16+

Куркыныч төшләр еш керә икән, уйланырга сәбәп бар

Куркыныч төш кереп уянгач кеше үзен начар хис итә. Әгәр дә андый төшләр еш кабатланса, йокларга ятарга курка башлаучылар да бар. Белгечләр билгеләп үткәнчә, һәр төш ниндидер мәгънәгә ия. Моны аңларга гына кирәк. 

Куркыныч төшләр еш керә икән, уйланырга сәбәп бар

Куркыныч төш кереп уянгач кеше үзен начар хис итә. Әгәр дә андый төшләр еш кабатланса, йокларга ятарга курка башлаучылар да бар. Белгечләр билгеләп үткәнчә, һәр төш ниндидер мәгънәгә ия. Моны аңларга гына кирәк. 

Психология фәннәре кандидаты, доцент, клиник психолог, психоаналитик, сомнолог Алексей Мелехин сүзләренчә, куркыныч төшләр ике яклы була. Бер яктан аларның файдасы бар. Бу очракта куркыныч төш кеше психикасын саклау өчен кирәк. Кеше көн дәвамында тынычлыкны ала торган төрле очракларга тарый. Ә куркыныч төшләр шулардан калган “эзләрне” бетерергә булыша. Ягъни алар нерв күзәнәкләрен саклый. 

Әгәр дә инде куркыныч төшләр еш керә икән, уянып киткәч йөрәгегез еш типсә, күңел болганып, косасы килсә, уйланырга сәбәп бар. Димәк, психикагыз дөрес эшләми. Мондый төш: эмоциональ яну; сез нәрсәдән дә булса курку сәбәпле шул әйбердән читләшүегезне; клиник депрессия эпизоды; куркынычсызлык белән бәйле проблемалар булуын күрсәтә торган индикатор булуы ихтимал. 

Куркыныч төшләргә баш миегездә эчегездә ни барын күрсәтә торган экран кебек карарга кирәк. Алар юктан гына барлыкка килми. Шул ук вакытта, төшләрне турыдан-туры кабул итәргә кирәкми. Бу бары символик виртуаль тел һәм куркыныч төшләр эчегездә ниндидер курку, бушлык, аңлашылмаучанлык, яралар барлыгын күрсәтә. 

Әмма мондый төшләр йокы сыйфатын боза һәм кешенең көндезге халәтенә тәэсир итә икән, ул вакытта белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди табиб. 

Фото: https://freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading