16+

Бал кортларын да саныйлар, умарталарны чиплыйлар

Баулы районында умартачылык тармагы киң үсеш алган.

Бал кортларын да саныйлар, умарталарны чиплыйлар

Баулы районында умартачылык тармагы киң үсеш алган.

Тамырлары белән үткәнгә барып тоташкан практика заманча чынбарлык нигезендә яңартылуга мохтаҗ. Агымдагы елның 1 сентябренә кадәр Россиядә барлык умарталарны маркировкалап, исәпкә куячаклар. Фоминовка авылында яшәүче умартачы Андрей Фонаков яңалыкны аңлап кабул иткән.

Андрей Фонаков утыз елдан артык умартачылык белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә аның умарталыгында йөздән артык умарта бар.

– Мәктәпне тәмамлагач, әти-әни миңа биш умарта бүләк иткәннәр иде, – дип сөйли Андрей Фонаков. – Бу урында умарталык бушаган иде, аны сатып алдык. Һәм менә шуннан китте дә, мин умартачылык белән ныклап кызыксына башладым. Әгәр умартачылык “чире” йокса, ул инде сине җибәрми.

– Элек һәр колхозда умарталык бар иде бит. Ә минем әнием бухгалтер булып эшләде. Безнең авылда да «Кандыз» совхозы бүлекчәсе бар иде, – дип дәвам итә сүзен умартачы. – Бал аертып алганда, ул ревизор кебек эшне башкарды. Әни мине һәрвакыт үзе белән ала иде. Өлкәннәрнең ничек эшләүләрен карап утырам һәм яңа аерткан бал белән сыйланам. Мәктәптән соң Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем, умартачылык һөнәренә өйрәндем.

Андрей Фонаков газ җиһазларын ремонтлау буенча слесарь булып эшли. Төп һөнәре аның яраткан эшенә комачауламый. Умартачы шушы көннәрдә бал аертырга әзерләнә.

– Ел саен бал җыю вакыты һава торышына һәм кортларның бал ташуына бәйле, – дип аңлата умартачы. – Быел яз ике атнага иртәрәк килде кебек, кортлар үрчеде, үсеше дә булды, җылы да булды, ягъни бал җыю өчен барысы да уңай килде, “Ходайны көлдерергә теләсәң, аңа үзеңнең планнарың турында сөйлә» дигәннәр бит, менә шулай һава торышы үз төзәтмәләрен кертте – яңгырлар, салкыннар һәм шуңа күрә бал җыю бераз тоткарлана. Ләкин бал уңышы бар.

Һәр һөнәрченең үз коралы. Ә умартачының төп коралы – төтәткеч –утлык.

- Әлеге корал белән без умарта кортларын төтенләтеп тынычландырабыз. Төтенне күреп, бал кортлары янгын дип уйлыйлар, күтәрә алган кадәр балны үзләре белән алырга тырышалар, шулай итеп аларның күбесе чага алмый. Әмма соңгы елларда бездә тынычлык сөючән, тыныч токымлы бал кортлары “эшли”. Төтәткеч утлыкны да гадәт буенча гына кабызабыз бугай. Умарталыкта мин Бакфаст, Карника һәм Карпатка кебек тынычлык сөючән, нектар продуктивлы бал кортларын тотарга тырышам, үзебезнең төп токымнан акрынлап читкә китәбез.

Умартачылык хуҗалары умарта ояларын теркәргә һәм аларны Россельхознадзорның исәпкә алу системасына 2025 елның 1 сентябренә кадәр кертергә тиеш. Моның өчен махсус табло кулланалар, аны умартаның тышкы ягына беркетәләр. Таблода Россельхознадзорның исәпкә алу системасына керү өчен умарта оясы номеры яисә штрих-код урнаштыралар. Умарта аерып, яңа күч барлыкка килү белән, 14 көннән дә соңга калмыйча бал кортларын чипларга кирәк. Бу канун кулланучы балның килеп чыгышы, каян һәм нинди бал икәнлегенә мәгълүмат алу өчен.

– Яңа законнар буенча без умарталарны чиплаштыру яки биркование уздырабыз. Ветеринар килде, биркаларны умарталарга элеп куйды, һәм хәзер безнең барысы да контрольдә, – ди Андрей Фонаков. – Бал кортларын чиплау ярдәмендә базардан ялган балны юк итәргә телиләр. Бу сөт продукциясенә, суга, алкогольгә булган кебек үк башкарыла. Умарталар чиплана һәм менә бу штрих кодны сканерлап, умарта оясы, умартачы, ягъни бал җитештерүче турында барлык мәгълүматлар чыга. Умарта оясы үлсә, закон буенча без ундүрт көн эчендә ветеринария хезмәтенә мәгълүмат бирергә тиеш. Әгәр күч аерып, яңа умарта барлыкка килә икән, ул хакта да мәгълүмат бирәбез һәм бирка сатып алабыз.

Бал сезонында умартачылар үз эшләренең нәтиҗәсенә сөенәләр. Кәрәзле бал – иң шифалы бал.

– Донник балы күптән түгел генә барлыкка килде. Ул бал күпләргә ошый. Карабодай балы бәяләнә, ләкин ул күп булмый, барысы да һава торышына бәйле, культурасы да бераз көйсезрәк. Юкә балы – барлык балларның эталоны. Бездә юкә күп, ләкин аннан нектар булсын өчен күп факторларның туры килүе дә кирәк. Нигездә донник, эспарцет, карабодай һәм көзгә керүче культура – көнбагыш, чәчәк балы бара. Бездә шул гына. Бал кортлары тирә-юньдәге бөтен нәрсәдән – зәңгәр чәчәк, сукыр кычыткан (пустырник), әрекмән чәчәгеннән дә бал җыялар.

Умартачының эше бетми. Бал кортлары күче аерылганнан соң, аларны җыярга, яңа умарталарга урнаштырырга, бирка куярга һәм чипларга вакыт кирәк.

– Быел умарталар еш аерды. Нигәме? Чөнки җылы булды, умарта кортлары ишәюгә, үсешкә китте, ә аннары көтелмәгән салкыннар һәм яңгырлар килде. Ә гаилә зурая башлагач, аларның эшсезлек чоры булып алды һәм бал корты берни эшләмәүдән үрчү инстинктын кабыза. Без моңа юл куймаска тырышабыз, чөнки бал җыю эшчәнлеге кими. Бездә махсус күч утыру урыннары бар яки күч каядыр коймага гына утыра. Тубалга җыябыз, умарта әзерлибез. Икенче көнне үк күч «суынырга» тиеш, аны җыеп бетергәч, подвалга кертәбез. Аннары кичен инде күчне без яңа умартага урнаштырырбыз, - ди Фонаков.

Индира Сәйфуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading