“Ант итәм”, – дип әйтү бик зур җаваплылык. Ә “Аллаһ”, “әти-әни”, “балалар” белән ант итү, гомумән, күтәрә алмаслык сүзгә әверелергә мөмкин.
Җәмгыятьтә яшәгәч, ә аеруча социаль челтәрләр дөньясын күзәтеп торгач, игътибар итмичә дә булмый. Кешеләрне ышандыру өчен ант итә-итә видео яздыралар. Ант бирердәй сәбәп булсын иде әле…
Дин белгече булмасам да, “Аллаһ белән ант итәм”, – дигән сүзләрне ишеткәч ирексездән уйланып куям. Аеруча вак-төяк мәсьәләләрне ачыклау өчен урынсыз ант итү күңелне кире кайтара. Ант итү – үзеңнең дөреслегеңне раслаучы соңгы адым. Гаепсез булуыңның исбатлаучы фактлар, шаһитләр булып та, тәмам ышанмасалар, ант итсәң була. Әле алай да, ышанырга теләмәгән кешене ант итеп кенә ышандырып булмый. Моңа өстәп, “ант итәргә” яратучылар, гадәттә, бу сүзләргә бер мәгънәдә салмый. Әйткән сүзләренең ышандырырлык булмавын белеп ант итәләр. Әйтәләр дә эшләмиләр. Шулай итеп, ант иткәннәргә дә ышанмый башлыйсың инде.
Ант итү – ул кредит алу белән бер. Кредит алып, банк картасына акча күчкәч рәхәт булып киткән төсле ант иткәч тә кешеләр: “Ышанды бит”, – дип
җиңел сулап, сөенеп куялардыр. Ант та, кредит кебек үк кирәк мизгелдә коткару боҗрасына әйләнә. Берничек тә ышанмаган кеше, ант иткәч, ышанды. Могҗиза бит. Әмма начар яклары бар. Кредитны да, антны да түләү кыен. Процентлары зур. Ярый, кредитны ябып була. Ә биргән антыңда, сүзеңдә тора алмасаң, гомер буе түләргә, хәтта балаларга да түләргә туры килергә мөмкин.
“Ант итәм” кредит булса, “сүз бирәм”е рассрочка инде. Ант итү кебек үк җитди түгел. Әмма барыбер кредит, түләргә кирәк. Кешеләрнең кредит тарихлары начар булса, аларга бүтән кредит бирмиләр. Гел “ант итеп” антын үтәмәгән кеше белән дә шулайрак. Сүзендә тора алмаган кешегә ышаныч юк. Гәрчә, “ант” итеп торса да.
Әле антның да нинди генә формалары юк. Аллаһ белән ант итергә батырчылык итмәгәннәр, үзләренчә “җиңелрәк” формалар табып эш итә. “Әти-әни, балалар, ипи” белән ант бирә. Ә иң кызганычы бу сүзләрне гайбәт, мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен кулланылуы. Кеше ант белән түгел, кылган гамәлләре белән ышандырырга тиеш. Аеруча бер үк тырмага кабат-кабат басучылар. Бүгенге көннең проблемаларын да хәл итә алмаган кеше, әле киләчәк өчен дә ант итә. Кызык түгел, кызганыч инде бу.
Әби-бабайлар: “Аллаһы Тәгалә биргән акылларыңны алмасын”, – дип теләк тели иде. Дөрестән дә, заман артыннан куам дип, үз дәрәҗәңне, акылыңны, зиһенеңне җую куркыныч әйбер...
Бу фикерләр укучыларда, бәлки, сорау калдырырга да мөмкин. Үзем дин белгече булмагач, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән хәбәргә чыктым.
– Аллаһ белән ант итәм, валлаһи, ипидер, әти-әни балалар белән ант итәм дип сөйләшүчеләр күп. Дини яктан караганда ант итәм дип сөйләшү кайсы очракта рөхсәт?
– Гомумән, шикләнү булганда дәллилләнү ысулы буларак: “Аллаһ белән ант итәм, валлаһи”, – дип әйтү рөхсәт ителә. Әмма без ант итүнең зур әйбер икәнен аңларга тиеш. Ант иткәндә алдарга, ялганларга ярамый.
– Кайсы әйбер белән ант итәргә ярамый?
– Аллаһы Тәгаләдән башка бер әйбер белән дә ант итәргә ярамый. Әти-әни, балалар, ипи белән ант итү гөнаһ. Без Аллаһ белән генә ант итәбез.
– Бу дөньядан киткәч, ул антлар өчен нинди җаваплылык бар?
– Әгәр кеше Аллаһ белән ант итеп, аны үтәмәсә, ялганласа, Аллаһ сакласын, җәһәннәмгә эләгер. Аллаһы Тәгалә җәзасын бирер.
– Ә киләчәктә "алай булмаячак" дип ант итәргә ярыймы?
– Гомумән, киләчәк өчен ант итәргә ярый. Ләкин аны үти алмасаң, аның өчен җәза бирелә. Шулай да кеше биргән антын үтәргә тиеш.
– Антны үти алмаган кешегә нишләргә?
– Йә 10 көн ураза тотасың, йә 10 фәкыйрьне ашатырга, йә киендерергә тиеш.
Фото нейрочелтәр ярдәмендә ясалды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар