16+

Оныту чире. Альцгеймер авыруынан 55 миллион кеше интегә

21 сентябрь — Халыкара Альцгеймер авыруы турында мәгълүмат тарату көне. Табиблар бу чир һәм аның гаиләләргә йогынтысы турында хәбәрдарлыкны арттыру мөһимлеген ассызыклый.

Оныту чире. Альцгеймер авыруынан 55 миллион кеше интегә

21 сентябрь — Халыкара Альцгеймер авыруы турында мәгълүмат тарату көне. Табиблар бу чир һәм аның гаиләләргә йогынтысы турында хәбәрдарлыкны арттыру мөһимлеген ассызыклый.

Бу максаттан «Благие дела» хәйрия фонды Казанның өлкән яшьтәге халкы өчен «Озын гомергә юл» дигән чара үткәрде. «Туган Авылым» комплексы территориясендә 50дән артык кеше җыелган иде.

Мәгълүм булганча, илкүләм максатларның берсе – 2030 елга кадәр гомер озынлыгын 78 елга кадәр җиткерү. Әлеге нәтиҗәләргә ирешү өчен «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Өлкән буын» федераль проекты эшләнде. Олылар арасында төрле авыруларны кисәтү – бу программаның төп максаты.
Альцгеймер авыруы олы буын арасында күзәтелгән акыл зәгыйфьлеге төре, аңа хәтер югалтулары хас һәм дәваланмаган очракта чир бик тиз үсеш ала. Бу өлкән буынның яшәү сыйфатына тискәре йогынты ясый.

Туган авылым комплексында узган чараның төп спикеры Төбәкара клиник диагностика үзәге базасындагы Республика когнитив тайпылышлар үзәге җитәкчесе Юлия Житкова булды.

- Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда 55 миллион кешедә деменция күзәтелә. Деменция ул – акыл зәгыйфилеге һәм бу Альцгеймер авыруының төп чагылышы. Кеше хәтерен, фикерләү функцияләрен югалта, ахыр чиктә, ул кеше кулына кала. Бүгенге көндә ни өчен бер өлкән яшьтәге кешедә авыру үсеш ала, икенчесендә күзәтелми, дигән сорауга җавап юк. Әйе, моның генетика белән бәйле булуы ихтимал. Әмма бу барлык авыруларның 15 проценты гына. Күпчелектә исә, чир кинәт барлыкка килә. Шул ук вакытта Альцгеймер авыруының башлангыч стадиядә бик сирәк ачыклануы борчу тудыра. Ә авыруны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау – бик мөһим. Чөнки Альцгеймерны дәвалау мөмкин түгел, дару юк. Әмма когнитив һәм акыл функцияләрен булган халәттә мөмкин кадәр озаграк сакларга ярдәм иткән препаратлар бар, - дип сөйләде Юлия Житкова.
Когнитив тайпылышлар үзәге җитәкчесе сүзләренчә, өлкән кеше әле яңа булган хәлләрне даими оныта башласа, бер үк сүзләрне кат-кат кабатласа, шуның белән бергә кирелек, тиз үпкәләүчәнлек барлыкка килсә, бу табибка мөрәҗәгать итәргә сәбәп.  
 
Табиблар чыгышларыннан соң, чарага килгән өлкәннәр бушлай медицина диагностикасын үтте, табиб-белгечләрнең консультацияләрен алды. Шулай ук чарада артистлар чыгыш ясады. Чара кунаклары өчен тәмле сыйлар да әзерләнгән иде.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading