Түбән Камада яшәгән Альберт Яңа ел алдыннан могҗизалы хәлләр булуы мөмкин икәненә үз тәҗрибәсендә инанган.
Инфаркт кичергән ирнең йөрәге 10 тапкыр (!) туктаганнан соң исән калуын могҗиза димичә, тагын нәрсә дип атарга? Шул ук вакытта бу тылсымның кеше куллары белән – үз эшенең осталары булган ашыгыч ярдәм хезмәте вәкилләре тарафыннан кылынуын билгеләп үтәргә кирәк. Нәкъ менә фельдшер Раил Әхмәтов җитәкчелегендәге 5нче бригада җитезлеге, профессиональлеге ир-атны теге дөньядан тартып алырга ярдәм иткән.
Раил Әхмәтов ашыгыч ярдәмдә инде 12 ел дәвамында эшли. Беренче дистә елын ул кардио-реанимация бригадасында хезмәт куйса, соңгы ике елын гомум профильле бригадада исәпләнә. Эшләү дәверендә аңа нинди генә авыр хәлләр белән очрашырга туры килмәгән. Әҗәл кулларыннан тартып алган гомерләрнең дә саны-исәбе юк. Әмма декабрь азагында булган хәл – аның тәҗрибәсендә иң үзенчәлеклесе.
- Кардио-реанимация бригадасында эшләгәндә, кеше гомере өчен еш көрәшергә туры килә иде. Әмма, гадәттә, йөрәк туктаган очракта, аны йә эшләтеп җибәрәсең дә, пациентны хастаханәгә илтеп, табиблар кулына тапшырасың, йә инде кеше китеп бара. Монда исә ир-атның йөрәге 10 тапкыр туктап, мин һәм коллегам Артем Урамов аны 10 тапкыр эшләтеп җибәрә алдык. Пациентның гомере өчен өч сәгать дәвамында көрәштек, - ди Раил.
Нәни чагында Раил Әхмәтов үзе дә чак кына үлемнән калган. Малайда кинәт кенә аллергия реакциясе башланып, Квинке шешүе барлыкка килә. Ашыгыч ярдәм машинасы тиз арада килеп җитеп, тиешле реанимация чаралары үткәрелүе аркасында гына исән кала ул. Үзенә нибары дүрт-биш яшьләр тирәсе булгандагы хәлләрне Раил яхшылап хәтерләп тә бетерми, билгеле. Боларны әти-әнисе сөйләвеннән генә белә. Ләкин шул рәвешле кечкенәдән үк анда медицина хезмәткәрләренә зур хөрмәт уяна. Үсә төшеп, һөнәр сайларга вакыт җиткәч тә, ул, бер шиксез, ашыгыч ярдәмдә эшләргә ниятләвен әйтә. Мәктәптә медицина юнәлешле сыйныфта белем алып, ул Түбән Кама медицина көллиятенә укырга керә. Анда «Дәвалау эше» юнәлешендә укып, фельдшер белгечлеге ала. Дипломлы булгач ук, ике дә уйламыйча ашыгыч ярдәм хезмәтенә барып керә. Нәтиҗәдә, Раил биредә үз-үзен таба, менә инде 12 ел кешеләрнең сәламәтлеге сагында тора. «Кайчандыр ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре минем гомеремне саклап калганнар, хәзер мин үзем кешеләргә ярдәм итәм», - ди ул.
Ашыгыч ярдәмгә әле килгән генә вакытында булган бер очракны Раил әле дә хәтерли. Ул фельдшер ярдәмчесе генә булган чор. Йөрәк авыртуына зар белдергән ир-атка ярдәмгә киләләр.
- Ишекне 7-8 яшьләрдәге кыз ачты. Үзе елый, әтисен коткаруны сорый. Ярдәм күрсәтү барышында, ирнең хәле начарланды һәм йөрәге туктады. Сөенечкә, аны эшләтеп җибәрә алдык. Ирне хастаханәгә илткәндә, кызчыкны да үзебез белән алырга туры килде, чөнки калдырыр кеше юк иде. Аннары туганнары табылган диделәр. Тәҗрибәмдә охшаш хәлләр моннан соң да күп булды. Әмма нәкъ шушы очрак истә калды. Баланың әтисе өчен борчылып үксеп елавы күңелгә кереп калды, - дип искә ала Раил.
Көн дә диярлек яшәү һәм үлем арасында булган кешеләр белән очрашырга туры килсә дә, мондый хәлләргә күнегеп булмый, ди фельдшер. Ашыгыч ярдәм хезмәте вәкилләре табибларга илтеп тапшырган һәр кешенең алга таба да хәлен белешеп торалар, исән икән – сөенәләр, гомерен саклап кала алмаганнар өчен – көенәләр.
Ашыгыч ярдәмдә эшләү физик яктан да, ә бигрәге мораль яктан җиңел түгел, ди Раил. Моннан тыш, төрле контингент белән эш итәргә туры килә – араларында исерекләр дә сирәк түгел. Беләбез, медицина хезмәткәрләренә әшәке сүзләр әйтүләр, ташланган очраклар да була. Ә хезмәт хаклары югары дип әйтеп булмый. Шуңа күрә коллегалары арасында боларның барысына түзә алмыйча, эшен ташлаучылар да сирәк түгел икән. Раил үзе исә «скорый»дагы эшен – күңел тартуы, төп вазифасы дип саный. Бер тәүлек эшләп, өч тәүлек ял иткәндә дә ул тик тормый, кешеләргә ярдәм итәргә омтыла: фитнес-тренер, реабилитолог булып эшли. Буыннары, терәк-хәрәкәт аппараты проблемалары булганнарга булыша. Үзе дә даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Хатыны Гөлнара аны һәр эштә хуплап тора. 8 яшьлек улы һәм 6 яшьлек кызы да әтиләренең бик тә мөһим, игелекле эш белән шөгыльләнүен аңлый. Алар аның эзләреннән китеп, медицина юнәлешен сайласа, Раил шат кына булачакмын, ди.
Ун тапкыр йөрәге туктап, исән калган Альберт исә моннан соң туган көнен икеләтә бәйрәм итәчәк: берсе – дөньяга аваз салган көне булса, икенчесе 23 декабрь. Фельдшерларны исә ул үзенең фәрештәләре дип атый.
Комментарийлар
1
0
БИК зур рэхмэт егетлэргэ минем иремне коткарып калганга рэхмэт , рэхмэт.
0
0