Россия югары уку йортларында минималь стипендия күләмен атадылар.
Россия югары уку йортларында минималь стипендия күләмен атадылар. 2025 елда ул 2224 сум тәшкил итәчәк. Ә социаль стипендия кимендә 3 340 сум булырга тиеш. Бу хакта Фән һәм югары белем министрлыгы документына сылтама ясап, ТАСС яза.
Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, ординаторлар өчен дәүләт стипендиясенең минималь күләме 11 157 сум булачак. Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары буенча белем алучы аспирантларга стипендия кимендә 10 513 сум булырга тиеш.
- Студентларга дәүләт академик стипендиясе, студентларга дәүләт социаль стипендиясе, аспирантларга, ординаторларга, ассистент-стажерларга дәүләт стипендиясе күләме РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән нормативлардан ким була алмый, - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар