Фәнгә һәркем үз юлы белән килә: кемдер балачактан ук галим булырга хыяллана, икенче берәүләр үзләре алдында торган гамәли бурычларны хәл итү максатыннан фундаменталь фәнгә аяк баса.
Ә кайберәүләр алдан планлаштырмыйча, язмыш ихтыяры буенча фән юнәлешеннән китә.
Айгөл Рәхмәтуллана очрагында бу нәкъ менә шулай була. Галим булырмын дип ул һич кенә уйламый. Башта биология, тере организмнарның төзелеше белән кызыксынып китә. Казан дәүләт университетына укырга кереп, 2 курста кафедраларга бүленеш, фәнни өлкәне һәм җитәкчене сайлау вакыты җиткәч, аңа яңа гына ачылган шеш күзәнәкләрен өйрәнүче төркемгә керергә тәкъдим итәләр. Ул вакытта лаборатория 2 фәнни хезмәткәрдән һәм, 2 студенттан (шуларның берсе Айгөл) тора. Бүген инде “Трансляцион онкология” дип аталган фәнни төркемнәре шактый ишәйгән – дистәдән артык фәнни хезмәткәр яман шешләрнең генетик сәбәпләрен, шеш күзәнәкләренең химотерапиягә каршылыгын, яман шешнең микротирәлеген, хәрәкәт итүче яман шеш күзәнәкләрен өйрәнеп, тикшеренүләр уздыра.
Мәгълүм булганча, кеше гомерен өзгән сәбәпләр арасында яман шеш авырулары, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан соң, икенче урында тора. Берничә дистә елдан бу ике авырудан үлүчеләр исәбе тигезләшер дип көтелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, 2022 елда бөтен дөньяда яман шешнең 20 млн яңа очрагы һәм 9,7 млн үлем очрагы теркәлгән. Әмма 2050 елга бу сан 77% ка үсәчәк һәм 35 млн га җитәчәк, дип фаразлана. Бу мәгълүматлар яман шеш авыруларны иртә ачыклауның мөһимлеге турында гына түгел, дәвалауда яңа алымнар булдыру кирәклеге турында да сөйли.
Яман шешнең үсүе – күп факторлы һәм күп стадияле процесс. Шуңа күрә онкология өлкәсендәге тикшеренүләр төрле ысуллар куллануны, яңа фәнни юнәлешләрне сынап карауны таләп итә. Айгөл Рәхмәтуллина безгә шушы ысуллар һәм үз лабораторияләрендә үткәрелгән тәҗрибәләр турында сөйләде.
- Онкология өлкәсендә соңгы елларда тикшеренүләр өчен күп кенә модельлар барлыкка килде. Бүгенге көндә без лаборатория шартларында бүленә һәм үсә алган яман шеш күзәнәкләрән кулланабыз. Без аларның төрле даруларга карата сизгерлеген тикшерәбез. Шеш күзәнәкләренең тирә-юньдәге тукымалар һәм күзәнәкләр белән үзара тәэсир итүен өйрәнүдә өч үлчәмле модельләр – шеш сфероидлары һәм органоидлар кулланыла, аларны Петри касәсендә ясалма рәвештә үстерелгән “нәни шешләр” белән чагыштырып була. Метастаза механизмнарын һәм терапиянең тискәре нәтиҗәләрен өйрәнү өчен безгә лаборатория тычканнарын да файдаланырга туры килә. Пациентларның шешләрен анализлау, әлбәттә, галимнәр кулында тагын бер көчле корал булып тора. Бу модельләрнең барысы да яман шеш үсешенең төрле молекуляр-генетик механизмнарын өйрәнү, терапиягә каршылык, метастазалар механизмнарын һәм иммун системасының ни өчен эшләмәвен ачыкларга мөмкинлек бирә, - дип сөйләде Айгөл.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә фәнни җиһазлар пациентның бер шеш күзәнәге яки бер тамчы кан кебек материаллардан зур мәгълүмат тупларга мөмкинлек бирә. Анализ ысулларын үстерү дәвалауны персональләштерергә, ягъни һәр аерым пациент өчен терапиянең иң нәтиҗәле ысулын сайларга булыша.
- Университетыбызда онкология өлкәсендә молекуляр-генетик тикшеренүләр үткәрү өчен барлык шартлар һәм заманча югары сыйфатлы җиһазлар бар, - ди яшь галимә. – Геном, протеом, метаболом тикшеренүләре, яңа микроскопия ысуллары безгә шеш күзәнәкләрен дә, бу күзәнәкләр эчендәге аерым молекулаларны да өйрәнергә мөмкинлек бирә.
- Айгөл, белүебезчә, яман шешне китереп чыгаручы төгәл сәбәпләр әлегә кадәр билгеле түгел. Шушы сәбәпләрне ачыклау кыенлыклары нәрсә белән бәйле?
- Шеш үсеше нигезендә тукыма үсешенең бозылуы була. Безнең күзәнәкләр үсә, бүленә һәм искеләрен алыштырып тора. Организмда һәр кешедә яман шешле күзәнәкләр барлыкка килә, алар еш кына безнең табигый саклану – яман шешкә каршы иммунитет тәэсирендә һәлак була. Әмма организм олыгая барган саен яки башка факторлар аркасында яман шеш күзәнәкләре иммунитеттан читләшә башлый, бу шеш үсешенә китерә. Онкология күп факторлы авыру булып санала. Күзәнәкләрдә үзгәрешләр генетик һәм тышкы факторларның үзара тәэсир итүе нәтиҗәсендә килеп чыга. Яман шеш үсешенә китерергә мөмкин “куркыныч факторлары” билгеле. Кешенең начар гадәтләре (мәсәлән, тәмәке тарту) яки зарарлы экологик факторлар (ультрафиолет нурланышы, химик канцерогеннар) һ.б. шундыйлардан. Шулай итеп, яман шеш күзәнәкләрен булдыру факторлары-стимуляторлары куп булу сәбәпле, шеш үсешенә китергән бер генә сәбәпне аерып күрсәтү мөмкин түгел.
- Яман шешне, нинди органны зарарлавына карап, төрләргә бүлеп карыйлар. Һәр төрен дә аерым өйрәнергә кирәкме?
- Фәнни җәмәгатьчелек нормаль күзәнәкләрнең яман шешкә әйләнүе процессында 14 характеристиканы аерып чыгара. Мәсәлән, мондый характеристикаларга күзәнәкләрнең үсеш, туклану яки үлем механизмнары үзгәрүе керә. Алар барлык яман шеш төрләре өчен уртак һәм, төрле дәрәҗәдә, барлык шеш күзәнәкләрендә үзгәреш кичерәчәк. Әмма шешнең үз күзәнәкләрен бүленүне тизләтүче механизмнар күптөрле. Шуңа күрә яман шеш тукыманың һәр төре өчен уникаль механизмнар комбинациясен кулланачак. Шуңа бәйле рәвештә, яман шөш төренә карап терапия дә аерыла.
- Бүген яман шешне дәвалау ысулларын уйлап табу юнәлешендә галимнәр нинди уңышларга иреште?
- Яман шешне дәвалауның төп ысуллары булып хирургия, радиация терапиясе, химиотерапия, гормон терапиясе, иммунотерапия, таргет терапиясе, ген терапиясе тора. Беренче 4 дәвалау төре кешелергә шактый яхшы таныш инде. Иммунотерапия, таргет һәм ген терапиясе телгә күптән түгелрәк кенә керде.
Таргет терапиясе яман шеш авыруларын махсус препаратлар белән дәвалау ысулы, алар яман шеш күзәнәкләренең билгеле бер төрләренә генә тәэсир итә. Организм эчендә бу дарулар махсус аксымнар буенча яман күзәнәкләрне таный һәм аларга таба юнәлеп тәэсир итә. Таргет һәм химиотерапиянең төп аермасы шул: беренчесе махсус билгеләре булган яман күзәнәкләрне генә җимерә, икенчесе тиз бүленгән күзәнәкләргә, шешкә, гомумән, тәэсир итә. Шуңа күрә, таргет терапиясенең тискәре йогынтысы түбәнрәк. Тик, яман шешкә каршы бу дәвалау ысулыннан файдалану шеш күзәнәкләрендә үзенчәлекле мутацияләр булганда гына мөмкин.
Иммунотерапия – организмның табигый саклану системаларына этәргеч бирә торган дәвалау ысулы. Ясалма рәвештә җитештерелгән аксымнар яман шеш күзәнәкләрен эзләп таба һәм аларны юк итә. Шулай ук контроль нокталар ингибиторлары – яман шеш күзәнәкләрен иммун системасына күренеп тора торган итә торган препаратлар да кулланыла. Химер антиген Т-күзәнәк рецепторы (CAR-T) терапиясе - иммунотерапиядә чагыштырмача яңа юнәлеш. Моның өчен канны компонентларга бүлеп, пациент организмыннан T-лимфоцитлар (иммун системасы күзәнәкләре) алына, аннары алар шеш күзәнәкләрен таный һәм һөҗүм итә алырлык итеп үзгәртелә һәм кабат пациент организмына кире кайтарыла. CAR -T терапиясе өч төрле прогрессив ысулны күзәнәк терапиясе, иммунотерапия һәм ген терапиясен берләштерә. Бүгенге көндә ул лимфоманың һәм лейкозның кайбер төрләрен дәвалау өчен кулланыла.
- Генетик дәвалау ысуллары арасында тире яман шешен дәвалау өчен кулланылган Imlygic препаратын әйтеп үтәргә мөмкин. Ул генетик рәвештә үзгәртелгән герпес вирусы нигезендә эшләнгән. Дару турыдан-туры шешкә кертелә, кеше организмында шешкә каршы иммун җавапны активлаштыруны һәм шеш күзәнәкләренең лизисын тәэмин итә.
- Хәзерге вакытта яман шешне дәвалауда ничә төрле препарат исәпләнә. Яңа препарат булдыруга галимнәргә күпме вакыт таләп ителә?
- Бүгенге көндә яман шешне дәвалауда йөздән артык төрле препаратлар бар. Әмма дару эшләү күп этаптан тора һәм моңа озак вакыт тәлап итә. Яңа дару булдыру тикшеренү стадиясеннән башлана. Галимнәр, яңа дарулар өчен мишеньнәрне билгеләп, молекуляр дәрәҗәдә эзләнә башлыйлар, шуннан соң потенциаль препаратларның синтезы башлана. Алга таба клиник алды сынаулар – лабораториядә һәм хайваннарда тикшерүләр башлана. Шуннан соң гына кешеләрдә сынала башлый. Клиник сынаулар берничә этапка бүленә. Соңгы фазада сынауда катнашучылар саны 1000 гә җитәргә мөмкин. Һәр этап берничә елга сузыла. Шул рәвешле, дару эшләү вакытыннан алып аның куллануга чыгуына кадәр 10 елдан артык вакыт узарга мөмкин.
- Ни өчен яман шешне тулысынча дәвалый торган дару әлегә кадәр уйлап табылмаган?
- Яман шешләргә каршы универсаль даруны табу куп кыенлыкларга бәйле. Бу онкологик чирнең күп факторлы авыру булуы белән, өстәвенә, яман шеш терапиядән качу механизмнарын үзгәртеп торуы белән бәйле. Болар барысы да дару кушылмаларын һәм дәвалау тактикасын үзгәртүне таләп итә. Әмма шунысын да әйтергә кирәк, фәнни тикшеренүләр һәм галимнәр һәм дәвалаучы табибларның координацияләнгән эше пациентларның гомер озынлыгын арттырырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, күкрәк яман шеше очрагында, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, нәтиҗәле терапия 1990-2020 елларда үлемнәр санын 40% ка киметергә мөмкинлек биргән.
Фото: freepik.com
Комментарийлар