16+

«Чәчне кыру мәҗбүри түгел. Чәч калынлыгы һәм озынлыгы моңа берничек тә бәйле түгел...»

Кемнең генә матур толымлы, сәламәт чәчле буласы килми икән. Гүзәл затлар өчен бу аеруча да мөһим. Шуңа күрә бүген чәчне карау өчен нинди генә чаралар тәкъдим ителми.

«Чәчне кыру мәҗбүри түгел. Чәч калынлыгы һәм озынлыгы моңа берничек тә бәйле түгел...»

Кемнең генә матур толымлы, сәламәт чәчле буласы килми икән. Гүзәл затлар өчен бу аеруча да мөһим. Шуңа күрә бүген чәчне карау өчен нинди генә чаралар тәкъдим ителми.

Шампунь-бальзамнарның әллә ничә төре, күпсанлы маскалар, ә матурлык салоннарында процедураларның әллә ниндиләрен ясап җибәрәләр. Дерматолог, трихолог Гөлназ Шәйхинурова белән аларның нәтиҗәлелеге һәм куе чәч үстерү белән бәйле мифлар турында сөйләштек.

-    Һәр кеше, бигрәк тә хатын-кызлар, матур куе чәчләр турында хыяллана.  Бу бары тик генетикадан гына торамы? Төрле косметик чаралар ярдәмендә чәчләрнең сыйфатына никадәр йогынты ясап була?
-    Чәчләрнең нинди булып үсүендә генетика мөһим роль уйный. Әгәр әти-әниеңдә яки әби-бабаларыңда ниндидер чәч авырулары күзәтелсә яки нәселеңдәге кешеләр, нигездә, юка чәчкә ия булса, куе чәч үстерү бик авыр. Шулай да бүгенге фән алга киткән заманда чәч сыйфатына йогынты ясый торган чаралар шактый күп. Төрле космецевтик лосьоннар, инъекцияле процедуралар, шулай ук лазерлы методлар тәкъдим ителә. Болар ярдәмендә яхшы гына нәтиҗәләргә ирешергә, чәч үсешен стимуллаштырырга мөмкин.

-    Чәч куе булсын өчен яңа туган сабыйның чәчен кырырга кирәк диләр. Бу, чыннан да, булыша аламы, әллә әби-бабаларыбыздан килгән әлеге ышанулар бары миф кынамы?
-    Чәчне кыру мәҗбүри түгел. Чәч калынлыгы һәм озынлыгы моңа берничек тә бәйле түгел. Бу үзенчәлекләр генетика белән билгеләнә. Шуңа күрә әлеге мифка ышанмаска киңәш итәм. Моның уңай нәтиҗәсенә караганда, тискәресе күбрәк тә булырга мөмкин әле. Чөнки чәчне кыру вакытында фолликулларны зарарларга мөмкин, чөнки алар тире өслегендә үк урнашкан. Шуңа күрә кайчак чәчне алганнан соң, аның бөтенләй үсүдән туктавы да ихтимал. Әгәр дә чәчне кыру теләге зур икән, моны, баш тиресен зарарламыйча, машинка ярдәмендә ноль яки бер миллиметрлы насадка кулланып эшләргә киңәш итәм.

-    Шампунь, бальзам, маскалар һәм башкаларны сайлаганда беренче чиратта нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Гомумән, чәчләрне дөрес карау никадәр мөһим?
-    Ниндидер шампунь сатып алганда, беренче чиратта, кешенең баш тиресе тибын белергә кирәк. Әгәр дә баш тиресе майлы булса, һичшиксез сульфатлы шампунь кулланырга кирәк. Кешенең баш тиресе коры булса, киресенчә, сульфатлар аз булганы яки, гомумән, сульфатсызларын сайлау хәерлерәк. Маскалар һәм бальзамнарга килсәк, аларны куллануда әллә ни аерма юк, үзеңә ошаганын сайларга мөмкин, ләкин аның составында кератин булса яхшырак. Гомумән, әгәр дә сезне нидер борчымый икән (әйтик, чәч коелуы, кавыклану һ.б.), чәчләр әллә нинди супер чаралар куллануга мохтаҗ түгел. Аларга баш тиресе тибына туры килә торган шампунь, ниндидер бальзам һәм вакыт-вакыт маскалар ясау да җитә.

-    Чәчләр белән бәйле нинди үзгәрешләр борчу уятырга тиеш? Нинди очракта трихологка мөрәҗәгать итү кирәк?
-    Трихологка кичектергесез мөрәҗәгать итүне таләп итә торган бер төркем сәбәпләр бар. Әйтик, чәч коелуы 2-3 айдан артык дәвам иткәндә, борчу туарга тиеш. Баш түзә алмаслык кычыта яки баш тиресендә ниндидер бетчәләр, ялкынсынулар барлыкка килү дә җитди проблемалар турында сөйләргә мөмкин. Киемдә күренеп торган кавык пәйда булуны, пеләш урыннар барлыкка килүне (монысы инде җитди аутоиммун авыру турында сөйли) шулай ук игътибарсыз калдырырга ярамый. Менә бу очракларда, һичшиксез, трихологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

-    Иң еш очрый торган чәч авырулары ниндиләр? Дөрес диагноз кую өчен трихологлар нинди алымнар куллана? Дәвалау күпмегә сузылырга мөмкин?
-    Көз көне һәм кышка якынлашкан дәвердә күпләрне чәч коелуы борчый башлый, күпләрдә себореялы дерматит кискенләшә, башның чәчле өлешендә псориаз бик күбәйде һәм, әлбәттә, бу чорда балаларда оя алопециясе башлана. Бу еш кына стресс аркасында була: нарасыйлар беренче тапкыр бакчага бара, тәүге тапкыр мәктәп тормышына аяк баса. Диагноз кую өчен без трихоскоп кулланабыз ул баш тиресен 60, 200 яки 1000 тапкырга зурайтып карарга мөмкинлек бирә. Чәч авыруларын дәвалау исә бер дә тиз процесс түгел. Трихолог белән эш, ким дигәндә, 3 айга сузыла, чөнки стимуляциядән соң чәч үсеше өченче айда гына башлана. Кайвакыт трихолог белән элемтәдә 6 айга кадәр булырга да туры килә. 

-    Инде билгеләп киткәнегезчә, көзге һәм язгы чорда бик күпләрне чәч коелу проблемасы борчый башлый. Ни өчен бу чорда чәчләр зәгыйфләнә? Бу очракта махсус дәвалау кирәкме, әллә бу күренеш үзеннән-үзе туктыймы?
-    Бу сезонлы чәч коелу дип атала. Хайваннарның йоннары да көзге-язгы чорда күпләп коела башлый бит. Кешеләрдә дә шул ук процесслар күзәтелә. Чынлыкта, бу күренеш зур борчу уятырга тиеш түгел, ниндидер махсус чаралар күрү дә таләп ителми. Бу вакытта берни дә эшләргә кирәкми. Бер-ике айдан чәч коелуы үзеннән үзе туктый. Ләкин кайчак ул хроник формага күчә һәм шул вакытта инде трихологка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Мөгаен, бу вакытта нинди дә булса микроэлементлар кимүе күзәтелә яки кеше зур стресс кичергән була. Шуңа күрә мондый очракта дәвалау таләп ителә.

-    Чәч коелуы нормада күпме булырга тиеш соң? 
-    Чәчләрнең гадәти коелуы бик индивидуаль күрсәткеч. Кемнәрдер өчен 100-120 чәчнең коелуы норма булырга мөмкин, ә кайберәүләр өчен 20-30 чәчнең төшүе дә күп булачак. Әгәр кешенең чәче бик куе икән, чәчне юганда һәм тараганда аның коелуы да һәрвакыт мул булачак. Әгәр табигате буенча кешенең чәче юка булса, 50 гә кадәр чәч бөртеген югалту нормада исәпләнә.

-    Витаминнар һәм БАДлар куллануга карашыгыз нинди? Алар ярдәмендә чәч коелуын туктатып буламы? 
-    Әгәр организмда ниндидер микроэлементларның кытлыгы күзәтелсә, витаминнар һәм БАДлар, асылда, мөһим роль уйный. Ләкин болай гына уңга-сулга чәч үстерү яки тырнакларны ныгыту өчен теләсә нинди БАД эчәргә ярамый, чөнки бавырга зыян китерүе мөмкин. Башта кан анализында нинди витаминнарга ихтыҗ барлыгын ачыкларга һәм аннары аларны тулыландыру өчен кирәклесен сайларга мөмкин. Аерым алганда, чәч өчен В төркеме витаминнарын бик мөһим роль уйный.

-    Матурлык салоннарында да хәзер чәч өчен нинди генә процедуралар тәкъдим ителми. Аларның  нәтиҗәлелеген ничек бәяләр идегез?
-    Матурлык салонында күрсәтелгән хезмәтләр арасында чәч өчен иң файдалысы – икеләнгән чәч очларын даими кисеп тору. Кератин, ботокс һәм башка шуның ише процедуралар башны комга яшерү генә. Моны бетчәләрне тональ крем белән сылап дәваларга омтылу белән чагыштырырга мөмкин. Чөнки мондый процедуралар чәчне дәваламый, алар бары тик чәчләрнең төссез һәм каралмаган булу фактын гына яшерә.

-    Туклану рәвеше чәчләргә йогынты ясыймы?
-    Әлбәттә. Ниндидер махсус диеталар таләп ителми, төп игътибарны ризыкны төрлеләндерүгә юнәлтергә кирәк. Барыннан бигрәк организмга аксым керергә тиеш, чөнки бу чәчләр өчен төп төзелеш материалы.  

-    Чәчләрне дөрес карау буенча нинди киңәшләр бирер идегез?
-    Озын матур чәчләргә ия булуның ниндидер яшерен рецептлары юк. Беренче чиратта, һичшиксез, пычрану ешлыгына карап, башыгызны юыгыз. Әгәр дә бу көн саен таләп ителә икән, димәк, көн саен булсын. Чәч очларын күзәтеп торыгыз, чәчтарашта аларны кистереп торыгыз. Чәчне яхшы профессиональ буяулар белән буягыз. Аларны кояштан саклагыз.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading