16+

«УНИКС Евролига дәрәҗәсендәге команда»: казанлылар Игокеа командасын җиңде.

Казан халкы, буранга һәм параллель рәвештә бара торган «Ак Барс» белән «Салават Юлаев» уенына карамастан, «Баскет-Холлга» җыелган иде. Аларның саны 3501 булды. Сәбәбе дә бар, очрашу чит ил командасы белән иде.

Казан халкы, буранга һәм параллель рәвештә бара торган «Ак Барс» белән «Салават Юлаев» уенына карамастан, «Баскет-Холлга» җыелган иде. Аларның саны 3501 булды. Сәбәбе дә бар, очрашу чит ил командасы белән иде.

Халыкара Winline Cup кысаларында УНИКС үзенең дүртенче уенын уздырды. Искәртеп үтергә кирәк, 3 турда УНИКС сенсацион рәвештә Уралмаш командасына җиңелде. Чираттагы уен Босния һәм Герцеговинадан килгән Икогеа М: Тел командасына каршы булды.

Казан халкы буранга һәм параллель рәвештә бара торган Ак Барс белән Салават Юлаев уенына карамастан, Баскет-Холлга җыелган иде. Аларның саны 3501 булды. Сәбәбе дә бар, очрашу чит ил командасы белән иде.

Уен тыштагы һава торышы кебек башланып китте. Тамашачылар берсеннән-берсе матур һөҗүмнәр артыннан карап, УНИКС өчен җан аттылар. Статистикага күз салсак, УНИКС 2022 елдан бирле халыкара турнирларда катнашмаган. Босния һәм Герцеговинадан килгән командага каршы уен әлеге статистиканы туктатты. Очрашудан соң, Игокеаның баш тренеры Ненад Стефанович үз фикерен җиткерде: " УНИКС Евролига дәрәҗәсендәге команда. Без Россия командалары белән уйнарга яратабыз. Әлеге турнир ярдәмендә төрле матур шәһәрләрне күрә алабыз. Казан да әлеге списокка керә. Әйе, соңгы чиректә куып тоту мөмкинлеге бар иде, ләкин 3 очколы ату бар сорауларга җавап бирде. УНИКСны җиңү белән котлыйм".

Беренче ике чирек УНИКС өчен бик уңышлы гына барды. Монда реализациядә, подборлар да Казанлылар ягында булды. Әмма тора бара, Игокеа бу компонентта куып тотты һәм үтеп китте ( нәтиҗәдә 29 подборга каршы 42 подбор). Шулай итеп, беренче чирек 23:20 исәбе белән тәмамланды. Җанатарлар бу турнирны көтеп ала. Монда башка төрле атмосфера икәнлеге сизелеп тора. Бер тәнәфес вакытында татар җыры куеп, алып баручы татарлар аудиториясен тикшереп алды, ләкин артык нык тавыш ишетелмәде. Мөгаен, барлык татарлар Ак Барс уенында булгандыр. 

Икенче чирек тә беренчесе кебек 23:20 исәбе белән тәмамланды. Нәтиҗәдә уенның яртысында очколар саны 46:40 иде. Казанлыларны алга алып барган, капитан, Дмитрий Кулагинны билгеләп үтергә кирәк. Бу уенда ул 20 очко җыйды һәм 4 подбор ясады. Велимир Перасович: "Әйе, Дмитрий бүген 37 минут паркетта булды. Командада бу иң зур күрсәткеч, чөнки без Пэрис Лины тулы бер уенга чыгара алмый идек. Ул әле әзер түгел. Кулагин соңгы уеннарда үзен бик яхшы күрсәтә" - диде. Пэрис Ли уйнап кергәннән соң махсус тренажерга утырып шөгыльләнә иде. Бу уенда 15 минут кына уздырса да, үзенең 14 очкосын җыйды ул. 

Өченче чирек Казанлылар өчен авыр булды. Игокеа командасы берничә минутка хәтта алга чыкты, ул вакытта исәп 59:60 иде. Ләкин Казанлылар Алексей Шведның 3 очколы атуы белән җавап кайтарды. Швед исә бу уенда 7 очко җыйды һәм 4 уңышлы пас бирде. Игокеа һөҗүмчесе Сандро Антунович: "Бик авыр уен булды. Казанга килү дә җиңел булмады. Арганлык сизелә иде, ләкин без бик яхшы уен үткәрдек дип саныйм" - диде. Дөрестән дә, Игокеа уенчылары бердәм бер механизм булып уйнадылар. Аларга карагач бер система булуын аңлап була иде. Бу өлештә УНИКСны бераз тәнкыйтьләп алыйк. Уенны аерым бер уенчылар осталыгы җиңде дип әйтсәк, ялгышмабыз. Игокеа сотавында очко җыйган уенчылар саны 10, ә УНИКС составында бу сан бары тик 8 иде. Игокеа командасында иң актив уенчы Пьер-Луи Нэйт (14 очко, 7 подбор, 7 уңышлы пас) булды. 
Дүртенче партиядә УНИКС уенчылары җиңү өчен кирәклесен эшләделәр һәм 92:84 исәбе белән җиңделәр. Шулай итеп, УНИКС үз группасында беренче урынга күтәрелде. Киләсе уен ВТБ бердәм лигасы кысаларында 1 февраль ЦСКАга каршы Мәскәүдә узачак. УНИКС белән ЦСКА арасында беренче урын өчен шактый кызыклы көрәш бара.

Илнар Камаев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading