16+

Балалар һәм яшүсмерләр өчен физик активлыкның нормасы буламы?

Яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен таныту яшь буынның тышкы гына түгел, эчке халәтен дә үзгәрткән нәтиҗәләргә китерде. Егетләр хәзер спорт гәүдәле булырга, мускуллар үстерергә омтыла.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен физик активлыкның нормасы буламы?

Яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен таныту яшь буынның тышкы гына түгел, эчке халәтен дә үзгәрткән нәтиҗәләргә китерде. Егетләр хәзер спорт гәүдәле булырга, мускуллар үстерергә омтыла.

 Ә кызлар бизәнү-ясануга караганда, табигый матурлыкка өстенлек бирә башлады. Бу хәл бүгенге яшьләрнең модага гына ияреп калмыйча, һәр нәрсәнең сәламәтлеккә файдасы турында да уйланганын күрсәтә.
Физик активлыкның балалар сәламәтлегенә ничек йогынты ясавы һәм артык зур йөкләнешнең нинди зыян китерүе турында табиб-педиатр Фәридә Габдулхакова сөйләде.
Сәламәтлекне гомер буена җитәрлек итеп саклау өчен, балачактан картлык көненә кадәр аны ныгытып, кайгыртып торырга кирәк. Әгәр балачакта сәламәтлек мәсьәләсе күбесенчә гаиләнең яшәү рәвешенә бәйле икән, яшүсмер чакта аңа әйләнә-тирә мохит, яшьтәшләр, сыйныфташларның йогынтысы көчәя.
Яшүсмерләрнең бик әз хәрәкәтләнүе, мәктәптәге парта һәм өйдәге компьютер өстәле артында озак вакыт бер кыяфәттә утыруы сын-гәүдә бозылуына, бөкрелеккә, умыртка баганасы деформациясенә китерә, үзенә күрә «мускуллар кытлыгы» барлыкка килә. Озак вакыт дәвам иткән гиподинамия (хәрәкәтләнү активлыгының кимүе) минераль һәм аксымнар алмашы бозылуга сәбәпче була. Бу остеопороз һәм сөяк тукымаларының ныклыгы югалу белән яный. Статистика караганда, мәктәп укучылары арасында яртысыннан күбрәгенең сәламәтлеге йомшак санала. Иң киң таралган проблема – салкын тиеп еш авыру, умыртка баганасының кәкрәюе, ерактан начар күрү, гастрит, артык авырлык һәм неврозлар.
Әмма аз хәрәкәтләнә торган тормыш рәвеше турында сөйләгәндә, артык физик йөкләнешнең дә тискәре йогынтысы турында әйтергә кирәк. Мәсәлән, ул үсүне тоткарларга мөмкин, чөнки организм энергиянең күп өлешен буйны үстерүгә түгел, ә үзен тергезүгә тотачак. Шуңа күрә спорт секциясендә шөгыльләнә торган балага бик тиз үсә торган чорында (13-15 яшьләрдә) тренировкаларда артыгын көчәнмәскә, спорт казанышларына ишерүгә әзерлек барышын ашыктырмаска киңәш итегез, дип билгеләп үтте табиб.
Галимнәр кызыклы гына тикшеренүләр үткәргән һәм ул кешегә физик активлык җитмәгән очракта акыл эшчәнлегенең дә кисәк кими башлавын күрсәткән. Тәҗрибәнең икенче көнендә үк эшнең нәтиҗәлелеге 50 процентка гына җитә, нерв киеренкелеге көчәя, ярсучанлык арта, игътибар кими, ниндидер эшне башкаруга күбрәк вакыт таләп ителә. Менә шуңа күрә әз генә булса да даими рәвештә физик күнегүләр ясарга кирәк.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдиме буенча, 13-17 яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр түбәндәгеләрне үтәргә тиеш:
- Атна дәвамында көн саен кимендә 60 минут уртача көчәнештәге, нигездә аэроб йөкләнешле физик активлык белән шөгыльләнергә. Боларга йөрү, урта һәм озын дистанцияләргә йөгерү (шул исәптән чаңгыда, роликларда), велосипедта йөрү, уртача темпта йөзү керә. 
- Атнага кимендә 3 тапкыр югары көчәнештәге анаэроб физик активлыкка, һәм шулай ук аның скелет-мускуллар системасын ныгыта торган төрләренә вакыт бирергә. Ягъни көч-куәт һәм тизлек күрсәтүне таләп иткән күнегүләр турында сүз бара.
Бу очракта күнегүләрне башлау алдыннан, шәхси физиологик мөмкинлекләрне, каршы күрсәтмәләрне, сәламәтлек белән бәйле ниндидер проблемаларны ачыклау, һәм шулай ук йөкләнешнең рөхсәт ителгән максималь дәрәҗәсен билгеләү өчен, белгеч белән киңәшләшергә һәм тикшеренергә кирәк.
- Утырган яки яткан хәлдә, бигрәк тә күңел ачу максатында экран алдында үткәрә торган вакытны чикләргә.

Спорт белән шөгыльләнү һәм балансланган туклану тән һәм баш мие өчен файдалы, чөнки алар сәламәтлекне ныгытырга, йөкләнешләргә чыдамлыкны үстерергә, хәтер һәм йокыны яхшыртырга булыша, һәм шулай ук үз-үзеңә ышанычны арттыра, дип йомгаклады Фәридә Габдулхакова.

Материал «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ заказы белән әзерләнде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading