16+

Яшәргә көч бирүче спорт

Казанда ишетмәүчеләр арасында I дөнья чемпионаты бара.

Яшәргә көч бирүче спорт

Казанда ишетмәүчеләр арасында I дөнья чемпионаты бара.

Казанның Тынычлык бистәсендә "Динамо" спорт комплексында ишетмәүче спортчылар арасында пуля белән ату буенча I дөнья чемпионатының ярышлары башланды. Татарстанга Венгрия, Германия, Һиндстан, Кипр, Кытай, Тайбея, Латвия, Монголия, Сербия, Украина, Финляндия, Чехия, Хорватия, Греция, Швейцариядән 66 спортчы килде. Спортчылар арасында пневматик һәм кече калибрлы мылтыктан пуля белән атуда 12 комплект медаль уйнатыла.

Ярышларның иң кызу өлеше баруга карамастан, "Динамо" спорт базасы ату үзәгендә гаҗәеп тыңлык. Гадәттә, мондый төр чемпионатлар бездә күрше шәһәрләргә кадәр ишетелерлек каты музыка, комментаторлар фикерләре, спортчыларның эмоцияләре белән үрелеп бара. Ә монда хәтта кул да чапмыйлар. Гадәте андый түгел. Ишетмәүчеләр бер-берсен кул чабып түгел, ә кулларын алга сузып селкетеп сәламлиләр.

Спортчыларның барысы да эчкерсез, ачык, киң күңелле. Араларында хәтта тел бистәләре дә бар. Дөрес, бер-беребезне аңлау өчен сурдотәрҗемәче кирәк булды.

Россия җыелма командасында 19 спортчы чыгыш ясый. Араларында Татарстан спортчылары юк. Беренче дөнья чемпионатына һәр спортчы җитди карый. Аның нәтиҗәләре буенча алар 2017 елда Төркиядә үткәреләчәк Сурдлимпиада уеннарында катнашачак бит. Дулкынланулары йөзләренә чыккан. Алай да борчылу мылтыкны нык тотарга комачауламый.

Белгород кызы Дарья Булагина да чемпионаттан бары алтын медаль белән кайтып китәргә исәпли. Ул инде Россия чемпионы исемен йөртә, узган ел 17 яшендә Европа чемпионатында беренче урын алган. Биредә дә сынатмаска исәпли.

- Мин инде 7 яшемдә мылтыкка кызыгып йөрдем, ләкин кайчан да булса үзем дә бу спорт төре белән шөгыльләнеп китәрмен дип уйлап та карамадым. "Аҗаган"га әзерләнгән вакытта мәктәптә кулыма беренче тапкыр мылтык тоттым һәм аңа мәңгелеккә гашыйк булдым. 14 яшемнән профессиональ спортта мин, - диде Дарья. Бүген ул ятып атачак.

Шунысы кызык, спортчылар басып атканда брезент һәм тиредән ясалган бик авыр костюм кия. Алар ату мәйданына робот кебек чыга. Бу мишеньга атканда куллар кылтырамасын, координация бозылмасын өчен эшләнә икән. Ярышлар барганда, икенче бүлмәдә бер спортчыга бу киемнәрне ике кеше көчкә кигезеп маташа иде.

Чемпионат ирләр арасында 50 метр ераклыктан кече калибрлы винтовкадан ятып ату дисциплинасы белән башланып китте. Безнең спортчылар Роман Пустовойтенко белән Артем Козлов өчен бу уңышсыз тур булды. Роман - 97,2 Артем - 136,9 балл җыеп турнирдан төшеп калды. Беренче һәм икенче урын - Германиядә. Швейцария өченче урында калды.

25 метр ераклыктан басып пистолеттан ату буенча беренче һәм өченче урынны Украина спортчылары, икенче урынны Россия спортчысы Роман Кузьмин яулады.

- Минем үземнең тактикам бар иде: башта көндәшләремнән арттарак калып бардым, көчле якларымны, бар сәләтемне финалга калдырдым. Ятып ату минем көчле ягым, - дип уртаклашты беренче урын алган алман егете Колин Миллер. Үз категориясендә ул дөньяның иң көчле спортчыларының берсе.

Дөресен генә әйткәндә, Германия безгә паралимпиада уеннарында да көндәш. Немец журналистлары да, "ярый әле Россия уеннарда катнашмый" дип спорт федерациясе карарын яклап чыккан иде. Ләкин сурдлимпиада спортчылары бу шатлыкны уртаклашмый.

- Россия спортчыларын уеннарга кертмәү гаделсезлек ул. Аларның борчуын уртаклашам. Паралимпиадада дөньяның барлык спортчылары да көч сынашырга тиеш. Допинг контроль һәрвакыт булды һәм булачак. Безне дә гел тикшереп торалар, ләкин сурдолимпиада бу тикшерүгә ачык, - диде Колин Миллер.

- Олимпия, Паралимпиада, Сурдлимпиада уеннары барысы да бер Олимпиада флагы астында үтә. Олимпия һәм Паралимпиада уеннары бер елны барса, алардан соң Сурдлимпик ярышлар уза. Ләкин Сурдлимпик уеннарның халыкара олимпиада комитетына катнашы юк, шуңа да допинг-скандалы безгә кагылмады. Без аерым хуҗалык, бар да тыныч, проблемасыз бара, - дип дәвам итте сүзне Россия җыелма командасының баш тренеры Сергей Кривцов.

Тренер сүзләренчә, Россиядә дәүләт дәрәҗәсендә торак-хәрәкәт аппараты җәрәхәтләнгән һәм начар ишетүче спортчылар белән зур эш алып барыла. Алар өчен спорт үзәкләре, спорт һәм адаптация мәктәпләре булдырыла. Казанда үткәрелгән беренче чемпионатны югары дәрәҗәдә дип бәяләде ул. Җаны-тәне белән үз спортчылары өчен җан атса да, паралимпия уеннарын карарга да вакыт таба.

- Мин күбрәк безнең Россия командасы өчен оештырылган альтернатив паралимпия уеннарын карыйм. Анда безнең спортчылар яхшы нәтиҗә күрсәтүенә сөенеп туя алмыйм. Кайбер спортчылар Риодагы күрсәткечләрне дә уздырып китә. Безнекеләргә ирек бирсәләр, йөзгә кызыллык китермәсләр иде. Безнең һәр спорт төрендә көчле спортчыларыбыз бар. Уеннарга кертмәүләре, әлбәттә, сәяси хәл. Гомумән, паралимпия спортчылары арасында допинг кулланган дигән сүз ишеткән юк иде, - диде Сергей Кривцов.

Безнең спортчыларны, Россия спорт федерациясен алдауда, гадел булмауда гаепләсәләр дә, республикада, илдә спорт буенча төрле ярышлар үткәрелүе дәвам итә. Ишетмәүче спортчылар арасында пуля белән ату буенча I дөнья чемпионаты да соңгысы булмас.

Ярышлар 14 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading