килешү имзаланган иде. Шулай итеп, ул җитәкләгән клубы белән бер генә рәсми матч та уздыра алмый отставкага киткән остаз булып тарихка кереп калды.
Рәсми чыганаклар китүнең чын сәбәбен ачмаса, белгечләр моны клуб җитәкчелегендәге каршылыклар белән бәйләп аңлата.
Күренекле футбол белгече, тренер Евгений Ловчев бу күренешне кыргыйлык дип атый: «Ай ярым элек кенә Красножан белән 5 елга килешү төзелгән иде бит. Клубны үстерү, югары бурычлар турында лаф ордылар. Бүгенге хәлләрдән чыгып шуны гына әйтә алам: клубта берничә төркем үзара көрәш алып бара, бүгенге этапта шуның берсе җиңә. Астыртын рәвештә зур акчалар өчен көрәш бара. Бу трансфер «тәрәзәсе» вакытында «Анжи» уенчылар базарында бик активлык күрсәтмәде, мөгаен, кемнәрдер хуҗа янчыгыннан кирәкле акчаны алып бетерми калган. Бу пычрак уен шул нисбәттән дип беләм.
Россия футболында тренер һөнәренең абруен төшерделәр. Футболда юньләп берни аңламаган эшмәкәрләрнең клубларга килеп, тренерларны уенчык урынында күрүе бик аяныч. Красножан шундый мәгънәсез хәлгә тарыды, мин аның моннан югалтуларсыз чыгуын телим».
Бөтенроссия футболчылар профсоюзы генераль директоры Александр Зотов «Анжи»ны формалашып кына килүче, шуңа да тотрыклы булмаган яшь планетага тиңли. «Юрий Анатольевичның бу хәлләрдән югалып калмавын телим. Якын араларда башка клублардан чакыру алыр дип өметләнәм», - ди ул.
Команданың Испаниядәге җыенын яктырткан «Россия 2» телеканалы комментаторы Мурад Латыйповның блогында үз аңлатмасы: «Испаниядәге җыеннан кайтыр алдыннан гына Юрий Анатольевич белән әңгәмә корган идек. «Анжи»ның киләчәге турында сүз чыккач, ул ике вариант турында әйтте. Беренчесе - клубны әкренләп, танылган «йолдыз»лар тирәсенә үзебезнең сәләтле яшь футболчыларны туплап үстерү. Бу очракта уенчыларны сайлау хокукы баш тренерга бирелә. Икенче вариант исә танылган Россия һәм чит ил футбол «йолдызлар»ын сатып алуга кайтып кала, чыгымнар да бермә-бер арта. Үзегез күрәсез, бу очракта икенче вариант җиңеп чыкканга охшый. «Анжи»ның ил җыелма командасының нигезен тәшкил иткән фарм-клуб буларак яшисе килми. Аның каравы ул дөньяның җыелма командасы булачак. Тик озаккамы икән?» - дигән сорау куя комментатор.
Красножан урынына кем килер, монысы икенче мәсьәлә. Якын көннәрдә генә Англия җыелма командасыннан киткән Италия тренеры Фабио Капелло үзен «Анжи»га димләүчеләргә, мин килмәячәкмен, дип җавап бирде. Россиялеләргә яхшы таныш булган Гус Хиддинкны да бу «майлы» урынга кодалыйлар. Хәзерге вазгыятьтән чыгып караганда бер нәрсәне генә әйтеп була: зур амбицияле «Анжи»да үзебезнең тренерларга урын булмас кебек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading