16+

Казанда метро төзи, ә авылда гөмбә үстерә

Авылда үз эшен башларга теләүчеләр өчен гөмбә үрчетү отышлы, ди героебыз.

Казанда метро төзи, ә авылда гөмбә үстерә

Авылда үз эшен башларга теләүчеләр өчен гөмбә үрчетү отышлы, ди героебыз.

Тумышы белән Алексеевск районы Урта Тигәнәле авылыннан булган Илфат Галиев – кранчы. Метро төзибез, дип горурланып әйтеп куйды ул. Кранчы булып унөч ел эшли икән. Ә быел тагын бер яңа һөнәр үзләштергән. Хатыны Резедә һәм әти-әнисе ярдәме белән туган авылында шампиньон гөмбәсе үстереп сата. 
Илфат, мәктәпне тәмамлагач та, Казанның элемтә техникумына укырга керә. Әмма шау-шулы шәһәргә ияләшеп китә алмый, читтән торып укуга күчеп, туган авылына кайтып китә. 

Авылда Илфатка ике эш тәкъдим итәләр: бер оешмада “УАЗ” машинасын йөртергә яки кранчы булырга. Әтисенең киңәше белән икенчесен сайлый. Әмма соңрак, булачак хатыны Резедә белән танышкач, аңа якынрак булыр өчен, ул барыбер шәһәргә килеп төпләнә. Бер ел заводта токарь булып эшләгәннән соң, метро төзелешенә кабат кранчы булып урнаша. 

Гөмбә үрчетү идеясе исә аларга очраклы гына килә. “Хатыным Резедә интернетта вешенка гөмбәсен үстерүче турында күреп алган иде. Шуннан без дә кызыктык. Вешенка үрчетү өчен бик җайлы гөмбә. Тик укый, өйрәнә торгач, шампиньон гөмбәсен үстереп карарга булдык. Югыйсә ул вешенка белән чагыштырганда нәзберегрәк, әмма тәме һәм кыяфәте белән алдыра”, – дип сөйли Илфат.

Гөмбә үрчетү өчен махсус электр энергиясе белән җылытыла торган климатик камера төзеп куйганнар. Мицелийлы әзер черемәләрне сатып алалар. Ике партия гөмбә җыеп алганнан соң, черемәләрнең яңаларын куялар. Сүз уңаеннан: иске черемә бакча өчен менә дигән ашлама булып тора икән. Ул туфракның структурасын баета торган бөтен микроэлементлар һәм органик кушылмаларга бай, ди Илфат.

Эшне башлаганда барып чыгармы дигән шикләре булган анысы. “Яңа, бер белмәгән шөгыль булгач, дөрес эшләдемме икән дигән уй баштарак борчып торды. Әмма Резедә, булдырасың дип хуплап, әти-әни, булышырбыз, дип торгач, якыннарымның ярдәме белән тәвәккәлләдек. Әлхәмделилләһ, беренче уңышны җыеп алгач, шикләр таралды. Әле тагын бер камера төзеп, зураерга да исәп бар”, – ди әңгәмәдәшем. 

Үзе Казанда эштә булганда, гөмбәләрне карап-тәрбияләп тору аның әти-әнисе өстендә. 
– Әти гөмбә җыярга ярата. Бер көнне, хәзер сарай артында гына үскәч, гөмбә җыюның кызыгы да калмады, дип көлдерде. Ә әни гөмбә бик ашамый иде. Үзебезнең шампиньонны яратты, – ди Илфат. – Гөмбә – тиз бозыла торган продукт. Шампиньонның каралып китә торган гадәте дә бар. Сатуга сайлап алынган эре гөмбәләрдән калган вагракларын Резедә маринадлап куя хәзер. Гөмбә үстерү авырмы дип сорыйлар. Ярдәм итеп торучыларың булганда, бер читенлеге дә юк. Әти белән әнигә, хатыныма рәхмәт. Ярый әле ниятебездән кире кайтмаганбыз. Теләгең бар икән, тәвәккәлләргә кирәк. Артык күп уйлап йөрсәң, ул шул уй булып кына кала, аннары инде сүреләсең. Янып-кызыксынып киткән вакытта, Аллаһка тапшырырга да эшли башларга. Авылда үз эшен башларга теләүчеләр өчен дә гөмбә үрчетү отышлы вариант дип әйтер идем. Тырышлык кына кирәк. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Маладислар безнен Малайлар! Кызлар ищщщу да

    Мөһим

    loading