16+

Белем бирү өлкәсендә нинди яңалыклар көтелә?

Быел Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» һәм «Гаилә» федераль программалары буенча 2 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы төзеләчәк.

Белем бирү өлкәсендә нинди яңалыклар көтелә?

Быел Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» һәм «Гаилә» федераль программалары буенча 2 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы төзеләчәк.

Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. 

Яңа гомуми белем бирү йортлары Казанның "Җәй" микрорайонында һәм Чаллының "Мәләкәс арты" микрорайонында барлыкка киләчәк. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары Питрәч районының Көек  һәм Яшел Үзән районының Октябрьский бистәләрендә салыначак. 

Шулай ук быел республика бюджеты һәм "Авыл территорияләрен комплеклы үстерү" фелераль программасы хисабына Кукмара 3нче мәктәбенең өстәмә корпусы һәм 3 балалар бакчасы ("Царево" торак комплексы, "Комлы Кавал" авылы, Апас)  барлыкка киләчәк. 

Моннан тыш, федераль финанслашу каралган программа буенча 10 мәктәп, 2 балалар бакчасын төзекләндерү турында карар кабул ителгән. Республика программалары буенча 13 мәктәп һәм 9 балалар бакчасы яңартылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading