“УНИКС” үз паркетында Сары-тау шәһәреннән килгән “Автодор” командасын кабул итте. Турнир таблицасына күз салсак “УНИКС” ышанычлы 2 урында, ә кунаклар исә 10 урында бара.
Бу арада “УНИКС” үзенең уены белән җанатарларны бераз борчуга салды, чөнки Велимир Перасович уенчылары соңгы 5 уенда 2 тапкыр җиңелүгә дучар булдылар. Моңа кадәр Казан баскетболчылары 74:82 исәбе белән “Уралмаш”ка җиңелгән булсалар, 19 март көнне 80:77 исәбе белән “Парма” командасына оттырдылар. Моның сәбәпләре дә бар: күпчелек лидерлар җәрәхәт алалар, уенчылар арасында ротация булмаганлыктан, соңгы минутларга кадәр зур тизлектә уйный алмау, подборлар мәсьәләсе һәм башкалар. Әлбәттә бу проблемаларны плей-оффка кадәр чишәсе, чөнки сезонның финишына чыктык һәм регулярка бетергә бары тик 7 уен калып бара.
Ә хәзер әйдәгез уенның үзенә күчик. Кунаклар составында иң “куркыныч” уенчыларны билгеләсәк, алар рәтенә Хаджибегович Ален ( 17,6 очко, 8,7 подбор, 1,5 пас), һәм Ньюмэн Малик (17 очко, 3,1 подбор 2,4 пас). Искәртеп үтергә кирәк, бу легионерлар “Автодор” командасы составында юк инде, алар белән килешүне өзделәр. Уеннан соң “Автодор”ның баш тренеры Стипе Кулиш үз фикерен җиткерде: “Легионерларның китүе бер караганда безнең көчкә тәэсир итсә, икенче яктан яшь уенчыларга өстәмә уен вакытын бирер өчен мөмкинлек тудыра. “УНИКС”ка алда буласы “Финал четырёх” һәм плей-оффта уңышлар телим”.
Казанлылар составына килгәндә лидерлар булып алмаштыргысыз Джален Рейнольдс (18,1 очко, 5,1 подбор, 2,6 пас) һәм “гигант” Маркус Бингэм (16,1 очко, 7,3 подбор, 1,1 пас) торалар. Әле шуны да өстәп китик, күптән түгел генә Казан командасы үз составына Ксэвьер Манфордны алды. Әлеге разыгрывающий командага осталык өстәргә тиеш дигән өмет җитәкчеләрдә дә, җанатарларда да бар.
Беренче партия "УНИКС" исәбенә 24:10 исәбе белән тәмамланды. Казанлылар уңышлы гына һөҗүмнәр ясап, партия башында ук исәпне 7:0 ясап, кунакларга актив уйнау мөмкинлеген бирмәделәр.
Икенче чирек очколар ягыннан ярлырак булды. Аңа да карамастан, хуҗалар үз өстенлекләрен ныгытып, исәпне 41:21 иттеләр. Бу чиректә команданың яңа уенчысын Ксавьер Манфордны билгеләп үтәргә кирәк. Үз өстенә уен җепләрен алырга оялып тормады ул. Ике уңышлы 3 очколы ату һәм җанатарларның җылы алкышлары, аны Казанга юкка гына килмәвен исбатлый. Дөрестән дә, плей-офф алдыннан мондый уенчы кирәк иде.
Үз кичләрен кызыграк үткәрер өчен уенга "Рубин"ның уенчылары Жак Сиве һәм Александр Юкич та килгән иде. Тәнәфестә чыгып икесенә бергә попкорн һәм су алып керделәр. Кыскасы, кызык һәм тәмле булды аларга. Исегезгә төшербез, узган дүшәмбе "Рубин" 0:1 исәбе белән "Сочи" командасын җиңгән иде.
Өченче чирек 65:41 исәбе белән тәмамланды. Ксавьер Манфорд үзенең яңа килгән уенчы икәнен онытып, Казан паркетын үз итеп, 3 очколы атуларны дәвам итте. Бер моментта туп өчен көрәш барганда, паркетка сикереп, тупны үзендә калдырды. Шулай ук Маркус Бингэм да үз очколарын җыя башлады, гәрчә уен башында алай ук актив булмаса да.
Дүртенче чирек исә "Автодор" командасының җанатарларына өмет өстәгәндер. Чөнки берничә уңышлы һөҗүмнән соң алар бары тик 14 очкога гына калышып бара иде, өстәвенә казанлыларның уены бармый башлады. Бу моментта тәҗрибәле Алексей Швед ярдәмгә килде, үзенең берничә уңышлы 3 очколы атуы белән өстенлекне арттырды. Осталыгын Ксавьер Манфорд та күрсәтте бу чиректә, нинди генә позициядә булмасын 3 очколы атуларын туктатмады. Уен буена җыйган 15 очкосын да ул нәкъ менә 3 очколы туплар белән җыйды. “УНИКС”ның баш тренеры Велимир Перасович: “Бу җиңүдән соң без инде үзебезнең икенче урында калуыбызга ышана алабыз. Манфордка килгәндә, ул әле безнең белән өченче көн генә, аңа ияләнергә кирәк. Ләкин без аңа ышанабыз. Алга таба безне бик мөһим уеннар көтә, бу сезонда беренче кубокны күтәрү өчен бар көчне куярга кирәк. Пэрис Ли белән Тай Брюэр бу уеннарда чыгыш ясамыйлар”. Нәтиҗәдә уен 86:65 исәбе белән тәмамланды.
Казанлылар составында иң күп очко җыйган уенчылар Джален Рейнольдс (16 очко, 9 подбор), Ксавьер Манфорд ( 15 очко, 5 подбор), Маркус Бингэм (15 очко, 4 подбор), Алексей Швед ( 12 очко, 1 подбор). “УНИКС”ның киләсе уены Winline Cup кысаларында “Парма”га каршы булачак.
Билгеле булганча, Татарстанда «Россия спорты» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Илнар Камаев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар