16+

Һәрбер яралган җанның бу тормышка аваз салырга хокукы бар

Шәхси клиникаларда абортларны тыю һәм шул рәвешле туучылар санын арттыру идеясе хуплау тапмады.

Һәрбер яралган җанның бу тормышка аваз салырга хокукы бар

Шәхси клиникаларда абортларны тыю һәм шул рәвешле туучылар санын арттыру идеясе хуплау тапмады.

Түбән Новгород депутатларының Дәүләт Думасына керткән закон проекты РФ Хөкүмәте тарафыннан кире кагылды. Документта «Гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы канунның 56 маддәсенә үзгәрешләр кертеп, йөклелекне ясалма өзүне бары тик дәүләт һәм муниципаль медицина оешмаларында гына башкару турындагы норма белән тулыландырырга тәкъдим ителгән иде. Хөкүмәтнең рәсми бәяләмәсендә билгеләп үтелгәнчә, әлеге үзгәрешләр гражданнарның сәламәтлеген саклау, шулай ук сыйфатлы һәм һәркем өчен кулай медицина ярдәмен алу хокукларын боза.

«Гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы канунда һәр хатын-кыз ана булу турындагы мәсьәләне мөстәкыйль хәл итә, ә йөклелекне ясалма өзү «хатын-кыз теләге буенча, аның ирекле ризалыгы булганда» үткәрелә, дип язылган. Хатын-кыз медицина оешмасын һәм табибны яшәү, эш яки уку урынына якынлыгы принцибы буенча сайлый ала.

Росстат мәгълүматлары буенча, узган елда Россиядә 506 мең аборт ясалган. Шул ук вакытта процедураларның биштән бере – 102 меңе шәхси клиникалар өлешенә туры килгән. Хөкүмәттә белдерүләренчә, абортларны өлешчә тыю турындагы идеяләр хатын-кызларның гына түгел, ә шәхси медицина учреждениеләренең дә хокукларын боза. Моннан тыш, әгәр коммерцияле клиника мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек алып бара торган медицина оешмаларының бердәм реестрына кертелгән булса, анда ярдәмне түләүсез дә алырга мөмкин. 
Аңлашыла ки, шәхси клиникаларда абортларны тыю котылгысыз рәвештә дәүләт клиникаларында әлеге процедураларның саны артуга китерер иде. Ә бу, үз чиратында, Россия бюджет системасы чыгымнарын үстерәчәге көн кебек ачык. Нәтиҗәдә, хөкүмәт карары катгый яңгырый: “Закон проекты эшләп бетерүне таләп итә”.

Татарстанда 2023 елда 5800гә якын хатын-кыз үз теләге белән йөклелеген төшергән. Абортларның 65 проценты шәхси клиникаларда ясалган, 35 проценты гына – дәүләт учреждениеләрендә.

- Медицина күрсәтмәләре буенча абортлар 100 процентта дәүләт югары технологияле үзәкләрендә үткәрелергә тиеш. Чөнки бу очракта дөрес ясалмаган аборт тискәре нәтиҗәләр бирергә мөмкин. Үз теләге белән бу адымга баручыларга абортны шәхси клиникада ясауга без каршы түгел, әмма бу тәртипкә салынырга тиеш, - дип белдергән иде ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин.

Татарстанның атказанган табибы, югары категорияле акушер-гинеколог Наилә Гайнанова сүзләренчә, ниндидер тыюлар юлы белән генә абортларны киметеп, демографик хәлне яхшы якка үзгәртеп булмаячак. Йөклелекне өзгән 90 процент хатын-кыз моның сәбәбе итеп матди хәлнең начар булуын күрсәтә. Аз күләмдәге хезмәт хакы, тору урыны булмау, берүзе генә баланы тәрбияләү хәленнән килмәү – болар барысы да социаль факторлар. Шуңа күрә сүз катгый тыюлар кертү турында түгел, ә абортларны контрольгә алу турында барырга тиеш, ди ул.

-    Коммерцияле медицина оешмаларында күп очракта беркем психолог белән консультация уздырмый, тизрәк абортка алалар иде. Бу алар өчен, беренче чиратта, табыш чыганагы. Шулай булгач, абортлар санын да контрольдә тотып булмый. Чөнки шәхси клиникалар Татарстанстатка барлык саннарны да күрсәтеп бетерми, билгеле. Бу мәсьәләдә Сәламәтлек саклау министрлыгы да аларга йогынты ясый алмый, чөнки алар Росздравнадзорга гына буйсына, - ди Наилә Гайнанова.

Шулай да узган ел ахырында Татарстанда бу мәсьәләләр җайга салына башлады. Бер төркем шәхси клиникалар үз теләкләре белән абортлар ясаудан баш тартты. Шулай ук хәзер йөклелекне өзәргә теләгән барлык хатын-кызларны “тынлык атнасы” чорында кризислы йөклелек үзәгенә җибәрәләр. Биредә алар белән гинекологлар, психологлар эшли, балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары турында да сөйлиләр. Бу рәвешле күп кенә хатын-кызлар йөклелекне өзү карарыннан кире дә кайткан.

-    Шәхсән мин үзем йөклелекне өзүгә катгый каршы. Бу бит яралгы – бер жан иясе барлыкка килгән дигән сүз. Шәригать буенча да hәрбер яралган җанның бу тормышка аваз салырга хокукы бар. Мин үзем 33 ел эшләү дәверендә бик күп хатын-кызны аборт ясаудан алып калдым. Кирәк сүзен, дәлилләрен таптым. Соңыннан, еллар узгач, ул балаларны китереп күрсәткән ханымнар да күп булды, - ди ул.

Табиб йөклелекне өздерүнең сәламәтлеккә салган зыянын да ассызыклап үтте.  Хатын-кызның гормональ системасы йөклелеккә көйләнеп беткәч, аборт шуларның барысын ишеп төшерә. Организм бик зур авырлык кичерә, ди ул.

-    Яралгыны дару эчереп төшерү буламы ул, вакуум аспирациясеме –организмга барыбер зыян килә. Инде кырып алу турында әйтеп тә тормыйм, – дип, ялгыш адымнан тыелырга чакыра Наилә ханым.

Аның сүзләренчә, мәктәпләрдә күбрәк гаилә кыйммәтләре турында сөйләргә кирәк. Контрацепция турында яшүсмерләргә лекцияләр уку да зыянлы булмас иде. 

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading