Бу көннәрдә Татарстанны кар бөртекләре бөтерелеп алды. Кар белән бергә суык, ә аңа ияреп, грипп та килә.
Димәк, озакламый ютәлләүчеләр һәм төчкерүчеләр армиясе барлыкка киләчәк, һәр тарафтан «әпчи!» дигән авазлар ишетеләчәк. Аның каравы, белгечләр уяу: быел республикада бер миллионнан артык кешегә грипптан прививка ясалыр, дип көтелә.
Гыйнварда котырачак
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина сүзләренчә, быел грипп 12 гыйнварда «баш калкытып», 14 атна дәвам иткән, аеруча котырган чоры 23 февраль-1 март көннәренә туры килгән.
Быел вирус 7 сентябрьдән үк «ишек шакый» башлаган, әмма бу гаҗәп тә түгел, чөнки һава торышы тотрыклы түгел. Билгеле булганча, вирус коры һәм суык көннәрдә тиз тарала. Соңгы атнада 12 202 ОРВИ очрагы теркәлгән. Гриппны вакытында кисәтү өчен, прививка ясатырга иң кулай вакыт - сентябрь-октябрь айлары. Вируска каршы иммунитет кеше организмында ике-өч атна эчендә барлыкка килә, сәламәтлеге какшарга өлгергән кешеләрдә - 1-1,5 айда. Бүген үзебездә һәм чит илдә ясалган вакциналар кулланыла, икесе дә көчле.
Прививка түбәндәгеләргә бушлай булачак: балалар бакчасына йөрүче җиде яшькә кадәрге сабыйларга; мәктәп укучыларына; медицина, белем бирү учреждениеләре, хезмәт күрсәтү, транспорт өлкәсе хезмәткәрләренә; студентларга (һәр дүртенчесенә); армия сафларына чакырылучыларга. Калганнарга прививка - түләүле, бәясе 300 сум чамасы.
- Шәхси оешмаларга һәм предприятиеләргә, югарыда телгә алынган исемлеккә кермәгән хезмәткәрләренә прививка ясату өчен, акча бүлеп бирүләрен катгый рәвештә тәкъдим итәм, - диде Марина Патяшина.
Балалар өчен «Гриппол плюс» дигән вакцинаның 228 мең дозасы Татарстанга килеп тә җиткән, беренче булып нәкъ менә сабыйларны грипптан саклый башлыйлар. Октябрь ахырында олыларга күчәчәкләр. Беренче декабрьгә эшләр тәмамланырга тиеш. Грипп 2016 елда кышкы каникулдан соң, ягъни гыйнварның өченче декадасында көчәер, дип көтелә.
Гриппның дуслары күп
ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов сүзләренчә, халыкта бер ялгыш фикер яши: прививка ясатсаң, янәсе, син кыш, бәлки, гомер буена да ютәлләмәячәксең, борыннан да акмаячак, температура да күтәрелмәячәк һ.б. Кызганыч, бу алай түгел, безнең территориядә, грипптан кала, башка төрле вируслар да бик күп. Әлеге симптомнарны еш кына гриппныкы гына дип кабул итәләр. Шуңа да кайбер кешеләр, әгәр гриппка каршы прививка ясатып та, авыргансың икән, димәк, аның көче юк, дәүләт халыкны ялганлый, дип уйлый башлый.
- Бүген привикадан баш тартучылар саны галәмәт күп, Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда шулай. Бәхеткә, андый баш тартучылар өчен закон бар: инфекциягә каршы чаралар үтмәгән кеше оешмага кертелергә тиеш түгел. Закон нигезендә прививкадан баш тартырга да мөмкин, әмма шул кеше тирәсендәгеләрнең сәламәтлеккә хокукы бар. Әгәр бер кеше җәмгыятьнең сәламәт булу хокукын боза икән, ул коллективтан читләштерелергә тиеш, - диде министрның беренче урынбасары.
2014-2015 елларда грипп һәм ОРВИ белән республика халкының 7 проценты - 300 меңләп кеше авырган (рәсми статистика белешмәсе). Олылар белән чагыштырганда, балалар арасында вирус эләктерүчеләр ике тапкыр күбрәк булган.
2014 елда 1 008 235 кешегә (Татарстанда яшәүчеләрнең 26 проценты) грипптан прививка ясалган.
Истә тотыйк!
- Грипп хроник авыруларга йогынты ясый;
- Вирус, үпкә системасына тәэсир итеп, пневмония, бронхит һәм отит китереп чыгарырга мөмкин;
- Грипп йөрәк-кан тамырлары системасына йогынты ясап, миокардит белән перикардит барлыкка килергә мөмкин;
- Иң зур зыян нерв системасына килергә мөмкин. Нәтиҗәдә кеше менингит, энцефалит һәм невралгиядән интегә.
Шушы очракларны булдырмас өчен, вакытында профилактика чараларын күрергә һәм дөрес дәваланырга кирәк.
ГРИПП белән авырмас өчен нишләргә?
- җитәрлек йокларга;
- файдалы ризык белән тукланырга;
- физкультура белән шөгыльләнергә;
- саф һавада булырга;
- хезмәт һәм ял вакытын дөрес бүлергә.
Авыру кеше булган бүлмәдә марлядан ясалган битлек кияргә, кулларны ешрак юарга кирәк. Авыру кеше аерым сөлге һәм савыт-саба кулланырга, төчкергәндә һәм ютәлләгәндә, авыз-борынын кулъяулык белән капларга тиеш.
Грипп бик көчәйгән вакытта, кеше күп җыела торган урыннарда - бәйрәмнәрдә, кибетләрдә, җәмәгать транспортында мөмкин кадәр азрак булырга тырышыгыз.
Халык әйтсә, хак әйтә
Рецепт №1
150 грамм балга вак угычтан кабыгы белән уылган лимон кушабыз. Катнашманы гриппка каршы профилактика чарасы буларак кулланырга була, иртән ач карынга су белән эчәбез, чәй эчкәндә дә капкаларга мөмкин.
Рецепт №2
Бер килограмм ак суганны вак итеп турыйбыз да, 1,25 литр салкын су салганнан соң каплап, бер сәгать кайнатабыз. Шуннан соң бер стакан шикәр комы кушып болгатабыз да, тагын бер сәгать кайнатабыз. Аннары бер стакан бал салып, талгын утта 30 минут тотабыз, ләкин кайнатмыйбыз. Алга таба берәр аш кашыгы мәтрүшкә, сары мәтрүшкә (зверобой), чамбыр (чабрец), акчәчәк (ромашка), ике аш кашыгы үги ана яфрагы һәм бер чәй кашыгы меңъяфрак (тысячелистник) салабыз. Суынгач, сөзәбез. Эчемлекне суыткычта тотабыз. Көненә өч тапкыр - ашаганчы бер чәй кашыгы эчәбез.
Рецепт №3
Бер стакан Греция чикләвеген, бер стакан йөзем һәм бер стакан күрәгәне блендерда болгатып яки иттарткычтан чыгарып, 300 грамм бал кушабыз. Көненә өч тапкыр бер аш кашыгы кабып куябыз.
Комментарийлар