Һава торышына карап та, күпләребез башы авыртачагын алдан белеп-сизеп тора. Баш ни өчен авырта? Моны булдырмый калырга мөмкинме? Кайсы очракта табибка күренергә?
Невролог Зифа Хаятованың киңәшләре сезнең өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз. – Зифа Гумеровна, дару эчмичә генә баш авыртуга түзеп торырга кирәкме? – Бу баш авыртуның нинди төрдә булуына бәйле. Иң киң таралганы – киеренкелектән авырту. Бу рәвешле авыртуны башка кысып торган кыршау яки каска кидереп куйган кебек дип сурәтлиләр. Ул авырту көчле булмый. Эшләргә, тулы канлы яшәргә комачауламаса, түзәргә дә була. Әгәр дә инде ул баш өянәге (мигрень) икән, бу приступны шунда ук дару эчеп басарга кирәк. Ни өчен дигәндә, берничә сәгатьтән дару аны җиңә алмаска һәм өянәк инсульт яки мигрень статусы белән катлауланырга мөмкин. Мигрень статусы ул – өч көннән артык баш авыртып тору.
– Башы бик еш авырткан кешегә нәрсә киңәш итәсез? – Неврологка мөрәҗәгать итәргә. Ул диагноз куя һәм дәвалау билгели. Югыйсә баш еш авыртып торып, ул хроник авыруга әйләнергә мөмкин, ә аны дәвалау күпкә авыррак.
– Баш авыртудан өйдәге чаралар ярдәмендә генә котылып буламы? – Ял итү, йоклап алу, урамда йөреп керү, контраст душ, массаж, аутотренинг кайбер очракларда чынлап та булышырга мөмкин. Әмма аларның нәтиҗәлелеге 30 процент кына дияргә була. Шуңа да дару эчүдән баш тартырга кирәкми.
Комментарийлар