Күпләребез яратып карый торган “Джентельмены удачи” нәфис фильмындагы геройларның берсе:”Динамо” йөгерәме?”-дип сорый. Аңа икенчесе:”Барысы да йөгерә”, - дип җавап кайтара.
Казанда 22 сентябрьдә 10.00-16.00 сәгатьләрдә Аккош күле урман паркы территориясендә “Корпорацияләр кроссы” оештырыла.
— Заводлар, оешмалар, кече һәм урта предприятиеләр катнашында тәүге йөгереш 2017 елда үткәрелгән иде, ул вакытта 60 команда чыгыш ясады. Быел 100 команда гариза бирде. Спорт чарасы предприятиеләрне тагын да дуслаштыра, - диде “Корпорацияләр кроссы”н оештыручы, Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Айдар Сагетдинов. – Җиңү яулаган командаларга бүләкләр һәм медальләр тапшырыла.
Һәвәскәр спортчылар өчен кыр кухнясы ризык пешерә. Тамашачыларга концерт программасы тәкъдим ителә, ГТО нормаларын да тапшырырга мөмкин.
— Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэриясе, предприятиеләр һәм җәмәгать оешмалары спорт чарасына теләктәшлек күрсәтәләр, - диде республиканың яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Айгөл Сабирова.
“Корпорацияләр кроссы”нда ел саен катнашып килгән “Казан органик синтез” җәмгыяте эшчеләре Анастасия Тунгускова белән Алексей Мальцев, шулай ук Туполев исемендәге Казан авиация заводы эшчесе Максим Фирсов предприятиеләр командаларының йөгереше бик тә күңелле чара булуын әйттеләр.
Комментарийлар