16+

“Мин бала табар өчен карт”

Казан дәүләт медицина университетында “Всё беременным РФ” проектының стратегик сессиясендә йөкле хатын-кызларның көн кадагында торган мәсьәләләре турында фикерләшергә мөмкинлек туды.

“Мин бала табар өчен карт”

Казан дәүләт медицина университетында “Всё беременным РФ” проектының стратегик сессиясендә йөкле хатын-кызларның көн кадагында торган мәсьәләләре турында фикерләшергә мөмкинлек туды.

Йөкле хатын-кызларга ни кирәк? Без белгән һәм белмәгән ярдәм чаралары

“Бер тапкыр да үкенмәдем”
Бала табу бәхет һәм җаваплылык та. Аны тойган кешеләр тәрбия, тагын бер тапкыр балага узу мәсьәләсенә җиде кат үлчәп карый. 

– Бер бала тәрбиялим. Якын арада гына әни булырмын дип уйламыйм. Баланы үзем генә тәрбиялим. Баланы аякка бастыру җиңел түгел. Утырып елыйсы килгән чаклар да була. Мин бирешмәскә тырышам. Ир белән аерылышкан хатын-кыз бер вакыт төшенкелеккә бирелә. Миңа мондый халәттән чыгарга әти-әниләрем, якыннарым булышты. Башкаларга әйтәсем килә, ярдәм сорарга оялмагыз. Бала тапканыма бер генә тапкыр да үкенмәдем. Без аны зарыгып көттек. Ике ел балага уза алмадым. Бала таба алмам дип курыктым, табибларга язылдык. Шатлыклы хәбәр килде, балага уздым. Ул хисләрне сүз белән аңлатып булмый. Иң бәхетле мизгелләрем, – диде Фәридә Нурмөхәммәтова.

“Аборт ясатканнарны ышандыру авыр”
Абортны психолог карарын алмыйча ясамыйлар. Бу канун нигезендә теркәлгән. Казанның 11нче хатын-кызлар консультациясе психологы Рамилә Габитова белән авырлы хатын-кызларның психологик халәте турында фикер алыштык.

– Йөкле хатын-кызлар сезгә нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итә?
– Күп кенә очракларда мин аборт ясарга теләүче хатын-кызлар белән эшлим. Иң беренче әйтелә торган проблемалар: финанс хәл белән кыенлыклар һәм ир-ат ягыннан игътибар булмау. 40 яшьтән узган хатын-кызлар: “Мин бала табар өчен карт”, – дип әйтә башлый. Бу проблемаларның төп сәбәбе – ялгызлыктан курку. Без булачак әниләргә ярдәм чаралары турында сөйлибез. Сөйләшүләр уңышлы тәмамланса, тагын бер бала гомерен саклап калдык дигән сүз. Бер тапкыр аборт ясаткан хатын-кызларны баланы саклап калырга ышандыру авыр.

– Авырлы хатын-кызга психолог ярдәме кайда бушлай күрсәтелә?
– Үзе теркәлгән хастаханә, хатын-кызлар консультациясенә барып һәркем бушка психолог ярдәмен алырга хокуклы. Үземнең пациентларым өчен махсус чат ясадым. Анда алар аралаша, бер-берсенә ярдәм дә итә. Йөкле хатын-кызларга бала турында сораулардан тыш, башка проблемаларны чишәргә дә ярдәм итәм. Шулай ук бушка. Күп кенә хатын-кызлар балага узгач кына беренче тапкыр психологка мөрәҗәгать итә.

– Үзегез әни булдыгызмы әле?
– 7 һәм 9 яшьлек балаларым бар. Өлкән улымны тәрбиягә алдык. Әнисе авыр хәлдә калып, баланы гаиләдән алганнар. Улым белән әнисе аралашып тора, моңа каршы чыкканым булмады. Ул бит барыбер ана булып калачак. Беренче вакытта авыр иде. Балага ялгыш сүз әйтеп, яраларын кузгатырга курыктым. Аннан уртак тел таптык. Әмма барысы да җиңел, дип ялгыш фикер таратасым килми. Авырлыкларны үтеп, бәхеткә ирешеп була.

Доула. Алары кемнәр?
Йөкле хатын-кызларга ярдәмгә доула дигән яңа һөнәр барлыкка килгән икән. Ул кеше булачак ананың сорауларына җавап бирә, янында ярдәмче вазифасын башкара.

Фирүзә Тихонова доула хезмәте белән 13 елдан артык шөгыльләнә. “Элек бала табыр алдыннан һәм аны тапканнан соң гына ярдәм итә ала идек. Ә хәзер бала туганда да хатын-кыз белән булу мөмкинлеге бар”, – ди ул.
– Доула йөкле хатын-кызга ничек ярдәм итә ала соң?
– Доула ярдәме белән бала тапкан хатын-кызларның тагын балага узу теләге көчлерәк. Без булачак әниләргә физик һәм эмоциональ яктан ярдәм итәбез. Мәсәлән, доула массаж ясый ала, бала табу буенча бөтен сорауларга җавапны таба, мәгълүмат белән тәэмин итә. Йөкле хатын-кыз үзенең барлык теләкләрен белдерә. Доула булачак әнинең хыялын чынга ашырырга тиеш. Йөкле хатын-кызларның һәрберсе белән аерым эшлибез. Шунысы мөһим – доула хатын-кызга үзенең бала тапкан тәҗрибәсеннән чыгып киңәшләр өләшергә тиеш түгел. Без кешегә үз фикеребезне такмыйбыз.

– Доула һөнәрен сайлаучы нинди булырга тиеш?
 – Сабыр. Йөкле хатын-кызларның хис-кичерешләре үзгәреп тора. Без моңа әзер инде. 

– Бу һөнәргә кайда укырга була? 
– Перинаталь ярдәм итү институтында белем алдым. Андый белем йортлары барысы да шәхси диярлек. Дәүләт университетларында бу һөнәргә укыту әлегә юк.

– Доула белемен алмыйча, үзен белгеч дип атаучылар турында нәрсә уйлыйсыз?
– Андый кешеләргә үзләрен “доула” дип атмаска киңәш итәр идем. Кызганыч, әлеге һөнәрнең дәүләт тарафыннан билгеләнгән чикләре юк, шуңа күрә һәркем үзен ничек тели шулай атый ала. 

– Сез табибның “ипи”енә кермисезме соң?
– Доула бала тудыруга кысылмый. Табибның эшен башкармый. Ул бары тик хатын-кыз янында аңа психологик ярдәм итә. Доула табибка бернинди күрсәтмәләр дә бирә алмый. Һәркем үз эшен башкара. 

– Хезмәт түләүледер?
– Без беркемне дә мәҗбүр итмибез. Эш өчен акча алабыз. Доулаларның иң зур хыялы, табиблар белән бергә бала тудыру йортында эшләү. Хатын-кызлар өчен бу хезмәт бушлай булыр иде. Ә доулалар, табиблар кебек хезмәт хакы алыр иде.

– Баласы булмаган кешеләр доула була аламы?
– Акушер булып ир-атлар эшли ала бит. Минемчә, доула һөнәрендә дә балалары булмаганнар хезмәт куя ала. Бала табу тәҗрибәсе булганда, әлбәттә, җиңелрәк. Икенче яктан карасак, бала тапмаган кеше йөкле хатын-кызга үз фикерен такмаячак. “Ә минем болай булган иде”, – дип әйтмәячәк.

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

4

0

2

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading