Шәһри Казан

Универсиада билетлары сатыла башлады

Уеннарны карарга билетларны Интернет челтәре аша дөньяның барлык илләрендә дә алырга мөмкин.

«XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013 башкарма дирекциясе» генераль директорының урынбасары Игорь Сивов: «Казанда 6-17 июльдә булачак Универсиада уеннарына билетлар сатуга керешелде», - дип хәбәр итте. Билетларның бәясе, уеннарның төрләренә карап, 30-300 сум. Аерым билетлар 700 сум. Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналарына билетлар апрельдән сатыла башлаячак.
Мэр Илсур Метшин «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә: «Универсиада беренче чиратта Казан һәм казанлылар өчен, билет алуда чикләүләр юк. Транспортчылар гаиләләренә, гомумән, предприятиеләрдә хезмәткәрләргә билетлар бирү һәм тарату оештырылсын. Универсиада көннәрендә Дю Солей циркы урамда бушлай тамаша күрсәтәчәк», - диде.
Казан Универсиадасына билетлар илкүләм KASSIR.RU билет операторы аша сатыла. Россия буенча 8 (800)777-2013 телефоныннан белешү түләүсез. Казанда кассалар Лесгафт ур., 6/57; Р.Зорге ур., 66а; Ямашев проспекты, 93; Ершов ур., 8 адресларында эшли.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: