16+

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү. Файдалы гадәтләргә өстенлек бирик

Йөрәк-кан тамырлары авырулары ел саен 18 миллион диярлек кешенең үлеменә сәбәп була.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү. Файдалы гадәтләргә өстенлек бирик

Йөрәк-кан тамырлары авырулары ел саен 18 миллион диярлек кешенең үлеменә сәбәп була.

Югары кан басымы, симерү, гиподинамия (һ.б.) кебек күренешләр еш кына йөрәк-кан тамырлары системасы белән проблемага китерә, моңа шулай ук гадәтләрнең дә зур йогынты ясавын әйтергә кирәк. Файдалы гадәтләрнең сәламәтлеккә йогынтысы турында табиб-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Энҗе Харисова сөйләде.

Кешегә яшәү рәвешен үзгәртергә булышу максатында илнең кардиологлар берләшмәсе тарафыннан түбәндәге профилактик консультацияләү принциплары тәкъдим ителә:
Беренчедән, табиб белән ачылып сөйләшергә, уртак тел табарга тырышырга кирәк. Табиб һәм пациент арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашу, үзеңнең гадәтләреңнән арынып, сәламәт яшәү рәвешенә күчеп булачагына өметне арттыра. Иң мөһиме – бөтен җаваплылыкны табиб җилкәсенә генә күчермәскә. Беренче чиратта пациент үзе тырышырга тиеш. Танылган гыйбарәдәгечә, «зирәк табиб пациентны карагач әйткән, ди: «Без өчәү: син, мин һәм чир. Кайсы якны сайласаң, шул җиңәр». 
Икенчедән, сезнең гадәтләрне, диета, физик активлыкны (һ.б.) контрольдә тоту өчен заманча гаджетлар файдаланырга, шулай ук туганнар ярдәменә мөрәҗәгать итәргә тырышыгыз. 
Өченчедән, сәламәтлек белән проблемага китергән сәбәпләрне атагыз. Моңа бәйле уй-кичерешләр һәм куркулар, көндәлек тормыш шартларына кагылышлы мәгълүмат белән бүлешү мөһим. 
Табиб исә барлык факторларны исәпкә ала һәм бүген медицинада кулланыла торган SCORE2 методикасы нигезендә алдагы 10 елда йөрәк-кан тамырлары системасына ни дәрәҗәдә куркыныч янавын фаразлап, киләсе берничә айда үтәлергә тиешле гамәлләр планын төзеп бирәчәк. Мәсәлән, гиподинамиягә каршы көрәшне хәрәкәтләнү режимын киңәйтүдән башларга була – лифтка утырмаска, якын-тирәгә җәяү барып килергә, кич белән йөреп керергә һ.б.
Дүртенчедән, яшәү рәвешен сәламәтләндерүгә дөрес ният белән тотыну зарур. Әгәр бу адымга этәргеч җитеп бетми икән, белгечләр ярдәменә таянырга мөмкин. Участок терапевты һәм/яки кардиологтан «Пациентлар мәктәбе» турында белешегез (мәсәлән, Сәламәт туклану мәктәбе, Тәмәкедән баш тарту мәктәбе, Артериаль гипертония белән авыручылар өчен сәламәтлек мәктәбе, Шикәр диабеты белән авыручылар өчен сәламәтлек мәктәбе, Йөрәк ишемиясе чире белән авыручылар өчен сәламәтлек мәктәпләре (һ.б.) оештырыла). Төрле чирләр, өзлегүләрне кисәтү турында әһәмиятле мәгълүмат җиткерелә торган әлеге мәктәпләр кешене яшәү рәвешен үзгәртергә этәрми калмас. Анда бөтен гаилә белән барырга киңәш ителә, чөнки бигрәк тә ир белән хатынның үз-үзен тотышында охшаш гадәтләр була.  
Әгәр инде сез, мәсәлән, тәмәке тартуны шунда ук ташлый алмыйсыз икән, бүтән гадәтләрне үзгәртүдән башларга мөмкин – дөрес туклану, актив хәрәкәтләнү, стрессны киметү, йокы режимын саклау һәм, әгәр дару терапиясе билгеләнгән икән, аның кагыйдәләрен үтәү.
Сезнең бурыч – ашыкмау, максатка ирешү сездән һәм якын кешеләрегездән бик күп сабырлык таләп итә торган озак процесс икәнен аңлау. Сәламәтлекне сатып алып булмый, шуңа күрә аны һәрвакыт кайгыртып торырга кирәк, дип искәртте Энҗе Харисова.

Материал «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ заказы белән әзерләнде

Владимир Васильев фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading