16+

“Лазер астында 10 минут ятасың да, чыгасың”, яки күзләремне ничек “терелттем”

Хәзерге заманда начар күрү – актуаль проблемаларның берсе. Элегрәк моңа олы яшьтәге кешеләр зарланса, хәзер күзләр белән кыенлыклар кечкенә яшьтән үк башлана.

“Лазер астында 10 минут ятасың да, чыгасың”, яки күзләремне ничек “терелттем”

Хәзерге заманда начар күрү – актуаль проблемаларның берсе. Элегрәк моңа олы яшьтәге кешеләр зарланса, хәзер күзләр белән кыенлыклар кечкенә яшьтән үк башлана.

Олылар моңа бер аңлатма бирә – китап аз уку, телефонда утыру, витаминнар җитмәү һ.б. Шәхсән үзем дә бу сүзләрне кечкенәдән үк ишетеп үстем. Начар күрү – минем кечкенәдән үк килгән чишелмәс проблема иде. Бу мәсьәләне чишү тарихы белән уртаклашасым килә. Күзлек белән мин җиде яшьтән үк “дус”. Мәктәпкә укырга кергәннән бирле аның белән аерылгысыз яшәдем. Шулай 14 ел үткән. Еллар үтә барды, нинди генә күзлекләр кисәм дә, күрү сәләте төшә барды. Соңгы елларда, кешегә һава ничек кирәк булган төсле, күзлек тә миңа шул кадәрле кирәкле булды. Күзне төзәтү өчен операция ясату – ерактагы бер чынга ашмас хыял иде. Беренчедән, бәясе дә бар, икенчедән, куркыныч. Үсә бара линзага да күчтем. Бик авыр ияләшелде, ләкин беренче тапкыр үзеңне көзгедән күзлексез рәвештә ачык һәм чиста күрү ул вакыт өчен зур бәхет иде. Ләкин линзаларның да бик күп четерекле яклары бар: гел чистартып, алыштырып торырга кирәк, чүп керергә мөмкин, күз кибә башлый... Шулай да күзлек белән чагыштырганда, бу барыбер кулаерак юл сыман тоелды.

Күзләргә лазерлы коррекция ясатырга дип озак әзерләнеп килдем. “Берәр кайчан булыр әле” дип гел арткы киштәгә куела торган уй иде ул. Ә монда шул “берәр кайчан” килеп җитте мәллә дип уйлап куйдым. Әлбәттә, башта күп танышлар белән киңәшләшәсең, мәкаләләр укыйсың, барлык уңай һәм тискәре якларын тикшерәсең. Монда ниндирер киңәшләр бирү дөрес булмас, чөнки барысы да индивидуаль. “Күз курка, кул эшли” ди халык, шулай Казанның бер клиникасына барып кердем. Менә хәзер атна буе әзерләрләр, анализлар алырлар, тикшерерләр, бәлки чират та көтәргә туры килер дигән авыр уйлар белән килеп кергән идем. Бер көн эчендә әзерләделәр дә, иртәгә операциягә дип кайтарып җибәрделәр. Менә сиңа замана, ә ул бит кул, аяк кына түгел, күз! Икенче көне операциясе дә сәгатьләп узар дип уйлаган идем, нәтиҗәдә лазер астында 10 минут ятасың да, чыгасың. 5 кешене бергә җыеп алып кертәләр, берәм-берәм ясатып чыгаралар. Икенче булып дәштеләр, берни сорашырга да өлгермәдем. 

Мин ерактан күрми идем, күзем -5,75. Операция җиңелләрдән булмады. Кереп яткач, башта куркыта, тынычланырга тырышасың, табибны тыңлыйсың. Ул үз чиратында һәрбер гамәлен, һәрбер селкенүен аңлатып бара. Синең вазифа - лазердагы бер ноктага селкенмичә карап яту. Күзгә әллә ничә төрле дарулар салалар, анысы онытыла да. Лазерлы коррекциядән соң барысы да томанда, күз нык итеп әчетә, баш әйләнә. Шунда ук кояштан саклый торган күзлекне киеп кайтып китәсең. Монда мин шуны әйтер идем, иң мөһиме – берүзең килмәскә, чөнки син анда руль артына утыру, такси чакырту түгел, ишеккә кадәр дә үзең чыгып җитмәскә мөмкинсең (беренче көне телефонда утыру да киңәш ителми). Шулай да күпләр -1, -2ле күзләрне төзәтергә киләләр. Белмим, андый авыртуларга түзү урынлы микән ул очракта...

Беренче көн иң авыры минем өчен шул булды: күздән гел яшь тама, әчетә, ялгыш тияргә куркасың. Иң курыкканым күзне ачырмын да гомумән күрмәсмен төсле, шуңа минут саен күзне ачып торам, тик бөтенесе томанда. Авыртуны баса торган даруны эчеп, йокларга китәргә тырышасың, йокы авыртуны баса, кичкә инде күптән көтелгән идеаль 100 процентлы күрү кайта башлый. Икенче көне тагын барып тикшерелү кирәк. 

Нәтиҗә: ул авыртулар үзләрен аклыйлар, чөнки үз гомереңдә дөньяны беренче тапкыр шулай ачык итеп ҮЗ күзләрең белән күрү – чын бәхет. Тик лазерлы коррекция ясаттың да бетте түгел. Вакытында дару салып бару, үзеңне саклау һәм башка тыюларны вакытлыча үтәп бару гына аны гомерлеккә сакларга ярдәм итә. Шуны ассызыкларга кирәк: барысы да индивидуаль: кемгәдер бик авырта, кемдер тоймый да, кемдер бик дулкынлана, кемдер үзен тыныч тота һ.б. Мондый мөмкинлек арзанлардан түгел, ләкин һәркөн иртән күзне ачуга шатлана башлыйсың. Кичәге хыял, бүген чынга ашты…

Әдилә Әхмәтшина

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading