16+

Татарстан Премьер министры урынбасары Ләйлә Фазлыева: «Төп бурыч - сабыйлар үлемен киметү»

Татарстанда 2024 елның беренче яртыеллыгында исән туган 1000 сабыйга 2,6 үлем туры килә.

Татарстан Премьер министры урынбасары Ләйлә Фазлыева: «Төп бурыч - сабыйлар үлемен киметү»

Татарстанда 2024 елның беренче яртыеллыгында исән туган 1000 сабыйга 2,6 үлем туры килә.

Яңа туган балалар үлеме күрсәткече республикада Идел буе федераль округы буенча иң түбәннәрнең берсе, ди Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зыятдинов.

Бүген Республика балалар клиник хастаханәсендә Татарстан Республикасында социаль сәясәт, сәламәтлек саклау һәм волонтерлык өлкәсендәге эшчәнлек турында сөйләделәр.

Республика балалар клиник хастаханәсе – Татарстанның баш педиатрия стационары. Иң авыр хәлдәге кечкенә пациентлар бирегә эләгә. Шулай ук хастаханә Республика территориясендә эшләгән барлык балалар сәламәтлек саклау учреждениеләренә дә ярдәм итә, медицина десантлары оештырыла. Республика балалар клиник хастаханәсе сабыйлар үлемен кисәтү максатыннан шулай ук әти-әниләр өчен куркынычсыз йокы, ашату, сабыйны төрү буенча роликлар төшерелә, сәламәтлек мәктәпләре үткәрелә.

-    Сабыйлар үлеме күрсәткече – иң мөһимнәрнең берсе. Узган елда без шактый яхшы санга ирештек. Быел да без бу күрсәткечнең кимүен күрәбез. Ел азагына кадәр шулай дәвам итәр дип ышанабыз, - диде Татарстан Премьер министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. 

Мәгълүм булганча, нәкъ сабыйлар үлемен киметү гомер озынлыгы күрсәткечләренә зур йогынты ясый. Көтелгән яшәү дәвамлылыгы республикада 75,3 елга җиткерелгән. Демографик күрсәткечләрне яхшырту буенча эш системалы рәвештә алып барыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading