16+

Ир-атлар кече йомышын чүгәләп үтәргә тиеш, басып зыянлы, имеш. Бу дөресме?

Сорауларга уролог Алексей Зубков җавап бирә.

Ир-атлар кече йомышын чүгәләп үтәргә тиеш, басып зыянлы, имеш. Бу дөресме?

Сорауларга уролог Алексей Зубков җавап бирә.

— Юк, бу азиатлардан кергән сүз. Кече йомышны басып үтәсәң зыяны юк. Чүгәләгән вакытта, корсак мускуллары сидек капчыгына өстәмә басым ясый, шуңа да йомышны үтәргә җайлырак. Бу гадәттә, сидек юллары белән проблемалары булган өлкән яшьтәге кешеләргә киңәш ителә. 

Ир-ат авыруларын булдырмас өчен ничек тукланырга? 

Уролог Алексей Зубковтан 5 киңәш: 
1. Шикәр комы ул “ак үлем”. Шикәрне рационнан бөтенләй алып атарга кирәк. Аның урынына чамасын белеп йөзем, хөрмә, шоколад ашарга киңәш ителә. 2.Камыр ризыкларыннан баш тартырга кирәк. Чүпрәсез камырдан пешерелгән ризыкларны ашасаң була. Ипинең агына караганда карасына өстенлек бирегез. 
3.Газлы сулар – иң куркынычы. Бер стакан кока-колада, 6,5 кисәк шикәр санала. 4. Казылыкларның сыйфатлы икәнен төгәл белсәм, бәлки аларны ашарга ярый дияр идем. Әмма, кош итенең, колбасаларның сыйфатына югары бәя биреп булмаганлыктан, бу ризыкларны чикләргә киңәш итәм. Ир-атлар өчен иң файдалысы – ат ите. 
5.Кеше көненә кимендә 1 килограмм авырлыгына 40 миллиграм исәбеннән чиста су эчәргә тиеш. Итальяннар макарон ашый, әмма, тазармый. Күп нәрсә ризыкның сыйфатына һәм дөрес яшәүгә бәйле. Хәрәкәттә булу кирәк.  Ашаганда алтын урталыкны истә тотыгыз. Чамасын белеп ашагыз. 

Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading