16+

“Зөлфәт Хәсәнов келәмгә кайта, диләр. Дөресме икән?”

Шундый сорау килеп иреште бүген безгә. Янәсе, Зөлфәт “Ак Барс” Көрәш сараена күнегүләргә йөри башлаган икән, Илмир Төхвәтуллин белән көрәшә икән, диләр. Бу сорау үзебезне дә кызыксындырды. Һәм без Зөлфәтнең үзе белән сөйләшеп алырга булдык.

“Зөлфәт Хәсәнов келәмгә кайта, диләр. Дөресме икән?”

Шундый сорау килеп иреште бүген безгә. Янәсе, Зөлфәт “Ак Барс” Көрәш сараена күнегүләргә йөри башлаган икән, Илмир Төхвәтуллин белән көрәшә икән, диләр. Бу сорау үзебезне дә кызыксындырды. Һәм без Зөлфәтнең үзе белән сөйләшеп алырга булдык.

- Улым Гильфан йөри башлады көрәшкә. Әйе, “Ак Барс”ка үзем йөртәм, һәм мин аңа рәхмәтле дә. Килгән килгән, үзем дә шөгыльләнә башладым. 10 яшь улыма. Берни дә әйтә алмыйм әлегә, аның мөмкинлекләре турында тренеры Булат Хәбибрахмановтан сорарга кирәктер, - диде Зөлфәт безнең беренче сорауга. 

“Келәмгә кайту теләге бер дә юкмыни”, дип сорау бирәм. “Юк инде, Радик, син нәрсә. “Көрәштән бер киткәч, башка кермим” дигән идем, шул принципка тугры калам”, диде ул.

10 ел элек келәмнән киткән иде Зөлфәт. Чыннан да, башка күренмәде. Рәсми ярышларда гына түгел, Сабан туйларында да көрәшкәне юк икән. Гәрчә, әйдә чык, әйдә көрәш, монда җиңәсең бит инде син дип кыстаулар да күп булган. 
- Яшьләр үсә. Вакыт үзенекен итә. Бу – беренчедән. Минем авырлыкта әнә Булат Мусин, Эльдар Хәмитов, башкалар дер селкетә. Әле менә малай белән йөргәндә, Фәнил Шәйхетдинов белән көрәшеп караган идек, ул инде көрәшми диярлек, ләкин яшьрәк барыбер, әзерлеге дә башкача. Илмир Төхвәтуллинга сокланам, чыгып билен тотып караган идем, тимер кебек. Профессионал, молодец егет.
Әйе, көрәшкә, ярышларга гел йөрим мин. Трибунада күпчелек элек көрәшкән абыйлар, яки көрәшне яраткан җанатарлар. Әйе, трибунадан көрәш башкача күренә. Алай гына түгел, көрәшчеләрнең күбесен җиңәр идем дигән фикер дә туа күпләрдә. Булмый инде. Келәмдәгеләр яшьрәк, келәмдәгеләрнең дыхалкасы, түземлеге, селкенүе бөтенләй башкача. Элеккеге көрәшчеләрнең 2-3%ы, чыннан да үзләрен хәзер дә көрәшердәй егетләр итеп саный. Марсель Хәйдәровка, Марат Зәкиевка сокланам, алар инде авыру. Көрәш белән авырыйлар алар, яхшы мәгънәсендә. Уникумнар алар. Ләкин барыбыз да андый түгел бит.
Мин үзем 31 яшьтә тәмамладым. Иртәрәк, дидегез. Ләкин аның сәбәпләре күп төрле бит. Иң авыры – җәрәхәтләр. Спорттан башка булмавын да аңлыйм. Иң төп көндәшем, әлбәттә, Айрат Гилаев булды. Фәнил Минһаҗев – шәп көрәшче. Фәрхәт Фәйзуллин белән ул чакларда ук авыр иде көрәшергә. Тәфкил Шәйхетдиновны атар идем. Айдар Хәйретдинов белән бер тапкыр гына көрәштем мин.
Һәр әти кеше кебек, улларыма зур өметләр баглыйм. Әтием көрәшче иде, гел көрәш ярышларына йөри. Кызганыч, көрәшче чагында аның ахыргы көрәшләрен генә күрдем. Кайсыдыр авылда көрәшкәндә, көндәшенә “һәр авылның үз батыры булырга тиеш дип” оттырды ул. Гильфан әле тимераякта узышу төренә дә йөри. Зур кызым һәм тагын кечерәк 5 яшьлек улым да бар. Иң мөһиме, исән-сау булсыннар.
Әнә шундый теләкләр белән тәмамлады җәһәт кенә корган әңгәмәбезне Зөлфәт.

Булат Хәбибрахманов белән элемтәгә кердек. “Тырышлыгы бар, дәрте бар. Көрәшче чыгарга тиеш Гильфаннан”, диде ул безгә кыска итеп.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зулфатнен көрәше ошый, аның белән

    Мөһим

    loading