16+

Ир-ат сәламәтлеге өчен 5 киңәш

1. Ир-атларның, хатын-кызлардан аермалы буларак, эстрогеннар күләме азрак. Эстрогеннар организмны инфаркт, гипертония кебек авырулардан саклый. Шуңа да ир-атларга йөрәккә игътибарны арттырырга һәм даими рәвештә бу органны тикшереп торырга кирәк.

Ир-ат сәламәтлеге өчен 5 киңәш

1. Ир-атларның, хатын-кызлардан аермалы буларак, эстрогеннар күләме азрак. Эстрогеннар организмны инфаркт, гипертония кебек авырулардан саклый. Шуңа да ир-атларга йөрәккә игътибарны арттырырга һәм даими рәвештә бу органны тикшереп торырга кирәк.

2. Никадәр генә баналь яңгырамасын, әмма сәламәт булу өчен физик активлыкны арттырырга һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Бу организмда матдәләр алмашына һәм кан әйләнешенә турыдан-туры йогынты ясый.

3. Тестостеронны контрольдә тотарга. Бу ир-атлар өчен иң мөһим гормон исәпләнә һәм ир кешенең көченә, хәтеренә, эмоциональ халәтенә, мускул массасына һәм тонусына, организмдагы май күләменә йогынты ясый. Тестосторон яшь барган саен төшә бара. Моңа шулай ук спиртлы эчемлекләрне күп куллану, тәмәке тарту, төрле авырулар йогынты ясарга мөмкин.

4. Ирлек көчен арттыра торган препаратларны табиб белән киңәшләшмичә кабул итмәгез. Чөнки һәр организм индивидуаль һәм һәр кеше өчен даруларның дозасы аерым билгеләнә. Табиб киңәшеннән башка кабул иткән препаратлар организмга тискәре йогынты ясарга мөмкин.

5. Организмда су балансын саклагыз. Тәүлек дәвамында эчәргә тиешле су күләме гәүдә авырлыгына бәйле һәм уртача 1,5-2,5 литр тәшкил итә. Аеруча да суны иртәнге якта эчәргә киңәш ителә, чөнки төнлә организмда су күләме бермә-бер кими. 

Айсылу Хәсәнова әзерләде.

Фото: https://www.pexels.com/
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading