16+

Бала табуны озакка кичектерергә ярамый!

Бары тик сәламәт ана гына сәламәт бала тудыра ала. Шуңа күрә репродуктив сәламәтлек мәсьәләләре һичкайчан актуальлеген югалтмый.

Бала табуны озакка кичектерергә ярамый!

Бары тик сәламәт ана гына сәламәт бала тудыра ала. Шуңа күрә репродуктив сәламәтлек мәсьәләләре һичкайчан актуальлеген югалтмый.

7нче клиник хастаханәнең 3нче хатын-кызлар консультациясе гинекологы Алсу Хәсәнова белән бала табуга әзерлек турында сөйләштек.

- Хатын-кызның төп вазыйфасы ул – бала табу. Репродуктив сәламәтлекне кайчан кайгырта башларга кирәк?
- Репродуктив сәламәтлек турында кече яшьтән үк уйларга кирәк. Бала тугач ук әни кеше интим гигиена мәсьәләләренә җитди игътибар бирергә тиеш. Җенси органнарын дөрес итеп юу, сабыйны дөрес итеп төрү, гинекологта профилактик тикшеренүләр узу (беренче тапкыр 3 яшьтә) - кызларда репродуктив системаның сәламәтлеген саклау нигезе.

- Репродуктив сәламәтлек мәсьәләләре кызларга гына кагыламы?
- Репродуктив сәламәтлек мәсьәләләре, хатын-кызга кебек үк, тигез дәрәҗәдә ир-атларга да кагыла. Ир-ат катнашыннан башка балага узып булмый. Шуңа күрә малайлар да үсмер чордан үзенең җенси сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Йогышлы авырулардан саклану мөһим. Ир-ат организмы шулай төзелгән ки, җенес юллары инфекциясе озак вакыт үзен сиздермәскә мөмкин. Бу вакыт эчендә ул авыруны әллә күпме хатын-кызга йоктырырга мөмкин. Бала планлаштырмаган очракта саклану чараларыннан куллану да хатын-кыз гына түгел, ир-ат җаваплылыгы да.

- Репродуктив сәламәтлек турында сүз йөрткәндә, без беренче чиратта нәрсәләргә игътибар итәргә тиеш?
- Әйткәнемчә, беренче чиратта, гигиена гадәтләренә игътибар юнәлтелергә тиеш. «Чисталык – сәламәтлек нигезе» дип юкка гына әйтмиләр. Көнгә ике тапкыр юынырга кирәк. Гинекология ягыннан, интим гигиена өчен махсус чаралардан файдалану мәҗбүри түгел, гади су гына да ярый. Шулай ук һәркемнең үз шәхси ванна кирәк-яраклары (сөлге, халат, эчке кием) булу мөһим, чөнки кайбер бактерияләр һәм вируслар көнкүреш юлы белән күчә. Икенчедән, җенси мөнәсәбәтләр вакытында саклану чараларыннан файдалануга җиңел карарга ярамый. Әгәр дә партнерның сәламәт булуына тулы ышаныч булмаса (ә моның өчен җенси юл белән күчә торган авырулар булмавы турында венеролог белешмәсе кирәк!), презерватив кулланылырга тиеш. Өченчедән, сексуаль актив хатын-кызлар ел саен гинекологка күренергә тиеш. Хәтта берни борчымаса да. Теләсә нинди авыруны башлангыч стадиядә дәвалау һәрвакыт җиңелрәк. Кайбер чирләр беренче чорда үзен берничек тә чагылдырмыска мөмкин икәнен истән чыгармаска кирәк.

- Бүген үсмерләр җенси мөнәсәбәтләрне шактый иртә башлый, бу репродуктив сәламәтлеккә йогынты ясыймы?
- Әйе, хәзер яшүсмерләр интим тормышка иртә керә. Әлеге өлкәдә белемнәр җитәрлек булмаган очракта, бу күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әгәр дә дәүләт дәрәҗәсендә яшүсмерләр өчен сексуаль агарту буенча программалар гамәлгә кертелсә, яшьләр арасында җенси авырулар саны, планлаштырылмаган йөклелек очраклары кимрәк булыр иде. Шул ук вакытта бу мәсьәләдә гаиләнең ролен билгеләп үтәсе килә: яшүсмер белән контрацепция һәм йөклелек турында сөйләшү оят булмаска тиеш. Ата-ана җавабын белмәгән сораулар бар икән, һәрвакыт балалар гинекологына мөрәҗәгать итәргә була.

- Кызлар организмы бала табуга кайчан әзер була?
- Биологик яктан карасак, менархедан соң (беренче күремнәрдән соң) өч ел узгач, даими менструаль цикл формалаша һәм кыз балага уза ала. Юридик һәм мораль позициядән карасак – 18 яшьтән. Кыз йөклелеккә биологик яктан гына түгел, психологик яктан да әзер булырга тиеш. Әлеге факторларны исәпкә алсак, беренче йөклелек өчен иң кулай вакыт 18 яшьтән 25 яшькә кадәр. Бу чорда организм яшь, көчле, күкәй күзәнәкләрнең зур запасы бар, хроник авырулар багажы кечкенә. Әлбәттә, монда барысы да индивидуаль. Күп нәрсә генетикага һәм тормыш рәвешенә бәйле.

- Балага иртә узу нинди тискәре йогынтылары белән куркыныч?
- Иртә балага узу күптөрле кискенләшүләргә китерергә мөмкин  табу, тулгакның вакытыннан алда башлануы, баланың җитлекмичә тууы, кан китүләр һәм башкалар. Чөнки яшь организм әле үзе тулысынча формалашмаган һәм мондый йөкләнешкә әзер түгел.

- Элек 30 яшьтә беренче баласын табучыларны “картаеп бала табучылар” төркеменә кертәләр иде. Бүген мондый бүленешләр бармы?
- 30 яшьтә бала табучыларны карт әниләр дип атап йөрткән заманалар үткәндә калды. Хәзер хатын-кызлар беренче баланы 30 яшь чигендә һәм аннан соң таба. Әгәр организм көчле булып, булачак әни үзен яхшы хис итә һәм дөрес яшәү рәвеше алып бара икән, сәламәт бала табу мөмкинлекләре шулай ук югары кала. 35 яшькә кадәр балага узу сәләте әле һаман да көчле, әмма гинеколог белән, һичшиксез, йөклелекне планлаштырырга кирәк. Сәламәтлекне тикшерүгә җитдирәк карау һәм кирәк булганда организмны йөклелеккә әзерләү мөһим.

- Баланы соңга калып табуның нинди тискәре нәтиҗәләре булырга мөмкин.
- 35 тән соң фертильлек кими һәм мөстәкыйль рәвештә балага узу авыррак бирелә. Еш кына хәлне артериаль гипертензия, шикәр диабеты кебек хроник авырулар да катлауландыра. Өстәвенә, "яхшы" күкәй күзәнәкләр запасы аз кала, генетик аномалияләре булган бала туу куркынычы арта.

- Бала табуга махсус әзерлек кирәкме?
- Йөклелеккә теләсә нинди яшьтә әзерләнергә кирәк. Булачак әнине генә түгел, булачак әтине дә әзерләү зур әһәмияткә ия. Идеалда, әзерлек 3 ай алдан башларга кирәк. Беренче эш итеп, зарарлы гадәтләрдән баш тарту сорала. Тәмәке тарту һәм алкоголь күкәй күзәнәкләрнең һәм сперматозоидларның сыйфатын нык киметә. Икенчедән, гинеколог һәм терапевтка барырга, хроник авыруларның кискенләшүен булдырмаска. Өченчедән, витаминнар эчә башларга (теләсә нинди препарат табиб тарафыннан сайланырга тиеш).

- Бүгенге көндә балага уза алмыйча азапланучылар күбәйде кебек...
- Әйе, чыннан да, күп парлар мөстәкыйль рәвештә балага уза алмый. Бу беренче йөклелекне кичектерү белән дә бәйле. Кешеләр балалары өчен уңайлы һәм имин тормыш тели, шуңа күрә башта аякка басарг омтыла һәм аннары гына бала табуны планлаштыра. Бу дөрес тә кебек, тик гинеколог буларак, репродуктив планнар белән озакка сузмау хәерле дип ассызыклыйсым килә. Күкәй күзәнәкләре һәм сәламәт сперматозоидлар запасы кызганычка каршы чикләнгән. ЭКО ясаучы күп кенә клиникаларында җенес күзәнәкләрен һәм хәтта әзер эмбрионнарны да катырып куярга мөмкин. Вакытны сузучыларга бу алымнарга игътибар итәргә киңәш бирер идем.

- Репродуктив сәламәтлекне саклау ысулларын әйтеп китегезче.
- зарарлы гадәтләрдән баш тарту, сәламәт яшәү рәвешен алып бару
- контрацепциянең куркынычсыз һәм нәтиҗәле ысулларын сайлау
- җенси юллар белән күчә торган авырулар йоктыруны кисәтү (презервативлар куллану да, гигиена кагыйдәләрен үтәү , җенси элемтәләргә бары тик тикшерелгән партнер белән генә керү)
- балаларның табу өчен оптималь яшь сайлау, йөклелеккә әзерлек
- гинекологта профилактик тикшеренүләр үтү.

Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading