16+

Республика балалар клиник хастаханәсендә «хәләл» стандартлары кертелде

Республика балалар клиник хастаханәсендә шәригать кануннары буенча сөннәткә утырта башлыйлар. Әти-әниләр, пациентлар, табиблар өчен намаз уку бүлмәләре дә каралган, барлык медицина кирәк-яраклары, дарулар «Хәләл» комитеты тарафыннан рөхсәт ителгән, палаталар махсус җиһазландырылган.

Республика балалар клиник хастаханәсендә «хәләл» стандартлары кертелде

Республика балалар клиник хастаханәсендә шәригать кануннары буенча сөннәткә утырта башлыйлар. Әти-әниләр, пациентлар, табиблар өчен намаз уку бүлмәләре дә каралган, барлык медицина кирәк-яраклары, дарулар «Хәләл» комитеты тарафыннан рөхсәт ителгән, палаталар махсус җиһазландырылган.

Тиздән хастаханә янында хәләл «Яшел алма» кафесы да булачак. Хастаханәгә хәләл медицина таләпләре буенча дәвалауга рөхсәт итүче һәм һәр пациентка тапшыру өчен сөннәт таныклыклары да бирелгән.

Кайбер авылларда элеккеге кебек өйдән-өйгә йөргән сөннәтче бабайлар бүген дә бар икән әле. Әмма ялгышлык, игътибарсыз­лык аркасында, сөннәт вакытында зыян күргән, хәле начарланган балалар очрый. Хәтта бу төр операция вакытында үлгән сабыйлар да булды. Шуңа да Казанда гына түгел, республикада да ышанычлы, дини белемле, оста табиб - сөннәтчеләргә сорау арта бара. Әлеге вазгыятьне исәпкә алып, республика клиник балалар хастаханәсендә шәригать кануннары буенча сөннәткә утырту бүлеге булдырырга уйлаганнар. Хастаханә - Россиядә хәләл стандартлар буенча дәвалый торган беренче медицина учреждениесе. Шуңа да биредә Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләрдән дә пациентлар кабул ителәчәк.

Җенси җитлегү чорына җиткән малайларны бары тик ир‑ат табиблар гына дәвалаячак, диделәр безгә балалар клиник хастаханәсендә. Табиблар үзләре исә бу хәбәрне уңай кабул иткәннәр. Әлеге бүлектә эшләүчеләр барысы да мөселман, дин кануннары буенча яшәүчеләре дә шактый. Даруларга килгәндә, сөннәт вакытында кулланыла торган тегү җепләре хәләл комитеты стандартлары белән расланган. Бернинди дуңгыз тиресеннән ясалган яки башка хәләл булмаган тукымалар кулланылмый.

Мөселманнарга бу төр операция дин буенча сөннәт гамәл саналса, хәзер еш кына медицина кушуы буенча төрле җенси авырулар вакытында да сөннәт ясарга киңәш ителә. Нәтиҗәдә бу процедураны башка милләт кешеләре дә уза. Шуңа да республика балалар клиник хастаханәсендә сөннәткә утырту бүлмәсен сайлау мөмкинлеге бар. Гадәти палата күңелеңә хуш киләме, әллә хәләлен сайлыйсыңмы? Хакына килгәндә, сөннәткә утырту элеккечә: хирургик юл белән 6500 сум, ә лазерлы юл белән 6900 сум тора.

- Хәләл булган өчен әлегә бәяләр кыйммәтләнмәде, - диде хастаханәнең маркетинг бүлеге җитәкчесе Олег Рассадин.
Хәзер табиблар Россия ислам университетында укулар узалар. Алар сөннәткә утырту тәртипләрен, Коръән сүрәләрен өйрәнгәч, беренче пациентларны ислам кануннары буенча сөннәткә утырта башлаячаклар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading