16+

Табиб-офтальмолог Ринат Закиров: «Глаукоманы вакытында дәваларга кирәк. Юкса, иң аянычлы хәл көтә...»

Күзләре глаукома белән авырган кешегә тулысынча сукыраю өчен 20 ел вакыт җитә. Бу дәваланмаган очракта. Республика клиник офтальмология хастаханәсе табиб офтальмологы Ринат Закиров шулай дип белдерә.

Табиб-офтальмолог Ринат Закиров: «Глаукоманы вакытында дәваларга кирәк. Юкса, иң аянычлы хәл көтә...»

Күзләре глаукома белән авырган кешегә тулысынча сукыраю өчен 20 ел вакыт җитә. Бу дәваланмаган очракта. Республика клиник офтальмология хастаханәсе табиб офтальмологы Ринат Закиров шулай дип белдерә.

Тәҗрибәле табиб бүлмәсендә аяусыз чирнең үзенчәлекләре хакында сөйләштек. 

– Ринат әфәнде, күбебездә бер хәл күзәтелә – авырып китсәк тә табибка барырга ашыкмыйбыз. Сузып йөргән арада авыру шактый катлауланырга өлгерә, иманым камил, күзләр белән дә шулайрактыр.
– Гадәттә авырулар глаукома чире икенче яисә өченче стадиясенә кергәндә киләләр. Бу вакытта күзләрнең күрүен саклап та, дәвалап та була әле. Ә менә соңгы мәлдә юк... Беренчедән, сукырайган күз бик сызлап интектерә, икенчедән, күзләрнең күрү сәләтен кайтарып булмый. Элек мондый очракларда, сызланудан башын кая куярга белмәгән авыруга ярдәм итәр өчен, эшчәнлеген югалткан әгъза дип, сукырайган күзне алып ташлый идек. Әлегә кадәр ул авыруга бердәнбер ярдәм итү чарасы булып торды – шунсыз күзенең сызлавын баса алмадык. Бу хирурглар өчен дә катлаулы операция, авыруның үзе өчен дә көчле стресс, чөнки күзне югалту, аның урынына протез күз киеп йөрү җиңел эш түгел, өстәвенә протез күзне бик хәсиятләп тәрбияләгә кирәк. Хәзер без дә җиңел сулый алабыз, авыруларны куандырырлык яңалыгыбыз бар. Бер ел элек кенә безнең хастаханәдә Америкада җитештерелгән лазер ярдәмендә дәвалау җайланмасы урнаштырылды. Глаукоманың соңгы терминаль стадиясендә сызлап интектергән сукырайган күзнең авыртуын лазер белән “кисеп” ташлыйбыз. Бер ел эчендә генә дә шундый 500 күзне әгъза буларак саклап калдык. Бу – зур күрсәткеч. Хәзер, күз эчендә яман шеш үскәндә генә күзне алу буенча операцияләр эшләнә, ә глаукома сәбәп булган очраклар туктатылды.

– Димәк, глаукоманы дәвалап та, көйсез “холкын” йөгәнләп тә була?..
– Глаукома – күзнең эчке басымы югары күтәрелү дигән сүз. Сәбәпләре төрле. Организмның, күзнең үзенчәлегенә бәйле, нәселдәнлек факторы да юк түгел. Әле менә Казан галимнәре фәнни ачышка әзерләнә – глаукоманың килеп чыгышын геннар дәрәҗәсендә тикшерәләр. Глаукома белән авыручы һәм авырмаучы ике кешенең авызыннан алынган селәгәй буенча тикшерүләр май аена төгәлләнергә тиеш. Нәтиҗәләр нинди булыр, күрербез. 
Ә глаукома чиренә килгәндә исә ул төрле була һәм берничә стадиядә үтә: башлангыч, үсеш алган, көчәйгән, терминаль. Сәламәт күзгә тиешле бер күләмдә сыеклык агып керә һәм шул үк күләмдә чыгып та китәргә тиеш. Бу процесс барышында күзнең эчке басымы терекөмеш баганасы буенча 25 миллиметрга тиклем күзәтелсә – норма дип санала. Әгәр дә бу күрсәткеч бозылса глаукома чире барлыкка килә. Глаукома вакытында күзгә кергән сыеклык тулысынча чыгарылмый, әйләнеше бозыла, бер өлеше күздә тупланып кала башлый. Шул сәбәпле күзнең хәле авырлаша, ягъни күрү өчен җавап бирүче нерв җепселенә йөкләнеш арта һәм ул үлә. Нерв җепселе үлдеме – соңгы чик, димәк, сукыраю... Глаукоманың төп коралы да шул – әлеге үзгәрешләрне туктатып булмый. Авыруның беренче стадияләрендә күзнең эчке басымын төшерер өчен тамчылы күз дарулары билгелибез. Алар гына ярдәм итмәгән очракта операция ясарга мәҗбүрбез. 

– Күздәге беренче үзгәрешләрне тоярга мөмкинме?..
– Кызганыч, юк. Боларның берсен дә сизеп булмый. Ләкин ул иң куркыныч хәлләрнең берсе. Күзнең эчке басымы никадәр озаграк югары торса, күзнең күрү өчен җаваплы нерв җепселе шул кадәр күбрәк зыян күрә. Әйтәм бит, әкренләп зәгыйфьләнә килеп ул көннәрдән бер көнне үлә. Монысы инде авыруның терминаль стадиясе – дөм сукыраю дигән сүз... Сукырлыкны Россиядә генә түгел, бер генә чит илдә дә дәвалый алмыйлар. 

– Глаукоманы дәвалау буенча чит ил табиблары көчлерәк дигән фикер дә ялгыш, димәк.
– Сукырлык алдында бөтен ил табиблары көчсез. Чит илдәге дәвалау ысулларын бездә юк дип әйтеп булмый. Барысы да авыруның үзеннән тора. Күзләр кызарамы, күрү сәләте начарланамы, томанлы күренәме, лампага яисә башка яктылыкка караганда төсле түгәрәкләр шәйләнәме – табибка килергә, тикшеренергә кирәк. Гади поликлиникаларда күзнең басымын һава “йомарламы” атып, утырган җирдән генә үлчиләр. Тик ул тикшерү ысулы гына. Күз эчендәге басымны тәгаен белер өчен бездәге җиһазлар кирәк, ягъни яткан килеш күзгә тиешле сыеклык салып, күз алмасына махсус җайланма – “грузик”лар тидереп үлчәү мөһим. Глаукоманың тагын шундый мәкерле ягы да бар, күзнең эчке басымы югары булса да чир күзәтелми. Кайчагында күзнең эчке басымы нормада, ә глаукома чәчәк ата. Менә шуңа да күзләрне җентекләп тикшерергә, әйтик, компьютер переметриясе ясатырга (күрү кырының чикләрен билгеләү), томографиядән күрү нервлары дискын, күзнең алгы камерасы почмагын, күзнең мөгез катлау калынлыгын үлчәтергә кирәк. Ә вакытны чынлап та сузмау хәерле.Чөнки глаукоманың һәр стадиясе 5 ел тирәсе дәвам итә, исәпләсәң 20 ел вакыт күп түгел, дәваланмаган очракта, иртәме-соңмы сукыраерга мөмкинсең. 

– Глаукома күз авырулары арасында ничәнче урынны били?
– Беренче өчлекне... Медицина алга атлый. Хәзер операция ясау ысуллары да яңарды, заманчалашты – лазер, дренаж ысулы кулланыла.

– Димәк, скальпель-пычаклар читкә куелды?
– Юк, алар бүген дә әле актуаль. Киресенчә, пычак ярдәмендә эшләнгән операцияне иң ышанычлысы дияр идем. Ювелир осталыгы кирәк, ул бик катлаулы эш. Кайчагында глаукомадан котылыр өчен бер операция ясау җитә. Ә кайбер очракларда, икешәр, өчәр тапкыр кабатлап ясыйбыз. Ни өченме? Операция барышында күздәге сыеклык чыгар өчен өстәмә каналлар ясала. Яшь организм үзенекен итә – җөйләр тиз төзәлә, шул сәбәпле яңа каналлар томалана. Сыеклык тоткарланып, кабаттан күзнең эчке басымы күтәрелә. Өстәмә операция кирәк була. Кайчагында дренаж ысулы үтемлерәк, ягъни күзләрдәге сыеклык йөрешен көйләр өчен көпшәләр, “клапаннар” урнаштырабыз.  

– Глаукоманы дәвалау өчен халык дәвалау чараларының ярдәме тияргә мөмкинме?
– Юк. Хәтта даруларны да белер-белмәс кулланырга ярамый. Чөнки сәламәт күзгә салган очракта күз эчендәге сыеклык әйләнеше үзгәрә, сыеклык кимеп, икенче бер авыру килеп чыгарга мөмкин. Әйтик, катаракта... 

– Ковид белән авырган кешеләр күзнең начар күрүенә зарлана, глаукома башлануга бер сәбәп була аламы?
– Ковид белән глаукома арасында уртаклык юк. Иң мөһиме – глаукоманы вакытында дәваларга кирәк. Юкса, иң аянычлы хәл көтә...

Гөлнур Шәрәфиева. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading